̃Һинду Гыйбадәтханәләренең Милли Киңәшмәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/̃Һинду Гыйбадәтханәләренең Милли Киңәшмәсе latin yazuında])

Һинду Гыйбадәтханәләренең Милли Киңәшмәсе (NCHTUK) - ул Берләшкән Корольлектә Һинду гыйбадәтханәләренең  кулчатыр оешмасы. Ул гыйбадәтханәләрне, аларның идарәсен, персоналын һәм гамәлләрен җәмәгатькә Һинд диненең иң борынгы мирас урыннарына килү өчен тәэмин итә.[1] Оешма шулай ук The Interfaith Network UK форумында диннәр арасында әңгәмә булдыру белән мәшгуль.[2].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу оешма 1978 елның июлендә нигезләнгән булган.[3] 2013 елда Һинду Галимнәренең Британия Идарәсен нигезләү турында игълан иткән, аның максаты Һинд динен өйрәнү өчен альтернатив, абруйлы, фәнни чыганак булдыру.[4] Декабрьдә киңәшмәне Шаһзадә Уильямга илчеләрне кабул итүендә Шарма киңәшмәнең вәкиле буларак борынгы Һинд дине эпосының Вальмикиның Рамаянаның копиясен бүләк иткән.[5] 2016 елның маенда, NCHTUK һәм HFB Ministry of Housing, Communities and Local Government дәүләт оешмасы тарафыннан крематорий җайланмаларын Һинд диненең үлгәннәрне яндыру йолалары буенча тәртипкә китерергә соралган булган.[6]Соңрак декабрьдә, киңәшмә Англия Банкы тарафыннан хайван мае кулланылган £5 банкнотасын чыгаруга протест белдергән. Берләшкән Корольлектә берничә гыйбадәтханә £5 купюраны иганә акчасы итеп алырга баш тартканнар. NHCHT сәркатибе Pt. Satish Sharma аңлатканча бу Һинду дхармик перспективага каршы булган һәм валютаны рәхимсез итеп, агрессив булмаган мәхлукатлардан алу цивилизацияле кешеләрнең үз-үзен тотышы булмаган дип аңлаткан.[7]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Vertovec, Steven (2013). The Hindu Diaspora: Comparative Patterns. Routledge. pp. 98–101. ISBN 9781136367052. 
  2. IFN member list - The Inter Faith Network (IFN).
  3. Altglas, Véronique (2014). From Yoga to Kabbalah: Religious Exoticism and the Logics of Bricolage. Oxford University Press. pp. 167–168. ISBN 9780199997633. 
  4. NCHT UK Announces Formation of the British Board of Hindu Scholars | Spiritual Bangalore. әлеге чыганактан 2019-03-27 архивланды. 2019-12-28 тикшерелгән.
  5. Prince William to Read the Ramayana to Baby George (en). әлеге чыганактан 2019-03-27 архивланды. 2019-12-28 тикшерелгән.
  6. ABPL. Review of crematoria provisions and facilities... (en-GB).
  7. (2018-07-31) «Dolls representing human beings; toys representing animals or non-human creatures». DOI:10.18356/113e6381-en.

Өстәмә укырга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Hatcher, Brian A (2015-10-05). Hinduism in the modern world. New York. ISBN 9781135046316. OCLC 922966023.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]