Инженер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Инженер latin yazuında])
(Мөһәндис битеннән юнәлтелде)

[1]Инженер - инженер эшчәнлеген гамәлгә ашыручы белгеч.

Инженерлар, кагыйдә буларак, инженер эше предметы булган техник җайланмаларның яшәеш циклы барлык процессларына (шул исәптә, гамәли тикшеренүләр, планлаштыру, проектлаштыру, конструктлау, эшләү технологиясен эшкәртү, техник документацияне хәзерләү, җитештерү, көйләү, сынау, эксплуатацияләү, техник хезмәт күрсәтү, җайланманы ремонтлау, үтилләү һәм сыйфат белән идарә итү) җәлеп ителә.


  1. Инженер. Елга аша купер салу кыен эшме? Әлбәттә, елга кечкенә булса, һәркем аның аша бүрәнә сала да күпер әзер була. Ә инде елга безнең Идел кебек зур булса? Монда инде бүрәнә белән генә котыла алмассың! Күперне металлдан яки тимер-бетоннан салырга туры килер. Ә күпернең терәге ничә булырга тиешлеген ничек белергә? Ул ничә машина һәм кешене күтәреп тора алыр? Көчле давыл купса, күпер җимерелеп төшмәсме? Язгы боз акканда күпернең терәкләре бозлар килеп бәрелүгә түзә алырмы? Яки менә, бик зур тизлек белән йөри ала торган яңа спорт автомобилгә нинди двигатель кирәклеген һәм бу автомобилне идарә итү уңайлы булырмы икәнлеген кем әйтә алыр? Барлык бу сорауларга җавап бирү өчен бик күп фәннәрне: физиканы, математика, химия, сызым һәм башка фәннәрне бик яхшы белергә кирәк. Барлык бу фәннәрне дә өйрәнгән һәм шулар ярдәмендә ышанычлы күпер яки тизйөрешле автомобил төзи ала торган кешене инженер диләр. Күпер, йорт һәм башка төрле корылмаларның проектларын эшли һәм аларны төзи торган кешеләрне инженер-төзүче, а автомобилләр төзүчеләрне- инженер-механик дип йөртәләр. Инженер-механиклар, инженер-электриклар, инженер-теплотехниклар һәм башкалар була. Завод-фабрикада  инженерлар цех һәм лабараторияләргә җитәкчелек итәләр. Инженер бик күп белә һәм бик күп нәрсә эшли ала. Безнең әйләнә-тирәбездә булган әйберләр тәгәрмәчтән башлап,космик корабка кадәр инженер фикерләве казанышы булып тора.Инженер-үзе җитәкчелек итә торган өлкәдә иң җаваплы кеше.Ул документлар өчен, кулланыла торган материаллар өчен җавап бирә.   Объектны тапшырганчы,  ул үзенең тәҗрибәсен, белемен дөрес юнәлештә кулланырга бурычлы.Инженер һәрвакыт мөстәкыйль фикерли белергә, инициатива күрсәтергә, оештыру эшенә сәләтле булырга тиеш.Аның өчен техник сәләт, күзәтүчәнлек, яңалыклар белән кызыксынып тору хас. Техник һәм экономик анализ ясый белү.вакытында дөрес карар кабул итәргә әзер тору, объектны документация, материалларбелән тәэмин итеп тору да- инженерның төп бурычы.Исәпләүләр төгәл, заманча технологияләргә нигезләнгән булырга тиеш. Сынап карау, системалаштыру вакытында дөрес итеп оештырылырга тиеш. Инженер тиешле инструкцияләрне, аңлатма язуларны, карта һәм схемаларны, заявкаларны, эш графигын, төрле отчетларны тиешле формада һәм үз вакытында эшләп тапшырырга бурычлы.