Бүкәнле
(Bükänle битеннән юнәлтелде)
Бүкәнле | |
---|---|
күп | |
спорт залы, урам | |
уртача |
Бүкәнле — татар халык уены.
Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Балалар аллы-артлы парлашып түгәрәкләнеп басалар. Бер парсыз кеше түгәрәкнең тышкы ягында кала. Ул бер парның артта торган кешесенә кагыла һәм алар икесе ике якка түгәрәк буенча йөгереп китәләр. Ә парсыз калганы аларның урынында басып кала. Тегеләрнең кайсы тизрәк түгәрәк буенча әйләнеп чыга, ул әлеге басып калучының алдына басып, парлы була. Соңарганы исә, парсыз кала. Ул үз чиратында тагын да берәр парга килеп кагыла һәм уен тагын шулай кабатлана.
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.