Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Идарәче статусына заявка latin yazuında])
Идарәче яки бюрократ статусына заявка бу биттә бирелә.
Татар Википедиясенең бюрократы статусын алыр өчен кандидат әлеге таләпләргә җавап бирергә тиеш:
Теркәлү көненнән иң азы 1 ел булырга тиеш;
1500дән ким булмаган мәгънәле төзәтүләр саны;
Администратор вазыйфаларын иң азыннан 3 ай үтәү.
Элек тавыш бирүдә катнашканнар
Әгәр элек тавыш бирүдә катнашканнар идарәче яки бюрократ статусын алмадылар, яки бу вазыйфадан җибәрелделәр икән, кабат үз кандидатурасын элекеге тәкъдим итүдән яки вазыйфадан җибәрелгәннән соң иң кимендә 3 айдан соң гына тәкъдим итә алалар.
Идарәчеләр һәм бюрократлар сайлавында кем тавыш бирә ала.
Теркәлү көненнән иң азы 1 ай булырга тиеш;
50дән ким булмаган мәкаләләрдә мәгънәле төзәтүләр саны;
Тавыш бирү алдыннан иң азы 15 көн өчендә төзәтүләр булу.
Идарәчеләрне сайлау процедурасын берәр актив идарәче алып бара. Бюрократларны сайлау процедурасын берәр актив бюрократ алып бара. Процедураны алып барган идарәче яки бюрократ биргән тавышлар буенча нәтиҗә ясый.