Ахшару

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ахшару latin yazuında])
(Axşaru битеннән юнәлтелде)
Ахшару
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
Физик активлык
түбән

Ахшару — татар балалар уены.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балалар бер-берсенең кулларын тотышып түгәрәкләнеп басалар. Бер баланы уртада калдыралар. Түгәрәктәге балалар аңа карап түбәндәгечә җырлап әйләнәләр:

Кисәк-кисәк болыт килә,
Киселмәгән арыш килә.
Ахшару, ахшару,
Ахшару атлы.
Суган алдым, суган татлы.
Суганыма бер кыз алдым,
Каләмкаш атлы.
Каләмкашка тун тектердем,
Үзенә чаплы[1],
Якасына бал бастырдым,
Сөйләргә татлы;
Киявең шалкан урламасын,
Зәмәт[2] аша сикермәсен!
Бадиян, бадиян,
Тфү, ләгънәт!

Соңыннан уртадагы бала иптәшләренә кушылып, үз урынына икенче берәүне чакыра. Ул уртага чыккач, уен янә башлана. Шулай итеп, һәрбер уйнаучыга уртага берәр мәртәбә чыгарга туры килә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Чаплы — килешле.
  2. Зәмәт — койма.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]