Эчтәлеккә күчү

Бытбылдык

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бытбылдык latin yazuında])
(Бүдәнә битеннән юнәлтелде)
Бытбылдык
Сурәт
Кыскача исем C. coturnix
Халыкара фәнни исем Coturnix coturnix L., 1758[1][2][3][…]
Таксономик ранг төр[1][2][4][…]
Югарырак таксон Перепела[d][1]
Таксонның халык атамасы Common Quail[2][5][3][…] һәм cogorniz[6]
Тәүге атамасы T. coturnix[d][7]
Нәрсәнең чыганагы мясо перепелов[d][8]
ХТСБ саклану статусы LC[d][9]
Канатлары киңлеге 34 сантиметр[10]
Масса 8,2 грамм[11]
Өстәмә тышкы мәгълүматлар чыганагы gbif.org/dataset/2c04922c-82dd-4718-ab22-c9772408de9c(ингл.)
Төрләр ареалы харитасы
Туклану чыганагы орлык[d], бөҗәкләр, коңгызлар, Кырмыскалар, Кандалалар[d], эскәккойрыклар һәм Турыканатлылар
Чехия Республикасының юкка чыгу куркынычы булган төрләре Кызыл исемлеге статусы Янамый диярлек[d][12]
Нинди вики-проектка керә ВикиПроект Инвазив биология[d]
Таксон ареалы Африка[7] һәм Буркина Фасо[13]
Оя зурлыгы 10,2[14]
Йомыркаларының инкубацион периоды 18 тәүлек[15]
Taxon aspect image
 Бытбылдык Викиҗыентыкта
Coturnix coturnix confisa

Бытбылды́к, бүдәнә (Coturnix coturnix) - фазан кошлар семьялыгындагы кош. Евразиядә һәм Африкада таралган. ТР территориясендә барлык районнарда да очрый. Кырларда, су баса торган болыннарда, урман кисентеләрендә яши. Күчмә кош. Май уртасында очып килә.

Гәүдәсенең озынлыгы 20 см га кадәр, авырлыгы 70-100 г. Кара яки ачык чуар таплы кызгылт көрән, түше ачык төстә, канатлары кара, кызыл-көрән тимгелләре бар. Ата бытбылдыкның муены көрән (көзен ак) төстә, ә ана бытбылдыкныкы аксыл, түше чуар. Томшыгы зур түгел, җиңелчә бөгелгән. Канатлары озын һәм очлы. Койрыгы кыска. Башын эчкә тартып, койрыгын төшереп һәм һәр адымында башын селкеп тиз, әмма иләмсез йөри. Парлашмый. Үлән үскән ачык урыннарда оялый. Көрәнгә кара чуар төшкән 6-20 йомырка сала. Үсемлекләр һәм бөҗәкләр белән туклана. Кышлау өчен сентябрьдә очып китә.

  1. 1 2 3 Integrated Taxonomic Information System — 1998.
  2. 1 2 3 IOC World Bird List Version 6.3 — 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.3
  3. 1 2 World Bird List: IOC World Bird List — 6.4 — IOU, 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.4
  4. IOC World Bird List. Version 7.2 — 2017. — doi:10.14344/IOC.ML.7.2
  5. [Common Quail Кызыл китап] — 1964.
  6. Academia de la Llingua Asturiana Diccionariu de l'Academia de la Llingua Asturiana — 2000. — ISBN 978-84-8168-208-3
  7. 1 2 Глобаль биотөрлелек мәгълүматы оешмасы — 2001.
  8. http://medieval-plants.org/mps-daten/languages/
  9. The IUCN Red List of Threatened Species 2021.3 — 2021.
  10. https://app.bto.org/birdfacts/results/bob3700.htm
  11. Lislevand T., Figuerola J. Avian body sizes in relation to fecundity, mating system, display behavior, and resource sharing // Ecology / Ecological Society of AmericaUSA: ESA, 2007. — 1 p. — ISSN 0012-9658; 1939-9170doi:10.1890/06-2054
  12. Portál informačního systému ochrany přírodyAgentura ochrany přírody a krajiny České republiky.
  13. Boano G., Belemsobgo U., Silvano F. һ.б. An annotated checklist of the birds of Burkina Faso — 2025. — doi:10.15468/2BDRQA
  14. Böhning-Gaese K., Jetz W., Sekercioglu C. H. The worldwide variation in avian clutch size across species and space // PLoS Biol.PLoS, 2008. — ISSN 1544-9173; 1545-7885doi:10.1371/JOURNAL.PBIO.0060303PMID:19071959
  15. British Trust for Ornithology — 1932.