Русия хоккееның тарихы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Русия хоккееның тарихы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Русия хоккееның тарихы

1917 елдан соң илебездә туплы хоккей (рус хоккее, ул «бенди» дип тә атала) популярлаша. Хәтта хатын-кыз командалары да була. Ә шайбачы уенны, нигездә, бу спорт төрен уку программасы кысаларында өйрәнгән физик культура югары уку йорты студентлары уйный.

Русия шайбалы хоккей үсешенең башлану ноктасы дип Бөтенсоюз физик культура комитетының 1946-1917 еллар сезонында шайбалы хоккей буенча СССР чемпионаты үткәрү турындагы карарын саныйлар.

Элегрәк ярышларны Бөтенсоюз хоккей секциясе оештырса, 1959 ел-дан бу эш туплы һәм шайбалы хоккейны берләштергән Хоккей федерациясе карамагына күчә. 1967 елда ул Хоккей федерациясе (шайбалы хоккей) белән Туплы һәм чирәмдәге хоккей федерациясенә бүленә.

1952 елның 1 апрелендә Советлар Союзының хоккей берләшмәсе Халыкара боздагы хоккей лигасына аяк баса. 1978 елдан бу лига ИИХФ (International Ice Hockey Federation -Шайбалы хоккей халыкара федерациясе) исемен ала.

Хоккей буенча беренче СССР чемпионаты 1946 елның 22 декабрендә башланып китә. Беренче шайбаны Мәскәүнең «Динамо» командасы уенчы-тренеры Аркадий Чернышёв кертә. Ә бер айдан, 1947 елның 26 гыйнварында, илнең хоккей буенча беренче чемпионы билгеләнә. Ул «Динамо» (Мәскәү) командасы була.

Бу еллардагы хоккей хәзерге көн уенын бик аз хәтерләтә. Мәйданчык тәбәнәк һәм бер кагылуга авып китә торган беркетелмәгән фанер бортлар белән әйләндереп алына. Шуңа күрә көч кулланып, көрәшеп уйнау турында сүз алып барырга мөмкин булмый.

Капкачылар телогрейка, мамык чалбар һәм туплы хоккейда кулланыла торган калкан кияләр. Ул вакытта шлем һәм битлекләр кулланылмаган кебек, перчатка-тозаклар да булмый әле. Һәр сезон саен хоккеистларның уйнау техникалары да, экипировкалары да камилләшә.

Илебез хоккее көнләп түгел, сәгатьләп үсә, үзгәрә. 1948 елда совет хоккейчылары Чехословакиянең Праһа шәһәреннән килгән ЛТЦ командасы белән халыкара матчлар уздыра. Ул матчлар хоккейчыларыбызның дөньядагы иң яхшы командаларга каршы тора алуларын гына түгел, аларны җиңә алуларын да күрсәтә. Совет хоккейчылары искиткеч шуу техникалары һәм зур тизлектә уйнаулары белән аерылып торалар. Бу аңлашыла да: аларның күбесе туплы хоккей мәктәбен үтә, ә кайберләре бу вакытта хоккейның ике төрендә дә чыгыш ясый.

1949 елда хоккеистларга беренче тапкыр «Атказанган спорт мастеры» исеме бирелә. Бу дәрәҗәгә Анатолий Тарасов лаек була. Ә 1951 елда ул «Шайбалы хоккей» дигән китап яза. Бу - хоккейга багышланган беренче совет китабы.

СССРда хоккей матчы турында беренче телевизион репортаж 1951-1952 еллар сезонында ясала.

1954 елда илебез хоккейчылары беренче мәртәбә дөнья чемпионатында катнаша һәм җиңүгә ирешә. Лидеры Всеволод Бобров булган Советлар Союзы җыелма командасы хәлиткеч матчта, 7:2 исәбе белән канадалыларны тармар итеп, чемпион була. Бу елларда җыелма команданы Аркадий Иванович Чернышев һәм Владимир Кузьмич Егоров җитәкли.

1956 елда Мәскәүдә озак вакытлар дәвамында Советлар Союзының төп хоккей аренасы булачак «Лужники» спорт сарае ачыла. Мәскәү шәһәрендә илебездәге беренче ясалма боз мәйданчыгы -«Сокольники» җәйге катогы төзелә.

1957 елның 24 февраленнән 5 мартына кадәр Русиядә беренче тапкыр шайбалы хоккей буемча дөнья чемпионаты үткәрелә.

1963 елда, җидееллык тәнәфестән соң, Советлар Союзы җыелма командасы Швециядә дөнья чемпионы була.

Бу җиңүдән соң безнең җыелма команда тугыз ел буе дөнья пьедесталының иң югары баскычыннан төшми.

