Википедия:Фикер алышу:Латин әлифбасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фикер алышу:Латин әлифбасы latin yazuında])

Әлеге сәхифәдә Татар Википедиясендә нинди латин хәрефләрен куллануы турында фикер алышу. Әйдәгез, һәрбер үз фикерен белдереп, латин әлифбасына кагылышлы бердәм кагыйдә эшләп чыгарыйк.

Сызыктан соң үз фикерегезне белдерегез.


Хәзергесе вакытта Татар Википедиясендә ике латин әлифбасы куллана, шуңа да бу бик зур уңайсызлыклар китереп чыгара. Бер үк вакытта бер үк мәкаләдә бу әлифбаларның икеседә очратырга мөмкин. Мәсәлән, Amerika Quşma Ştatları бите.

Кулланучы әлифбалар
Яңалиф ике Заманалиф Кирилл
Aa Aa Аа
Әә Ää Әә
Bb Bb Бб
Cc Cc Җҗ
Çç Çç Чч
Dd Dd Дд
Ee Ee Ее,Ээ
Ff Ff Фф
Gg Gg Гг
Ğğ Ğğ Гг
Hh Hh Һһ
İi İi Ии
Ыы
IY ıy Íí ЫЙ ый
Jj Jj Жж
Kk Kk Кк
Ll Ll Лл
Mm Mm Мм
Nn Nn Нн
Ŋŋ Ññ Ңң
Oo Oo Оо
Өө Öö Өө
Pp Pp Пп
Qq Qq Кк
Rr Rr Рр
Ss Ss Сс
Şş Şş Шш
Tt Tt Тт
Uu Uu Уу
Üü Üü Үү
Vv Vv Вв (вагон)
Ww Ww Вв (авыл)
Xx Xx Хх
Yy Yy Йй
Zz Zz Зз
` һәмзә авазы
s, ts – ц şç - щ хәрефләрен белгертү өчен кулланырга мөмкин

Минемчә Яңалиф Икене куллансак әйбәтрәк булыр иде --Ильнар Шайдуллов 16 авг 2010, 17:45 (UTC)[җавап бирергә]

Риза Мин аны кулланмыйм, миңа барыбер. Ләкин бер әлифба булырга тиеш. --Mansur321 17 авг 2010, 08:26 (UTC)[җавап бирергә]
Бу әлифбаны Википедиядә бөтеләй кулланмасак та була, анысы дөрес. Ләкин шунысын да истә чыгармаска кирә, Латин язулы мәкаләләр Википедиянең 20-30% алып торадыр минемчә. Ә ун төрле латинда язылган мәкаләләр бик уңайсыз һәм минем моңа эчем поша. --Ильнар Шайдуллов 17 авг 2010, 08:32 (UTC)[җавап бирергә]
Минемчә хәзергә икесен дә кулланып була: ä белән ə арасында аерма зур түгел. Иң мөһиме - яңа язылыш кагыйдәләрен уйлап чыгармаска (шәһәр сүзен cheher дип язу, мәсәлән). Ә барлык äне әгә, кирәк булса, бер сәгать эчендә күчереп була. Тәкъдимем шундый: хәзергә булган мәкаләләрдә бары тик катгый хаталарны (мәсәлән, күп җирдә беренче сүзе birinci дип язылган) төзәтергә, әлифба сугышларын исә башламаска.--Timming 17 авг 2010, 09:43 (UTC)[җавап бирергә]
Моның белән мин риза түгелмен. Минемчә, безгә бер әлифбаны кабул итергә кирәк, берсе ä язса, икенчесе ə язса, өченчесе тагын берәр нәрсә уйлап чыгарып, Википедия янә боткага әйләнәчәк.--Рашат Якупов 20 авг 2010, 13:12 (UTC)[җавап бирергә]
Минем заманалифта язылган китаплар күргән юк, ә яңалифчә укыштыргалыйм. Шуңа минемчә бары яңалиф кына кулланырга тиеш. --Шәйхи 25 авг 2010, 09:39 (UTC)[җавап бирергә]
-- Zamanalif Finlandiä, Törkiä, Qitay, AQŞ, Almaniä Tatarlarında qullanıla. Kitaplar zamanaliftä (çit illär) häm yañalif-2'dä (TR) bar. Yañalif-2 belän texnik problem bar äle dip beläm (UNICODE'qa barlıq xäreflär kerteldeme soñ?). Dokumet bastırganda bula, mäs.

