Кулланучы:Нурмөхәммәт Нури

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нурмөхәммәт Нури latin yazuında])

Төрки халыклар язмышы - кешелек тарихының иң-иң гыйбрәтле өлеше.Иманым камил: кешелек дөньясының бүгенге хәле ул - бербөтен дөньяда бер телдә сөйләшкән халыкларны ясалма телләр, ясалма диалектлар (шул исәптән - фонетикага,язу системасына үзгәрешләр кертеп),ясалма диннәр, ясалма тарих эпохалары ясап кертү аша ;башлап төбәк-төбәк,аннары глобаль рәвештә -"бүлгәләп хаким итү" принцибын тормышка ашыру нәтиҗәсе.Даһи А.Т.Фоменко Европа тарихының (кимендә) 4 бертөрле,ягни бер "кысадан" ясап күбәйтелгән;ә русия тарихының - 3 шундыен өзекләрдән торуын математик юл белән исбатлады (шуңа күрә аны рәсми тарихчылар күралмый - чөнки ул глобаль хөкемәтнең эшен фаш итә).Ул шулай ук русларның элек төрки телдә сөләшкәнлеген икрар итә (к.Носовский Г.В.Фоменко А.Т.Русь и Рим.Т.5,99 бит).Күптән түгел Майнц университеты галиме Иоахим Бургер "Колһнер экспресс" гәзитендә урнаштырган "Без барыбыз да бераз төркиләр --Все мы немноҗко тюрки" мәкаләсендә европалыларның ата-бабалары төрки булуын исбатлауын яза.В.М.Иллич-Свитыч "ностратик теория"не исбатлаган фундаменталь эшендә дә(Опыт сравнения ностратических языков) кешелек дөньясының нигезендә бер тел ятканлыгын исбатлаый һәм без әйткәннәр анда ачык чагыла (кызганыч --ул галим вакытсыз үлемгә дучар була һәм хезмәтен йомгаклап өлгерми...).Һәрхәлдә,рус теле һиндо-европа телләренә керә дип исәпләнә.2011 елда "Хәтер" нәшриятендә чыккан "Рус теленең төрки нигезләре сүзлеге--Словарь тюркских основ русского языка" (448 битле)китабымда мин бу фикерне, рус теленең 90%ка якын тамыр сүзләрен һәм 700ләп фамилиясен анализлап,- бу телнең (эволюсион юл белән түгел!)төркидән,ә башлыча - татар теленнән, нигездә берничә генә(төп) һәм үтә дә гади алгоритмнар ярдәмендә ясалганлыгын исбатладым.Кызык - Библиядә дә шундый сүзләр исән калган:Вот един народ и един у всех язык.Пойдем җе смешаем им язык,чтоб один не понимал язык другого...Сначало было слово.Слово было у Бога...Иманым камил:телләр төзелешенә караш яңача якын килүне сорый.Һәм дә тарихчылар да Скалигер-Перавиус арбасыннан төшеп торып, Фоменконың хәзмәтләрен, һәрхәлдә, укып карарга тиешләр.Моны эшләми торып бервакытта да тарихның асылын аңлау мөмкин булмаячак;ә төрки-татар тарихы - каршылыклы,томанлы һ.б. тискәре сыйфатларыннан арына алмаячак. Югарыда күрсәтелгән хәзмәтебез ВКонтакте Нурмухамет Нури сәхифәсендә бирелә.Төп Фикернең теоретик нигезләмәсенә йомгак - аның 100-нче битендә .