Өкеләр: юрамалар арасында аерма
к Бэхэссез узгэрту |
|
(аермасы юк)
|
13 ноя 2013, 12:12 юрамасы
Мәчебашлы ябалаклар яки байгышлар (Bubo) - ябалаклар гаиләлегеннән кошлар ыругы. 12 төре билгеле, Евразия, Америка һәм Төньяк Африкада таралганнар. Русиядә бер төре - гади мәчебашлы ябалак (B. bubo) очрый. Татарстан территориясендә сирәк очрый, утрак төр.
Биек кәүсәле урманнарда, урман үскән чокырларда яши. 80 см га кадәр озынлыкта, ана байгыш 3 кг, ата байгыш 2,5 кг чамасы авырлыкта, канат җәеме 180 см га җитә. Каурыйлары йомшак, кара тимгелләр һәм тар аркылы сызыклары булган җирәнрәк көрән төстә. Башында тырпаеп торган зур кара каурыйлары - «колаклары» бар. Йомры башлы, йөзе яхшы күренә. Зур күзләре алга карый. Аяклары көчле, тулысынча диярлек каурый белән капланган, бармаклары аска бөгелгән очлы тырнаклы. Томшыгы кыска, ыргаксыман кәкре. Башы 270 градуска борыла. Очуы салмак һәм тавышсыз. Март ахыры - апрельдә парлашу чорында үзенчәлекле тавышлары ишетелә. Җир өстендә аулак чокырда оялый. 2-3 ак йомырка сала. Төп азыгы - тычкансыман кимерүчеләр (йомран, әрлән, су тычканнары), бака, балыклар. Озак вакыт аучылык хуҗалыгына зыян китерә дип исәпләнә, кырып бетерелергә тиеш була, шуның нәтиҗәсендә бик сирәгәя. Мәчебашлы ябалакның 70 елга кадәр яшәү очраклары мәгълүм.
ТРның Кызыл китабына кертелгән.
Төрләр
- Байгыш (Bubo bubo)
- Виргиния байгышы (Bubo virginianus)
- Магеллан байгышы (Bubo magellanicus)
- Бенгалия байгышы (Bubo bengalensis)
- Чүл байгышы (Bubo ascalaphus)
- Кап байгышы (Bubo capensis)
- Африка байгышы (Bubo africanus)
- Соры байгышы (Bubo cinerascens)
- Гвинея байгышы (Bubo poensis)
- Узамбара байгышы (Bubo vosseleri)
- Непал байгышы (Bubo nipalensis)
- Малайя байгышы (Bubo sumatranus)
- Буйлы байгышы (Bubo shelleyi)
- Аксыл байгышы (Bubo lacteus)
- Каралҗым байгышы (Bubo coromandus)
- Көнбатыш Африка байгышы (Bubo leucostictus)
- Филиппин байгышы (Bubo philippensis)
- Ак ябалак (Bubo scandiacus, Nyctea scandiaca)
- Балык байгышы (Bubo blakistoni, Ketupa blakistoni)
Галерея
Чыганаклар
- ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты
- [http://tatarile.org/maglumat/%D0%B1%D2%AF%D0%BB%D0%B5%D0%BA%D1%87%D3%99%D0%BB%D3%99%D1%80-%D1%8D%D0%BD%D1%86%D0%B8%D0%BA%D0%BB%D0%BE%D0%BF%D0%B5%D0%B4%D0%B8%D1%8F/%D1%85%D0%B0%D0%B9%D0%B2%D0%B0%D0%BD%D0%BD%D0%B0%D1%80 Татар энциклопедиясе.