Дизентерия: юрамалар арасында аерма
Төзәтмә аңлатмасы юк |
Төзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 1: | Юл номеры - 1: | ||
{{Авторлык хокукларын бозу|url=http://tatarile.org/maglumat/мәкалә/дизентерия|date=2013-11-5}} |
{{Авторлык хокукларын бозу|url=http://tatarile.org/maglumat/мәкалә/дизентерия|date=2013-11-5}} |
||
'''Дизентери́я''' (грекча dys - какшау, бозылуны белдерүче алкушымча, һәм |
'''Дизентери́я''' (грекча dys - какшау, бозылуны белдерүче алкушымча, һәм |
||
enteron - эчәк) шигелез, шигеллалар китереп чыгарган, интоксикация белән барган һәм күбесенчә юан эчәкнең дисталь өлешенә зыян китерүче инфекция. |
|||
enteron - эчәк), көчле яки хроник антропоноз эчәк инфекциясе. Төрле |
|||
Этиология. |
|||
Авыруны китереп чыгаручы бактерияләр Shigella ыругына, Enterobacteriacea семьялыгына карый. 4 шигелла төре бар: Sh. dysenteria, Sh. flexneri, Sh boydii, Sh. soneei.Төрле |
|||
яшьтәге кешеләрне зарарлый. Эләгү юллары: йогышланган ашамлык, су, |
яшьтәге кешеләрне зарарлый. Эләгү юллары: йогышланган ашамлык, су, |
||
пычрак куллар. Инфекция чыганагы - авыру яки үзендә бактерияләр йөртүче |
пычрак куллар. Инфекция чыганагы - авыру яки үзендә бактерияләр йөртүче |
5 ноя 2013, 17:31 юрамасы
Бу сәхифә яки бүлек авторлык хокукларын боза. Аның эчтәлегенең берәр өлеше http://tatarile.org/maglumat/мәкалә/дизентерия үзгәртүсез диярлек үзләштерелгән.
Зинһар, бу чыганакны тикшереп чыгыгыз [1] һәм мәкалә тарихы белән чагыштырыгыз. Моның белән килешмәсәгез, ике атна дәвамында үз фикерегезне АХБда шикләнелгән мәкаләләр форумында бу биттәге хәлгә багышланган бәхәс бүлегендә белдерә аласыз. Кертелгән материалының авторы сез булсагыз — текстны куллануга рөхсәтне рәсмиләштерегез. Тәртип бозуның ачыклану датасы: 5 ноябрь 2013Калып:Нарушение авторских прав/sort. Бозуны ачыклаучыга: Түбәндәге белдерүне мәкаләне булдырган кулланучының бәхәс битенә урнаштырыгыз {{subst:nothanks cv|pg=Дизентерия|url=http://tatarile.org/maglumat/мәкалә/дизентерия}} – ~~~~ , Мәкалә авторына: Авторлык хокуклары, Рөхсәтләр алу |
Дизентери́я (грекча dys - какшау, бозылуны белдерүче алкушымча, һәм enteron - эчәк) шигелез, шигеллалар китереп чыгарган, интоксикация белән барган һәм күбесенчә юан эчәкнең дисталь өлешенә зыян китерүче инфекция. Этиология. Авыруны китереп чыгаручы бактерияләр Shigella ыругына, Enterobacteriacea семьялыгына карый. 4 шигелла төре бар: Sh. dysenteria, Sh. flexneri, Sh boydii, Sh. soneei.Төрле яшьтәге кешеләрне зарарлый. Эләгү юллары: йогышланган ашамлык, су, пычрак куллар. Инфекция чыганагы - авыру яки үзендә бактерияләр йөртүче кеше. Авыруның барышына карап көчле һәм хроник дизентерияне аерып йөртәләр. Дизентерия китереп чыгаручы микроорганизмнар ашказаны-эчәк трактының буеннан-буена сеңдерелә торган токсиннар эшләп чыгара, алар, канга эләгеп, гомуми йогышлану-агулану синдромы, нейротоксикоз башлануга, организмнан су һәм тоз югалуга этәргеч булалар. Авыруның көчле формадан хроник формага күчүе дә ихтимал. Шигелла бактерияләре йөртүчәнлек күзәтелә.
Тарих
Дизентерия Гиппократ заманыннан ук (б.э.к. 5-4 йөзләр) «көчәнүле канлы эч китү» буларак билгеле. Әбүгалисинаның «Тыйб гыйльме кануны» дип аталган энциклопедик хезмәтендә әлеге авыруга хас билгеләр җентекләп, тасвирлап күрсәтелә. Дизентерия кузгатучы микроорганизмны Россиядә беренче булып А.С. Раевский тасвирлап бирә (Санкт-Петербург, 1875). П.И. Кубасов авыру тудыручы микроорганизмны үлгән кешенең эчке әгъзаларыннан һәм тәрәтеннән аерып ала (Мәскәү, 1889). Дизентерия китереп чыгаручы микроорганизмнар япон микробиологы К. Шиг хөрмәтенә шигеллалар дип йөртелә башлыйлар. Дизентерия патогенезын һәм иммуногенезын өйрәнүдә Казан галимнәренең хезмәтләре әһәмиятле урын алып тора. А.Д. Адо дизентерия патогенезын тикшерә (1952); Д.К. Бәширова авыру кеше селәгәендә дизентерия антигеннарының булуын исбатлый (1953); А.Е. Резник дизентерияне бактериофаглар һәм сульфидин белән дәвалау ысулларын уйлап таба (1947), дизентерия антигеннарының бәвел белән бергә бүленеп чыгуларын исбат итә (1963); Н.С. Спасский - дизентерия китереп чыгаручы микроорганизмнарның Штуцер-Шмитц төрен (1958), А.А. Сорокин дизентерия вакытында күзәнәк иммунитетын тәфсилләп өйрәнә. Дизентерия кузгатучы микроорганизмнар тышкы тирәлектә: канализация суларында (25 тәүлектән 30 тәүлеккә кадәр), бүлмә температурасында ипидә (30 тәүлеккә кадәр), сөт ризыкларында (3 тәүлектән 10 тәүлеккә кадәр) яхшы саклана. Дизентериянең таралуын булдырмый калу дәвалау-профилактика, санитария-гигиена һәм эпидемияләргә каршы чаралар комплексы ярдәмендә гамәлгә ашырыла. 2004 елда ТРда бактериаль дизентерия белән авыручылар саны күрсәткече 100 мең кешегә - 24,37, балалар арасында 91,9 булган; 2000 дә - инфекциянең артуы (94,77 һәм 240,75), 2003 тә авыручылар санының кимүе күзәтелгән, 2006 елда 11,0 булган.
Чыганаклар
Татар энциклопедиясе (http://tatarile.org/maglumat) Спасский Н.Н. Экспериментальные материалы к вопросу о токсикозе при дизентерии, вызванной бактериями Штуцер-Шмитца. Казань, 1958; Баширова Д.К., Сорокин А.А. Клеточный иммунитет у больных различными формами острой бактериальной дизентерии. М., 1979; Лобзин Ю.В., Волжанин В.М., Захаренко С.М. Клиника, диагностика и лечение актуальных кишечных инфекций. СПб., 1999.