Википедия:Проект:Лидерларга хат язу/Хатның эчтәлеге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Проект:Лидерларга хат язу/Хатның эчтәлеге latin yazuında])
«
<Юнәлеш килешендә вазифа һәм И.А.и. Фамилия>

Исәнмесез, <Исем Фамилия>!

Бу хат бик әһәмиятле, аны тулысынча үзегез укуыгызны сорыйбыз.

Хатыбыз Татар Википедиясе турында. Википедия — ирекле, ягъни барлык халык тарафыннан языла торган, интернет-энциклопедия. Аның максаты: төрле телләрдә белем туплау һәм тарату. Проект тулысынча бушлай һәм бөтенләй табышсыз. Халык керүе буенча сайт дөньяда бишенче урында тора. Ул 282 телдә языла. Википедиянең татар телле бүлеге бар, һәм хатыбыз шуның турында: http://tt.wikipedia.org

Татар Википедиясе 2003 елда ачыла. Бүгенге көнгә ул 15 361 мәкалә туплаган. Өч ел рәттән (2009-2011) Татар Википедиясе «Татнет Йолдызлары» халыкара интернет-проектлар конкурсында җиңеп килә, шулай ук ул II Халыкара «Белем Җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесендә «Тематик ресурс – иҗади җәүһәр» номинациясендә I урын яулады.

Татар Википедиясе татар телен үстерер өчен менә дигән чара. Ул - чит җирләрдә яшәүче милләттәшләребезгә дә туган телен өйрәнү һәм камилләштерү өчен заманча ысул.

Татар бүлегенә башка бүлекләргә кебек теләгән һәркем яза ала, кызганычка каршы теләүчеләр саны гына әз. Яңа мәкаләләр һәркөнне языла, ләкин темп канәгатьләндерерлек түгел.

Чагыштырыр өчен төрки телле Википедия бүлекләрендәге мәкаләләр саны:

  • Төрек Википедиясе: 189 137;
  • Казакъ Википедиясе: 127 466;
  • Азәрбайҗан Википедиясе: 87 413;
  • Үзбәк Википедиясе: 16 034;
  • Башкорт Википедиясе: 15 980;
  • Татар Википедиясе: 15 362;
  • Чуваш Википедиясе: 13 755;
  • Саха Википедиясе: 8 201 һ.б.

Шулай итеп төрки телләр арасында Татар Википедиясе 6 урында тора, барлык телләр арасында аның урыны бөтенләй 98.

Русия халыклары арасында татарлар икенче урында тора, ә Татар Википедиясе шул халыклар телләре арасында 3 урында гына.

Хәлләребез мактанырлык түгел. Проблеманың төп сәбәбе проектта катнашучылар саны аз булуда (7 миллионлы татар халкыннан проектта бары 10га якын кеше актив катнаша). Википедиядә ялланган кешеләр эшләми, хезмәт хакы беркемгә дә түләнми. Мәсьәләне чишәр өчен яңа энтузиаст-катнашучыларны җәлеп итәргә кирәк.

Безнең тәкъдимнәребез:

  1. Барлык Татарстан югары уку йортларында татар студентларын Татар Википедиясе проектына җәлеп итү буенча төрле чаралар уздыру. Мәсәлән, татар теле укытучысы студентларны Татар Википедиясе белән таныштыра. Баштан, әлбәттә, укытучыларны үзләрен Википедия белән таныштырыр өчен семинарлар уздыру.
  2. «Татар энциклопедиясе» мәкаләләрен Татар Википедиясенә урнаштырырга рөхсәт алу. Моның өчен «Татар энциклопедиясе»н ирекле әсәр (cc-by-sa лицензиясе: http://creativecommons.org/licenses/by-sa/3.0/) дип игълан итәргә кирәк булачак, чөнки Википедия ирекле әсәр. Ул Татарстан Президенты указы буенча ясала. Әгәр булып чыкса электрон вариантын минем адреска җибәрсәгез (килеп тә алырга риза) без аны Википедиягә урнаштырыр идек. Электрон вариантның нинди булуы да ярый, чөнки ул сатыр өчен түгел, ә бары күчерер өчен генә. Бу Татар Википедиясенә гаять зур этәргеч булыр иде. Мисал өчен, Инглиз Википедиясе Британика энциклопедиясенә нигезләнде. Британика энциклопедиясе — ирекле әсәр дип игълан ителгән. Хәзерге вакытта Инглиз Википедиясендә 3 980 774 мәкалә бар (беренче урын!). Казакъ Википедиясендә дә шундыйрак хәл булды. Без, әлбәттә, «Татар энциклопедиясе» сатылуының кимүен аңлыйбыз, тик ул баштан ук акча эшләр өчен ясалмагандыр дип уйлыйбыз. Википедиядә урнаштыргач, аны күпкә күбрәк кеше файдалана алыр иде.
  3. Татарстан һәм татар телле массакүләм мәгълүмат чараларының (Республика һәм җирле газета-журналар, радио, телевидение) Татар Википедиясе белән таныштырып, проектта катнашырга чакырып төрле тапшырулар, мәкаләләр ясаулары.
  4. Агит-плакатлар булдыру һәм аларны татарлар күп була торган урыннарда (театрлар, концертлар залы һ.б.) урнаштыру. Ә бәлки башка урыннарда да урнаштыру яхшы булыр.
  5. Бәлки Татар Википедиясендә эшләр өчен кешеләр яллап буладыр. Википедия бернинди дә табыш китерми, ләкин халыкны, телне үстерә. Моны аңлаган татар эшмәкәрләре, җитәкчеләре акыллы татарларны Википедиядә эшләр өчен эшкә алсалар, алга китеш булыр иде дип уйлыйбыз. Алман (немец) Википедиясендә андый кешеләр бар, нәтиҗә: икенче урын.

<Исем Фамилия>, безгә Татар Википедиясен үстерүдә булышуыгызны сорыйбыз. Мәсьәләне бәлки без күрсәтмәгән башка чишү юллары да бардыр. Җаваплы кешеләр билгеләнеп, махсус төзелгән программа буенча эш алып барылса яхшы булыр иде.

Википедия телне һәм интернетны үстерүдә бик зур роль уйный һәм уйнарга тиеш. Гомумән алганда, Википедия ул һәр телнең үсешен тасвирлаучы күрсәткеч (показатель). Телне кулланалар икән — димәк Википедиянең шул телле бүлеге үсә.

Сезгә ышанычыбыз зур. Туган телебезгә битараф булмыйкчы! Татарлар спортта гына түгел, бөтен өлкәләрдә дә беренче булырга тиеш! Без бит Тукайлы, Муса Җәлилле халык. Безнең өчен артта бару — хурлык!

Ихтирам белән, барлык татар википедиячеләре исеменнән, Татар Википедиясенең администраторы <Исем Фамилия>.
Минем контактларым: <адрес, телефон>
Дата

»