Атопик дерматит

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Атопик дерматит latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Атопик дерматит
Atopic dermatitis child.JPG
Балада атопик дерматит
МКБ-10 L2020.
МКБ-9 Калып:ICD9
OMIM 603165 603165
DiseasesDB 4113 4113
eMedicine emerg/130  derm/38 ped/2567 oph/479 emerg/130  derm/38 ped/2567 oph/479

Атопик дерматит (экзема, диффуз нейродермит) — шактый таралган идиопатик чир, еш астма һәм поллиноз (чәчәк бизгәге) белән бергә була. Кабаклар патологик барышка сирәк кушыла, әмма алар зарарлану таралган дерматит белән гел бергә бара.

Билгеләре (күздә)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кабаклар калынаю, аларда кабык һәм вертикаль ярылу барлыкка килү белән бергә стафилоккоклы блефарит һәм мадароз.

Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тирене дымландыру өчен йомшарту чараларын һәм урынлы стероидларны акыллы дозаларда, мәсәлән 1% гидрокортизон кулланалар. Шулай ук икенчел инфекцияләрне дәвалау кирәк.

Башка офтальмологик чирләр белән кушылмасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

а) еш: балаларда сезонлы аллергик чирләр һәм өлкәннәрдә хроник кератоконъюнктивит;
б) сирәк: кератоконус, пресениль катаракта һәм челтәркатлау кубарылу.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Джек Кански - "Клиник офтальмология: системалаштырылган караш", 2009 ел