1964 елның 8 декабрендә «Алтын шайба» исемле балалар хоккей турнирына нигез салына. Нәкъ менә бу ярышлар илебез хоккеена дөнья ареналарында җемелдәп торучы якты йолдызлар бүләк итә.

«СССРның халыкара класслы спорт мастеры» исеме 1965 V елның 1 гыйнварында гамәлгә О кертелә. Беренчеләрдән булып аңа Финляндиядә оештырылган дөнья чемпионатында кабат беренчелекне яулап кайткан совет җыелма командасы хоккеистлары лаек була.

1969 елның 10-12 октябрендә ЦСКА хоккейчылары, Австриянең «Клагенфурт» клубын җиңеп (9:1, 14:3), Европа чемпионнары кубогына ия була.

1973 елның 31 мартыннан 15 апреленә кадәр Мәскәүдә икенче тапкыр дөнья чемпионаты үтә. Ярышлар СССР командасының җиңүе белән тәмамлана.

1978 елда СССР җыелма командасы янәдән дөнья чемпионы титулына МЛ була.

1979 елның 14-27 мартында дөнья чемпионаты өченче тапкыр Мәскәүдә үтә, һәм СССР җыелма командасы тагын алтын медальләр яулый.

1986 елның апрелендә Мәскәү шәһәрендә дөнья чемпионаты дүртенче тапкыр уздырыла. Советлар Союзы командасы егерменче мәртәбә планетаның иң көчле командасы булып таныла.

1992-1993 еллар сезонында Милләтара хоккей лигасы (МХЛ) оеша. Шул исем астында үткән беренче чемпионатта Русиядән унтугыз, Казакъстаннан ике, Белоруссия, Латвия һәм Украинадан берәр клуб катнаша.

1993 елда Борис Михайлов җитәкчелегендәге Русия җыелма командасы Германиядә үткән дөнья чемпионатында егерме өченче тапкыр алтын медальләр яулый.

Хатын-кызлар хоккееның усеше турында карар Русиянең Олимпия комитеты тарафыннан 1994 елда кабул ителә. Сентябрь аенда Русиянең хатын-кызлар җыелма командасы үзенең беренче матчын уздыра.

1996 елда Ярославль шәһәрендә хатын-кызлар арасында Европа чемпионаты үтә. Русия җыелма командасы, беренче урын алган Швеция спортсмен-нарыннан гына калышып, көмеш медальләр яулый. Шул ук елда Русия хоккей лигасына (РХЛ) нигез салына. Ул МХЛны алыштыра. РХЛга Русия Федерациясе шәһәрләреннән килгән командалар керә.

1998 елның февралендә Япониянең Нагано шәһәрендә үткәрелгән кышкы Олимпия уеннарында Владимир Юрзинов җитәкчелегендәге Русия җыелма командасы көмеш медальләр яулый.

1999-2000 еллар сезонында РХЛ бетерелә, аның урынына Профессиональ хоккей лигасы (ПХЛ) оеша.

1999 елның 10 декабрендә Новокузнецк шәһәрендә Русиядә беренче тапкыр «Барлык йолдызлар» матчы уза.

2000 елның 29 апреленнән 14 маена кадәр Санкт-Петербургта дөнья чемпионаты үткәрелә. Күбесенчә Милли хоккей лигасы уенчыларыннан тупланган турнир хуҗалары унберенче урынны гына ала.

2001 елда Русиянең хатын-кызлар җыелма командасы дөнья чемпионатында беренче тапкыр медальләр яулый. Безнең кызларны бары тик Канада һәм АКШ спортчылары гына уза.

2002 елның гыйнварында Владимир Плющев җитәкчелегендәге Русия яшьләр җыелма командасы дөнья чемпионатында җиңү яулый. Бу илебез яшьләренең унберенче алтыны була.

2002 елның февралендә АКШның Солт-Лейк-Сити шәһәрендә узган Олимпия уеннарында Русия җыелма командасы өченче урынны ала.

2002 елның маенда, тугыз еллык тәнәфестән соң, Русия хоккейчылары дөнья чемпионатының көмеш медальләренә ия була.

2003 елда Канаданың Галифакс шәһәрендә үткәрелгән дөнья чемпионатында Русиянең яшьләр җыелма командасы уникенче тапкыр алтын медальләр яулый. Җиңүчеләрнең баш тренеры Рафаил Ишматов була.

2004 елның апрелендә Русиянең юниорлар (18 яшькә кадәр) җыелма командасы Белоруссиянең Минск шәһәрендә үткәрелгән дөнья чемпионатында алтын медальләр яулый.

2005 елның 4 гыйнварында Сергей Герсонский җитәкчелегендәге Русия җыелма командасы АКШта узган дөнья чемпионатында көмеш Медальләргә ия була.

