Эчтәлеккә күчү

Кулланучы:2 гимназия им Мулланура Вахитиова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/2 гимназия им Мулланура Вахитиова latin yazuında])

Минем туган телем-татар теле. Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй - үзенең милли көе, иң матур, иң кадерле тел-үзенең туган теле. Минем өчен дә туган телем - татар теле - әнә шундый. Кеше дөньяга беренче аваз салуга, ана кеше үзенең сабыена туган телендә эндәшә. Баланың иң беренче әйткән сүзе дә туган телендә яңгырый. Кеше үзенең иң чиста hәм чын йөрәктән булган хисләрен дә бары тик туган телендә генә белдерә ала.Үз телеңне белмәү, аны санламау-зур хурлык, дип уйлыйм. Минемчә, татар теле - дөньяда иң бай телләрнең берсе! Күпме әкиятләр, хикәяләр, күпме китаплар басылып чыккан , күпме әле басылачак. Тел турында гел яңадан-яңа гәҗит, журналлар басылып тора, радиодан, телевизордан тел турында кызыклы тапшырулар алып барыла. Татар теле үзенең үсеш дәверендә төрле кыенлыклар, киртәләрне кичкән. Халык күпме генә изелсә, югалса да , ана телен саклап калган. Ә милләтнең саклануы турыдан-туры телгә бәйле. Чөнки гыйлем алу, дөньяны танып белү hәм аралашу туган тел аша тормышка ашырыла. Без үзебезнең туган телебезне саклап тотарга, гореф-гадәтләрне буыннан буынга алып барырга hәм аларны онытмаска тиешбез. Бары шул чакта гына татар телебез, туган телебез мәңге яшәячәк! Туган тел дип әйтүгә, Г. Тукай язган шигырь юллары искә төшә: И туган тел, и матур тел, Әткәм, әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем, Син туган тел аркылы. Минем туган татар телем, чынлап та, бик матур. Ул минем өчен әткәм-әнкәм кебек үк якын. Туган телен югалткан милләтнең киләчәге юк, дип уйлыйм мин. Үз телен яхшы белгән кеше генә милләте белән горурлана, аның кадерен белә. Мин, Яр Чаллы шәһәрендә яшим. Шәһәребез бик матур. Анда төрле милләт кешеләре яши. Ләкин урамда, кибетләрдә, кайда гына барсаң да, күбрәк рус телендә аралашу. Татарча сөйләшә белгән кешеләр дә, чын татар булсалар да, русча сөйләшәләр. Бу татарлыгыңны яшерү, телеңнән оялу микән? Менә бу миңа бик ошап җитми.

Мин 2нче татар гимназиясендә укыйм. Без гимназиядә татарча аралашабыз. Татар теле дәресләрендә туган телебезнең матурлыгын тоябыз. Татар телен өйрәнү безгә рус һәм инглиз телләрен өйрәнергә һич тә комачауламый.
Авылга кайткач, әбием, башымны сыйпап: "Бәбкәм, беркайчан да үз телеңне онытма, туган телеңне балаларыңа да өйрәтерсең!" − ди. Мин, әлбәттә, гомер буе үземнең туган телемне саклармын!

Әнием миңа туган телебездә белем һәм тәрбия бирде. Мин туган татар телемне яратам. Татар җырларын бик яратып тыңлыйм һәм җырлыйм.Татар биюләрен яратып биим. "Мин – татар!” – дип горурланып әйтә алам!