Рәис Вәккасов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәис Вәккасов latin yazuında])
(Рәис Хәким улы Вәккасов битеннән юнәлтелде)

Рәис Хәким улы Вәккасов Әфганистан җирендә гомере өзелгән солдат. Аның исеме онытылмый. Кукмара районы Чуллы авылының үзәк урамы аның исемен йөртә.

  Эчтәлек

  1. Тормыш юлы
  2. Якты хатирәләр
  3. Батырларча һаләк булды
  4. Чыганаклар


 Тормыш юлы

  Рәис Хәким улы Вәккасов 1959 елның 10 январенда Кукмара районы Чуллы авылында алтынчы бала булып дөньяга килә. 1965 елда Чуллы башлангыч мәктәбенә укырга керә.

  1974 елны Туембаш сигезьеллык мәктәбен тәмамлый. Кечкенәдән үк әти-әнисенә, абыйларына булышып үсә. Сабантуйларда көрәшеп призлы урыннар ала. Туембаш мәктәбен тәмамлагач, Кукмарада шофёрлар әзерләү курсларында укып, таныклык ала. Аннан авылга кайтып, колхозда атлар карый.

   1980 елның 9 ноябрендә, 21 яшендә, Кызыл Армия сафларына алына. Башта Ташкентта хезмәт итә, аннары Әфганстанның Кабул шәһәренә җибәрелә.

  Якты хатирәләр

  Рәис атна саен авылга җылылык, сагыну хисләре бөркелеп торган хатлар юллый. Хатларда шулай ук Әфган халкының тормышы турында да яза: “Монда өйне кызыл балчыктан салалар Өйләр түбәсез, тәрәзәләре дә юк, кул сыярлык тишек кенә”.

  “Сәлам Кабулдан!

Исәнмесез, минем өчен кадерле әнием, әтием, абыйларым, сеңлем Әлфия! Сезгә үземнең кайнар солдат сәламнәрен җибәреп хат язучы Рәис дип белерсез. Сәлам барлык туганнарга, егет-кызларга, мине сораучыларга.

   Минем хәлләр әйбәт, служба бара, тамак тук, өс бөтен. Машинаны ремонтлап бетердем. Иптәшләремне көтәм, алар кайткач, рейска китәсе булыр. Монда көндезен бик эссе, ә төнлә суык. Кая карама корылык. Агачлар да Кабулның үзендә генә үсә. Безнең янда агачлар да үсми.

    Үзегезнең хәлләрегез ничек соң? Чирләмисезме? Абыйлар кайтып йөриләрме? Әлфия отпускага чыкмадымы? Печән әзерлисезме? Монда икешәр үгез җигеп җир сукалыйлар, ишәккә ярты машина утын төяп ташыйлар. Хатын-кызлар белән ирләрнең киемнәрен күрсәгез аптырыйсыз.

  Ярый, хатны ешрак языгыз. Хушыгыз. Кабат сәлам белән Рәис”


   ...Әнием! Син әллә ниләр уйлап үзеңне үзең бетерәсең, әти дә. Әбекәйне дә әйтер идем инде. Мин бит монда берүзем генә түгел. Әйтерсең лә миңа гына интегергә туры килә. Борчылмагыз, баштагы мәлне барыбызга да авыр булды, куркыныч та иде. Хәзер уртача инде. Андый хәлләр сирәк кенә булып ала. Минем өчен борчылмагыз, үтенеп сорыйм. Минем кайтуымны теләсәгез, әллә ниләр уйлап чыгармагыз. Ни турында уйласаң, шул була ул. Мин бит үземнең исән кайтуыма ышынам, кайтырмын. Ә сез нигә борчыласыз? Ышаныгыз минем кайтуыма. Кайткач ниләр булганын – барысын да сөйләрмен. Шунда белерсез чын дөресен. Борчылмагыз. Хат языгыз. Сезне сагынып Рәис”.

   Аның һәр хаты сагыну, туганнигез өчен, туганнары өчен борчылу белән сугарылган. Аны туган якның ак, салкын кышлары, авылның җәйрәп яткан бәбкә саклап, уйнап йөргән болыннарын, Киләмәт тауларын юксындыра. Хатларын укыганда көчле рухлы, өмет белән яшәүче егет күз алдына килә. Һәр хатында “Мин үземнең исән кайтуыма ышанам, кайтырмын. Ышаныгыз минем кайтуыма. Әле миңа яшисе дә яшисе,” – дигән. Ләкин туган ягына әйләнеп кайтырга, якыннарын кочагына алырга, үз аягы белән туган йорты бусагасын атлап керергә насыйп булмый Рәис Ваккасовка. Шулай да ул үз үлеменә кадәр кайту өмете белән яши.

    Батырларча һаләк булды

Хезмәт итә башлавына 1 ел туларга 17 көн кала Рәис Ваккасов интернациональ бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була.

    Аның үлеме коточкыч булган: Рәис утырган машина шартлаткыч төяп, Әфганстанның төзелеш карьерына юл ала. Шулвакыт машинага басмачылар төбәп ата башлыйлар. Бөтен колоннага афәт янап, машинага ут каба. Шулвакыт, Якимов, Ваккасов, Галкин янучы йөк машинасын башка машиналардан читкә, кырыйга таба юнәлттеләр. Шул вакытта коточкыч шартлау яңгырый. Әмма алар үлемсезлеккә атларга өлгерәләр.

Чыганаклар

  1. "Хезмәт даны" газетасы, 2001 ел, 28 февраль
  2. "Хезмәт даны" газетасы, 2006 ел, 15 февраль
  3. Книга памяти о советских воинах, погибших в Афганистане, т-2, Москва, Военное издательство, 1999 г.
  4. Факил Әмәк. Тузганак чәчәге, Казан, 1994