Эчтәлеккә күчү

Социалистик Хезмәт Каһарманы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Социалистик Хезмәт Каһарманы latin yazuında])
(Социалистик Хезмәт Герое битеннән юнәлтелде)
Социалистик Хезмәт Каһарманы
Ил ССБР байрагы
Статусы {{{статусы}}}
статистика
Булдыру датасы {{{булдыру датасы}}}
Беренче бүләкләү 20 декабрь 1939
Соңгы бүләкләү 21 декабрь 1991
Юкка чыгару датасы гамәлдә

Социалистик Хезмәт Каһарманы (рус. Герой Социалистческого труда) — Советлар Берлегендә 1938-1991 еллардагы югары исем, хезмәт өчен бүләкләүнең югары дәрәҗәсе.

Социалистик Хезмәт Каһарманы исеменә 20 605 кеше[1] (башка мәгълүмат буенча, 21 560 кеше)[2] лаек була, шул исәптән 205 тапкыр — ике һәм 16 тапкыр — өч мәртәбә. Ким дигәндә 20 кешегә бу югары исем вафатыннан соң тапшырыла. 89 кеше төрле сәбәпләр буенча Социалистик Хезмәт Каһарманы исеменнән мәхрүм ителә. 45 кешегә карата исемне тапшыру турындагы фәрманнар нигезсез дигән сәбәп белән гамәлдән чыгарыла. Тагы 3 кеше икенче «Урак һәм Чүкеч» мидәленнән[чыганагы?] мәхрүм ителә, ягъни ике тапкыр Социалистик Хезмәт Каһарманы түгел, Социалистик Хезмәт Каһарманы гына булып кала.