Бәхәс:Чулпан-Ата

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чулпан-Ата latin yazuında])
  • Кулланучы:Ерней, татарларда Чулпан-ата, Чулпан-бабай - ул терлекләр яклаучысы. Чалпан/чабан этимологиясе бәхәсле. --Derslek (бәхәс) 14 окт 2019, 09:44 (UTC)[җавап бирергә]
    • Derslek, юк мин риза түгел. Бу мәгълүмат рус викидан гына түгел. Мин бу мәсьәләне алдан тикшердем инде. Менә минем абруйлы чыганагым: 1) Чолпон — см. чопан, Чолпон ата см. ата 1; 2) Чолпоната — миф. покровитель овец, ата — покровитель, патрон 2; 3) Чопан (чолпон) — чабан, пастух овец 3. Чулпан ул Венера йолдызы (планетасы), Венера-Әти булмый инде, бу мәгънәсез бит. Сез кире кайтару алдыннан тикшерегезче яки абруйлы чыганакларга сылтамаларны китерегезче. --Ерней (бәхәс) 14 окт 2019, 10:08 (UTC)[җавап бирергә]
      • Нинди темага абруйлы чыганак кирәк сезгә, аңламадым. Сез бәлки, Чулпан-бабай, Зәнки-бабай, Бәхти-бабай турында беренче ишетәсездер? Белешмә өчен - бу татар фольклорында киң билгеле затлар, абзар ияләре. Игтибар итсәгез, әкияти хатын-кыз я Чулпан-кыз, я Зөһрә-кыз итеп — куш исем белән атала, хәзерге хатын-кыз Венерадан аермалы буларак.

Аннары, мәкаләнең исемен алыштырганда (бәхәс оештырмыйча!) сез аның методикасын күрсәттегез: «тартык авазлар кыргыз чыганактагы, сузык авазлар татар теле кагыйдәләренә буйсынып». Кайдан килеп чыккан алайса сезнең вариант - бу бит ни татарча, ни кыргызча түгел. Димәк, сез миннән түгел, мин сездән «Чалпан» атамасына чыганак сорарга хаклы. --Derslek (бәхәс) 14 окт 2019, 10:34 (UTC)[җавап бирергә]

  • Derslek, 1. Мин атама тикшерү ясадым һәм чыганакка сылтамаларны китердем. Кабатлыйм, кыргызча Чолпоната/Чолпон-Ата — ул мифологик «сарыклар яклаучысы», чолпон — ул чопан сүзенең варианты, татарча чабан. Тагын нәрсә кирәк? Юк, мин Чулпан-бабай белән таныш түгел. Шуның өстенә ул бит бабай, ата түгел. Чалпан-Ата авылы татар авылы һәм/яки Татарстанда түгел. Тагын аргументларыгыз бармы? 2. Методика турында. Кыргыз авылы/шәһәре татар исемен йөртергә тиеш түгел. Безнең эшебез татар теленең сузыкларының күчеше искә алып дөрес транслитерация ясарга гына. --Ерней (бәхәс) 14 окт 2019, 11:14 (UTC)[җавап бирергә]
    • Аргументларыгыз шактый буталчык. 1. «Кыргыз авылы/шәһәре татар исемен йөртергә тиеш түгел». Хуп, ә ни өчен элек булган (кыргызча) атамаларны алыштырырга булдыгыз? «Чалпан», «Җуан-Дүбә» һ.б. кыргызга татар түбәтәен киертүләр - бу бит сезнең шәхси иҗатыгыз һәм сез аны Татар википедиясенә нигезләнеп әйләнешкә кертәсез. 2. «Чулпан-бабай белән таныш түгел. Шуның өстенә ул бит бабай, ата түгел». «Ата» белән «бабай»ның «туганлыгын» исбатлап тору урынсыздыр. Моны күрмәмешкә һәм иштемәмешкә салышкан кеше генә танымаска мөмкин. --Derslek (бәхәс) 14 окт 2019, 11:44 (UTC)[җавап бирергә]