2005 елның 22-24 апрелендә Владимир Крикунов җитәкчелегендәге Русия җыелма командасы, финалның ике уенында Швеция спортсменнарын отып, Еврохоккейтурның абсолют җиңүчесе була.

2005 елның 30 апреленнән 15 маена кадәр Австриянең Вена һәм Инсбрук шәһәрләрендә узган дөнья чемпионатында Русия хоккейчылары өченче урын алалар.

2006 елның маенда Русия хоккейчылары Еврохоккейтурның иң көчле командасы титулына ия була.

2006 елның 5-21 маенда Латвиянең Рига шәһәрендә хоккей буенча дөнья Чемпионаты уздырыла. Русия җыелма командасы монда бары тик бишенче урынны гына ала.

Русия җыелма командасының һөҗүмчесе Александр Овечкин, дөнья хоккее тарихында беренчеләрдән булып, Олимпия турниры (Италия) һәм дөнья чемпионатының (Латвия) символик җыелма командалары составына кертелә.

2006-2007 еллар сезоныннан башлап хоккей буенча бөтен ярышларны Русиянең хоккей федерациясе уздыра.

2008 елда илебезнең җыелма командасы дөнья чемпионатының алтын медальләрен яулый.

2008 елда, Гагарин кубогы беренчелеген үткәрү өчен, Евразиядәге ачык халыкара хоккей лигасы - Континенталь хоккей лигасына (КХЛ) нигез салына. КХЛ Русия хоккееның суперлигасы нигезендә оеша һәм үз эченә егерме дүрт клубны ала. 2008-2009 еллар сезонында әлеге лигада Русиядән егерме бер, Белоруссия, Латвия һәм Казакъстаннан берәр команда катнаша.

2009 елның 12 апрелендә Казанның «Ак Барс» командасы КХЛ чемпионы исемен ала һәм хоккей тарихында беренчеләрдән булып Гагарин кубогына ия була.

2009 елда Русиянең җыелма командасы, финалда Канада командасын җиңеп, дөнья чемпионатының алтын медальләрен яулый.

Олимпия уеннарында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1956 елда илебез командасы беренче тапкыр Италиядәге Кортина д'Ампеццо шәһәрендә булып узган Кышкы Олимпия уеннарында катнаша һәм алтын медальләр яулый.

1964 елда Австриянең Инсбрук шәһәрендә Кышкы Олимпия уеннары кысаларында үткән хоккей турниры совет хоккейчыларының җиңүе белән тәмамлана.

1968 елда Франциянең Гренобль шәһәрендә үткәрелгән Олимпия уеннарында безнең хоккеистлар өченче тапкыр алтын медальләр яулый.

1972 елның февралендә Япониянең Саппоро шәһәрендә СССР җыелма командасы кабат Олимпия алтынына лаек була.

1976 елның февралендә СССР җыелма командасы Австриянең Инсбрук шәһәрендә кышкы Олимпия уеннары кысаларында үткәрелгән хоккей турнирының җиңүчесе була.

1984 елның февралендә Югославиянең Сараево шәһәрендә үткәрелгән Олимпия уеннарында совет хоккейчылары җиңүгә ирешә.

1988 елның февралендә совет хоккейчылары Канаданың Калгари шәһәрендә үткән Олимпия уеннарында җиңүче була.

1992 елның февралендә ССРБ командасы урынына катнашкан Бер­ләшкән Дәүләтләр Берлеге җыелма командасы Франциянең Альбервилль шәһәрендә үткәрелгән Олимпия уеннарында сигезенче тапкыр җиңү яулый.

Русия ко­мандасы соңгы Олимпия уеннарында бик уңышлы чыгыш ясамады. Соңгы 22 елда оештырылган алты Олимпия уеннарында ике тапкыр гына җиңү пье­десталына күтәрелде.

Русия җыелма командасы 1998 елда Нагано Олимпиа­дасында көмеш медальләр яулады. Ул чакта алар плей-оффта АКШ (4:1), Канада (2:1) командаларын отып, финалга чыккан иде. Кызганычка каршы, Чехия командасы алардан көчлерәк булып чыккан.

Солт-Лейк-Сити Олимпиадасында Русия командасы чирекфиналда Чехия командасын отып, ярымфиналда хуҗалар белән көч сынашты. АКШ командасы 3:2 исәбе белән отты. Русия җыелма командасы ачуыннан Беларусь командасын 7:2 исәбе белән отып, бронза медальләр яулады.

Мәгълүм булуынча, Ванкувер Олимпиадасында Канада җыелма командасы Русия командасын 7:3 исәбе белән тар-мар итте. Нәтиҗәдә, безнекеләр нибары алтынчы урын белән генә канәгатьләнде. Олимпия уеннары тарихында СССР командасы да, Русия командасы да бер тапкыр да бу кадәр түбән төшкәне юк иде.[1]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]