Täqdimem: 1) Qullanu öçen alar ikese qalsın (ädäbi yazuda bulmagannarnı tıyabız, älbättä - "birinci" kebeklären), 2) läkin Zamanaliftän Yañalif-2'gä küçü yulın uylap qarıyq. Kileştekme, duslar? --Milli 26 авг 2010, 17:28 (UTC)[җавап бирергә]

Минемчә татарга бер ук вакытта өч төрле әлифба кирәкми, ичмасам шуны да истә тотарга кирәк кирилдан яңалифкә күчерүче конвертер бар, ә кириллдан заманалифкә юк.(яки киресенчә)--Ильнар Шайдуллов 26 авг 2010, 19:07 (UTC)[җавап бирергә]

Мөһим бер фактор: башка сайтлар нинди әлифбаларны кулланалар? Азатлык радиосы, Татар-информ латин сәхифәләре заманалифны кулланалар. Безнең гәҗит һәм Ирек мәйданы әлифбаларын аңламадым.--Рашат Якуп 26 авг 2010, 19:26 (UTC)[җавап бирергә]

Сез тәкъдим иткән Азатлык радиосының сайты,әгәрдә ялгышмасам, ниндидер татарга билгесез булган баско хәрефләрен куллана ā ō. Ә Безнең гәҗит, Ирек мәйданы алар бөтенләй дә иналифны куллана дисәк тә була. Шунысын да истә тотарга кирәк яңалиф икене куллану турында рәсми документлар бар. --Ильнар

Шайдуллов 26 авг 2010, 19:39 (UTC)[җавап бирергә]

Respublica Tatarstan, Official Server: INALIF - Алфавит татарского языка для использования в сети Интернет 13 decaber 2003 Protocol buyencha Yanalif-2 urynyna Internet ta kulanu uchen eshlegan (chenki Yanalif ungay bulmagan). INALIF (INTERNET ALIFBA) ul uniform standart tugel, ul internet eazu uchen nigez salu gena. INALIF natural filter osha uterga tiesh. Безнең гәҗит hem Ирек мәйданы ikese da INALIF ta nigezlengan variantlary. Haref C (taush Ж urynyna) Безнең гәҗит hem Ирек мәйданы natural filter osha utmagan, chenki dunia da 99% latin eazuuche keshe C harefne K (computer) eaki Ts (cement) kebek uky. Shunga kurya, irta ale uniform alifba saylarga. Tatar Internet Latin Alifba usesh stadia da, ul natural usesh osha ta'uda uterga tiesh. Eric 256 27 авг 2010, 05:03 (UTC)[җавап бирергә]

--Duslar, Tatarlarnıñ küp älifbalı buluı bäysez, üzallı däwlät bulmawdandır. Tatarstan "a" digäç, Mäskäw "awızıñ yap" di. 1) İlnar Şäydulla(-ov), sez üzegezne urıs dip tanıysızmı? Nik urısça. 2)Zamanalif röxsät itelä, Yañalif-2 röxsät itelä, Inalif yuq (ul ä/ә kebek xäreflär bulmagan oçraqları öçen qaralgan. Wiki'dä andıy xäreflär bar). 3) Zamanalif - waqıtlıça qullanıla, tämam Yañalif-2'gä küçkänçe. 4) Alman variantı bar: ss wä ß parallel' qullanuı. Milli 27 авг 2010, 13:05 (UTC)[җавап бирергә]

