Википедия:Мәкаләләр остаханәсе/Гомуми әһәмиятлелек

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәкаләләр остаханәсе/Гомуми әһәмиятлелек latin yazuında])
3. Әһәмиятлелек
4. Чыганаклар
5. Эчтәлек
6. Ахыр
Әһәмиятлелек

Предмет яки тема турында бәйсез авторитет чыганакларда язылган булса, әһәмиятле дип санала.

Википедия:Әһәмиятлелек

Википедия — ул энциклопедия. Шуңа күрә, энциклопедик саналару өчен, Википедия мәкаләләре әһәмиятлелеге буенча шикләр тумаган объектлар турында мәгълүмат бирергә тиеш.

Абруйлы һәм бәйсез чыганаклардагы күпсанлы күләмле публикацияләр бу предметны тасвирлый икән, ул әһәмиятле. Берәр объект яки вәзгыятьне тасвирлаучы мәкаләнең Википедиягә кертелүе өчен, аның минималь әһәмиятлелек дәрәҗәсенә туры килүе зарур. Бу тәләп эченә феномен турында тикшерелә алырлык һәм энциклопедик мәкалә яза алу өчен аңа багышланган җитәрлек күләмдә чыганаклар булулары керә.

Википедия нәрсә түгел: Югарыда тасвирланган әһәмиятлелек критерийлардан тыш, предмет үзе дә энциклопедик сыйфатына ия булырга тиеш. Еш бирелгән сораулар җыентыклары, видеоуеннардагы сынауларны узу, инструкцияләр, сылтамалар каталоглары һәм сүзлекләргә хас билгеләмәләр энциклопедик сыйфатына ия түгел.


Мәкаләгез әһәмиятлелек критерийларына туры киләме?

Рәхмәт