Идел кызы (әсәр)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Идел кызы (әсәр) latin yazuında])
(Идел кызы битеннән юнәлтелде)
Идел кызы
Идел кызы
Жанр:

әсәр

Автор:

Гариф Ахунов

Оригинал теле:

татар теле

Әсәр тексты Викитекада

«Идел кызы»Гариф Ахуновның ике кисәктән торган әсәре.

Бу романда 1920—1930 еллардагы катлаулы һәм каршылыклы авыл тормышы сурәтләнә. Моны автор чорның кырыслыгын, гаделсезлекләрне турыдан-туры үз җилкәсендә татыган кешеләр язмышы аша чагылдыра.

Г. Ахунов әлеге әсәрендә муллалар катлавыннан төрле тип кешеләр чыкканын искәртә. Аларны ул өч төркемгә бүлеп карый. Беренчесе — шымчы муллалар. Болар заманында патшага хезмәт иткәннәр, революциядән соң аклар ягына күчкәннәр. Икенче төркемгә автор шагыйрь муллаларны кертә. Дөрестән дә, муллалар арасыннан күренекле әдипләр, галимнәр һәм мәдәният эшлеклеләре чыккан. Өченче төркем муллалар исә мәгърифәт эше белән шөгыльләнгәннәр: гомерләре буена балалар укытканнар, кара халыкны агартырга тырышып яшәгәннәр. Аларга казна акча түләмәгән, алар патша хәзрәтләренең дә сөекле балалары булмаган. Мәгърифәткә булган ихтирам, дөреслекне ачып бирү теләге аларны алга әйдәгән. Автор шушы төркем вәкилләренә дөрес бәя бирелмәвенә, аларның мондый фидакарь хезмәте искә алынмауга борчыла.

«Идел кызы» татар һәм рус телләрендә басылган, аның буенча алты серияле телевизион фильм-спектакль төшерелә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Хабибуллина 3. Н. Татар әдәбияты: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 8-нче с-фы өчен д-лек (татар балалары өчен)/ 3. Н. Хәбибуллина, X. Г. Фәрдиева, Ә. Н. Хуҗиәхмәтов.— Яңартылган 3 нче басма.— Казан: Мәгариф, 2005.— 207 б. ISBN 5-7761-1469-1