Сәлигаскәрова Мәгәфүрә Галиулла кызы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәлигаскәрова Мәгәфүрә Галиулла кызы latin yazuında])
(Мәгафүрә Сәлигаскәрова битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Сәлигаскәрова Мәгәфүрә Галиулла кызы (баш. Сәлиғәскәрова Мәғәфүрә Ғәлиулла ҡыҙы)(20 ноябрь 1922 — 7 октябрь 2015) — башкорт опера җырчысы (меццо-сопрано). Башкорт АССР-ының (1949) һәм РСФСР-ның атказанган артисты (1955), Башкорт АССР-ының (1951) һәм РСФСР-ның халык артисты (1957).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәгәфүрә Галиулла кызы Сәлигаскәрова Башкорт АССР-ы Бәләбәй кантоны Иске Ихсан авылында туган.

1938 елдан хор артисты була.

1938-1972 елларда Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында эшли.

1941-1942 елларда Мәскәү консерваториясенең Башкорт опера студиясендә шөгыльләнә, анда укыган сагында театрда эшләвен дәвам итә. Уфа музыка училищесе укытучысы Римма Лазаревна Фирдан вокал дәресләре ала.

1947 елда Бөтенрусия театр яшләре смотрында катнаша һәм «Кармен» операсыннан Хабанера башкарган өчен беренче бүләк белән бүләкләнә. Соңыннан Прагада үткән бөтендөнья демократик яшьләр һәм студентлар фестивале лауреаты була.

1953 елдан КПСС әгъзасы. 3-нче чакырылыш РСФСР Югары Советы депутаты.