Борис Кабаков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Борис Кабаков latin yazuında])
(Кабаков Борис Дементьевич битеннән юнәлтелде)
Җенес ир-ат
Ватандашлык  СССР
Туу датасы 17 август 1923(1923-08-17)
Туу урыны Клевники[d], Пореченская волость[d], Великолукский район[d], СССР
Үлем датасы 11 май 1979(1979-05-11) (55 яшь)
Һөнәр төре стоматолог, галим
Әлма-матер С. М. Киров исемендәге хәрби-медицина академиясе[d]
Сәяси фирка әгъзасы Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Бүләкләр
Кызыл Йолдыз ордены

Борис Дементьевич Кабаков (17 август 1923 ел, Псков өлкәсе, ССРБ — 11 май 1979) — совет стоматологы, медицина фәннәре докторы, ССРБ-ның медицина фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты. РСФСР-ның атказанган фән эшмәкәре, медицина хезмәте полковнигы. КПСС әгъзасы

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1923 елның 17 августында Псков өлкәсенең Кевники авылында туган. 1946 елда Хәрби-медицина академиясен алтын медаль белән тәмамлый. Шунда ук кафедра яңак-бит хирургиясе һәм стоматология кафедрасында эшли. Ординатордан алып кафедра начальнигына кадәр юл үтә (1969-1979 еллар)[1].

Кабаков 180 гыйльми хезмәт, шул исәптән биш монография, биш дәреслек һәм дүрт кулланма авторы[2]. Йөз һәм яңак җәрәхәтләрен дәвалау мәсьәләләрен өйрәнүдә, пародонтоз һәм башка проблемаларны дәвалаганда үз өлешен индерә. 1954-1960 елларда аскы яңак сөягендәге пуля ярасы һәм эренле яра дефектларын сөяк трансплантат белән алмаштыру мөмкинлекләрен өйрәнү буенча зур эксперименталь эш башкара. Кабаков организм тукымасын пластик хирургиядә куллана. ССРБ Оборона министрлыгы сайты сиситемасында аның җитәкчелеге астында Хәрби-медицина академиясенең яңак-йөз хирургиясе кафедрасы стоматология һәм яңак-йөз хирургиясе проблемалары буенча фәнни-методик үзәк була.

Кабаков 1951 елда «Огнестрельные ранения и повреждения мягких тканей лица и их лечение по опыту Великой Отечественной войны» темасына кандидатлык диссертациясе, 1961 елда «Костная пластика нижней челюсти в свежей огнестрельной и гнойной ране» дигән темага докторлык диссертациясе яклый. Кабаков җитәкчелеге астында 11 докторлык һәм 14 кандидатлык диссертацияләре әзерләнә[1].

Кабаков 1968 елдан 1979 елга кадәр ССРБ Оборона министрлыгының баш стоматологы, шулай ук Бөтен Союз һәм Бөтен Россия стоматологларының гыйльми җәмгыяте президиумнары әгъзасы, ССРБ Сәламәтлек саклау министрлыгының "«Стоматология авырулары» проблемалы комиссиясе әгъзасы[2], Ленинград шәһәре һәм өлкәсенең стоматологлар гыйльми җәмгыяте әгъзасы, Н.И. Пирогов исемендәге Хирургия җәмгыятенең пластик хирургия секциясе рәисе, «Вестник хирургии имени И. И. Грекова» һәм «Стоматология» журналлары редколлегиясе әгъзасы булып тора. Зур медицина энциклопедиясенең өченче басмасының «Стоматология» бүлеге мөхәррире була[3]

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Опыт советской медицины в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг., к. 6, М., 1951 (авт. ряда глав)
  • Костная пластика нижней челюсти в свежей огнестрельный и гнойной рне, дисс., Л., 1960
  • Костная пластика нижней челюсти, Л., 1963
  • Вопросы иммунологии пародонтоза, Л., 1972 (совм. с Бельчиков Э. В.)
  • Краткий курс военной стоматологии, Л., 1973 (совм. с др.)
  • Клиническая оперативная челюстно-лицевая хирургия, под ред. М. В. Мухина, Л., 1974 (авт. яна глав)
  • Учебник военной челюстный-лицевой хирургии, Л., 1976 (ред.)
  • Питание больных с травой лица и челюстей и уход за ними, Л., 1977 (совм. с Руденко А. К.).
  • Переломы челюстей, М., 1981 (совм. с Малышев В. А.).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Кабаков Борис Дементьевич. История медицины. 2019-11-08 тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 Малышев В.А., Кабаков, Б. Д. Об авторах // Переломы челюстей. — 2-е, переработанное. — СпецЛит, 2005. — ISBN 5-299-00292-0.
  3. Слепченко, М. А. КАБАКОВ Борис Дементьевич // Большая медицинская энциклопедия. — 3-е изд. — Советская энциклопедия, 1974—1989.