Milli сез үзегез кая торасыз? Мин менә авылда торам. Мин үзем кирилл әлифбасын куллансам да, 1,2,3 һәм 4 сыйныфларны тулысынча яңалиф икедә укыдым. Ә сез бәлки ул яңалиф белән замалифны ике-өч ел элек кенә күргәнсездер әле. --Ильнар Шайдуллов 27 авг 2010, 07:29 (UTC)[җавап бирергә]

Тавыш бирүне оештырырга иртә түгелме? Әле бөтен тезислар әйтелмәде, шәхсән минем өчен әле бу сорау буенча ачыклык кертелмәде.--Рашат Якуп 3 сен 2010, 19:00 (UTC)[җавап бирергә]

Шулай да бит, минемчә әгәр күбрәк торсак тагын бершрсе гарәп язуы белән яза башламасын дим)) Хәзнр монда барысы да нинди әлифба белән язарга тели шуның белән яза. Менә мәсәлән, берничә латинлы текстларны карый идем анда ниндидер бер язулы килеп чыкты, аны укыргада мөмкин түгел. Ilia_Nikulin әгәр дә моны кириллда язган булсалар, татар җанатарлары өчен бу нинди файдалы булыр иде. Бу язуны кемдә аңламый бит! Исеме ирекле энциклопедия булсада һәр нәрсәдә билгеле бер рамкаларга сыярга тиеш бит. Минемчә Рашат әфәнде сез тәкдим иткән арбитраж комитетына әгъзаларны сайларга кирәк, болай була калса энциклопедия дигән сүзнең эзе дә калмаячак, болай да инде дискуссион клубка әйләнеп барабыз бит. Бер тавыш бирелгәннәрне яңадан тавыш бирәбез (Рәсәй белән Русия). Менә хәзер ларның берәрсен сайлап куялар, тагын бер айдан соң тагын ошамаячакта тагын сайлылар, бу нәрсә инде. Википедиягә Хөкүмәт кирәк, министрлар һ.б. кирәк. Бер яисә ике кеше генә нинди атама яисә менә б очракта әлифба кулланачак сайлый алмый. Шуны да әйтәсем килә бу радикаль мералар булса да я яңалифны (яисә заманалифны тавыш бирү ничек күрсәтер) төп итеп ясап башкаларны бетерергә, үзгәртергә яисә латин әлифбасын бөтенләй кулланмаска. Менә шул. --Ильнар Шайдуллов 3 сен 2010, 19:27 (UTC)[җавап бирергә]
Илнар әфәнде, бу теманы күтәрүегез өчен рәхмәт. Биргән сорауларыгыз авыр булса да, алар турында фикер алышырга кирәк. Фикерләрем:
1. Латин әлифбалары турында бәхәс хәзерге вакытта бик актуаль түгел. Мәкаләләрнең абсолют күпчелеге кирил әлифбасында языла. Әлифбалар сугышы нәтиҗәсендә википедия бер стагнациягә кергән иде инде. Безгә аермалар турында түгел, ә безне бердәм итүче факторлар турында уйларга кирәк. Әлбәттә, чикләр, кагыйдәләр юк түгел. Хәзерге вакытта Яңалиф белән Заманалиф дидек. Шулай ук Eric 256 әфәнде алып барган "латин татар" порталы бар. Ул портал беркемгә дә комачауламый, үз тормышы белән яши, һәм минем фикерем буенча, викибездә булган иң яхшы порталлардан берсе булып тора. Сүзнең кыскасы: безгә беренче чиратта күләм һәм сыйфат турында уйларга кирәк, ә нинди әлифба куллану турында вакыт үзе күрсәтер.
2. Дискуссияләр викидә мөһим роль уйный. Бәхәсләр бар икән, проект яши дигән сүз. Кешеләр сөйләшә-сөйләшә аңлашалар.
3. Беренчедән, Википедия дәүләт түгел. Икенчедән, безнең вики әле бик кечкенә, ун кеше үзара болай да аңлаша ала. --Timming 3 сен 2010, 20:51 (UTC)[җавап бирергә]

