«Совет хакимиятенә каршы оешкан төркем» эше

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/«Совет хакимиятенә каршы оешкан төркем» эше latin yazuında])

«Совет хакимиятенә каршы оешкан төркем» эше — 1942-1943 елларда НКВД тарафыннан оештырылган гаепләү эше. «Волжлаг» тоткыннары арасында бер төркем кеше «немец-фашистларыннан җиңелү гайбәтен таратуда» гаепләнә. Эш буенча Фридрих Круч, Давид Вальтер, Кондрат Штанг, Готтлиб Вольф һәм Якоб Шумахер хөкемгә тартыла. 1943 елның 25 мартында Казанда уздырылган мәxкәмә утырышында алар төрле мөддәткә төрмәгә ябылуга хөкем ителәләр. 1989 елда РСФСР Югары мәxкәмәсе Президиумы гаепләнүчеләрне аклый.