Яңа Аллагол

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яңа Аллагол latin yazuında])
(Усть-Рахмановка битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Яңа Аллагол
Ил Русия
Республика Мордовия
Район Атюрьево районы
Нигезләнгән 1676
Халык саны 224 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав сөнни мөселманнар
Сәгать кушагы UTC+3
Русча атама Усть-Рахмановка

Яңа Аллагол (рус. Усть-Рахмановка) — Мордовиянең Атюрьевский районына керүче татар авылы. Район Атюрьеводан 16 км читтә. 2 км көнбатышка таба Иске Аллагол авылы урнашкан.

Инкыйлабка кадәр - волость үзәге. Күбесенчә мишәрләр яшәгән Аллагол волостеннән 1892 елда Русиянең төрле шәһәрләренә 2491 кеше сәүдә итәргә чыккан. Халыкның 75% якыны читкә китеп кәсеп иткән (атлар белән йөкләр ташу, сәүдә, кәсепләр һ.б.). Бу җиргә кытлык белән аңлатыла.

Яңа Аллагол мәктәбендә 1908 елдан соң язучы Зариф Бәшири укыта. 1919 елда Яңа Аллаголда тирә-юньдәге беренче амбулатория ачыла.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]