Тик Яӊалиф-2, ягъни 1999 елында рәсми рәвештә кабул ителгән татар теленеӊ латин әлифбасы. Чөнки бу бердән бер рәсми әлифба, шушы әлифбада орфография сүзлекләре, ике телле сүзлекләре, китаплар бар, рәсми кагыйдәләр да бар. Башкалар ОРИС. --Ерней 4 сен 2010, 13:52 (UTC)[җавап бирергә]

BU TEMA TURYDA BEHES 2009 YELDA BEKLANGAN. Any tagyn ber tapkyr kutareu actual tugel. Ul Tatar Wikipediany tagyn stagnaziaga kuya. Myna sahifa bashynda eazylgan: discussion closed. Sahifa astynda nasta eshlarga kiriak turynda eazylan:

Absolutely no questions two versions of menu (Cyrillic and Latin) must be implemented. Not prohibiting contribution using any type of tatar Latin and Cyrillic (Kazan Cyrill, Kriashan etc) scripts and regional dialects (Mishar, Agidel, Siberian etc). As mentioned in this page (see above comments by member Slomox) script can not be considered as original research. Tatar Latin Internet script must be naturally developed through creating a Tatar Wikipedia. Eric 256 5 сен 2010, 02:00 (UTC)[җавап бирергә]

Eric әфәнде, әлеге карарны күпчелектә татар теленә кагылышлы булмаган кешеләр чыгарган, шуңа күрә безгә Татар Википедиясе кулланучыларны чыгарган кагыйдә кирәк. Форумнарда латин шрифтлары зур тәнкыйть астында.--Рашат Якуп 5 сен 2010, 08:14 (UTC)[җавап бирергә]

Eric 256 әфәнде, саез биргән сылтаманы укыдым. Мин дөрес аңлаган булсам андагы кайбер кулланучылар әйтүенчә латиндагы барлык мәкаләләрне дә бетерергә һәм вакыт үтү белән тулысынча кириллга күчергә тәкъдим ителә. Әгәр дә без аларны бетерсәк

Татар Википедиясенең якынча мең мәкаләсе юкка чыгачак (артыграк булмаса) һәм без яңадан 2 ел артка китәчәкбез.

Тагын шуны да әйтәсем килә латин язуын яңадан торгызсак без кирилдагы барлык мәкаләләрне конвертер ярдәмендә күчереп мәкаләләр санын икеләтә артырырга мөмкинбез. --Ильнар Шайдуллов 24 сен 2010, 16:17 (UTC)[җавап бирергә]

Бәхәснең нәтиҗәсе билгеле түгел. Безгә ниндидер карарга килергә кирәк.--Рашат Якуп 19 окт 2010, 13:08 (UTC)[җавап бирергә]

Һәм ул беркайчанда билгеле булмаячак --Ильнар Шайдуллов 6 ноя 2010, 17:49 (UTC)[җавап бирергә]

Уңайлылык тарафыннан ə, ñ, ö хәрефле вариант оптималь булып күренә. Не өчен? Заманалифдәге текстларда бик күп ä хәрефе булганы өчен алар кыен укынаклы булып чыга. Мәсәлән әзери телендә татарчада кебек ә хәрефе иң еш кулланылганнардан берсе, шунлыктан әзериләр ä түгел дә, ә итеп язалар. Ә рәсми әлифбадагы ө, ŋ хәрефләре бик гаҗәп, дөресен әйтсәк... Хәзерге төрки латин әлифбаларыннан һич берсендә бу хәрефләр юк, ö һәм ñ кулланыла. Кардәш халыклардан аеру ник кирәк? Ə коерыклы n хәтта юникодта юк! Don Alessandro 15 ноя 2010, 17:14 (UTC)[җавап бирергә]

Бәлки, аргументыгыз дөрестер, әмма Татар Википедиясе кулланучылары әлеге мәсьәләне чишәргә әзер түгел. Күп төрле фикерләү яңгырау сәбәпле, бәхәс вакытлыча ябыла.--Рашат Якуп 17 ноя 2010, 20:29 (UTC)[җавап бирергә]