Ирина Богатырёва

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ирина Богатырёва latin yazuında])
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  Россия
Туу датасы 15 декабрь 1982(1982-12-15)[1][2] (41 яшь)
Туу урыны Казан, РСФСР, СССР[1]
Һөнәр төре фольклорчы, язучы, сәяхәтче, музыкачы, прозачы, мөхәррир
Бүләкләр
Рәсми веб-сайт i-bog.ru[6]

Богатырева Ирина Сергеевна[7] (15 декабрь 1982, Казан) — Россия язучысы, музыкант, фольклорчы[8] сәяхәтче[9]. 7 проза китабы авторы[10]- әдәби премияләр лауреаты[9].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сембер шәһәрендә үсә, анда «Авиастар»ның актив төзелеше барган вакытта әти-әнисе күченеп килә[11]; аларның Туполев конструкторлык бюросында эшләгәннәрен искә ала[9]. Балачакта бик озак вакытлар Киплингның "Джунглилар китабы"ннан алган тәэсир астында булуын искә төшерә —"ул минем өчен кеше һәм табигать белән үзара мөнәсәбәтләрнең зур дөньясын ачт.ы[12] "Шигырьләрдән башладым[13]- ә үзмнем беренче хикәяне 15 яштә яздым"[14]. Беренче мәкаләсе 2003 елда «Кольцо А» журналында басылып чыга [15].

2005 елда А. М. Горький исемендәге Әдәбият институтын (проза семинарында Александр Рекемчук булды) һәм РГДУ типология һәм фольклор семиотикасы үзәгендә магистратураны тәмамлый,(фольклористика курсы буенча укый), 2018 елда филология магистры дәрәҗәсен ала. Мәскәү өлкәсендә, Люберцы шәһәрендә яшәгән, хәзерге вакытта - Мәскәүдә.

«Октябрь», «Новый мир», «Дружба народов», «Кольцо А», «День и Ночь» һәм башка журналларда басыла .Идел буеның «Берега» яшь язучылар журналының баш мөхәррире була. Хикәяләре һәм повестьлары инглиз, француз, кытай, голланд, швед, итальян, гарәп телләре һәм маратха теленә тәрҗемә ителгән.

Этник музыка белән мавыга, варганда[16][17] «Ольхон капкалары» дуэтында һәм "Улица"ансамблендә уйный[18][19][20].

Еллар дәвамында Алтай буйлап күп тапкырлар сәяхәт итә. Алтай халык әкиятләрен әдәби тәрҗемә итә («Җирән эт» әкиятләр җыентыгы, «Мәрҗани фонды» нәшрияты, 2012).


Мәскәү язучылар берлеге әгъзасы[21]. «ПЭН Москва» халыкара язучылар оешмасы, Россия пен-клубы әгъзасы[22]

2021 елда ПЭН-Мәскәү берләшмәсе һәм «Ирекле сүз» ассоциациясенең «Гражданлык җәмгыятенә һәм сүз ирегенә һөҗүмгә каршы " дигән гаризасында катнашучы[23]. Шул ук елны яшь прозаиклар һәм шагыйрьләр өчен ел саен үткәрелә торган «Лицей» премиясенең жюри әгъзасы[24][25]. 2011 елда В.П. Крапивин исемендәге премиянең әдәбият советына керә[26].

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Дебют» премиясе финалисты[8]- 2005 елда «Дебют» премиясенең лонг-листына керә , 2006 елда «Кече проза» номинациясендә шорт-листка («STOP, или Движение без остановок» романының бүлекләре белән); 2014 елда «Ганин» романы белән кабат премиянең лонг-листына эләгә[15].«Эврика!» премиясе дипломанты (2006)[27][11][28]. 2007 елда Идел буе федераль округының II яшь язучылар Форумының иң яхшы авторлары рәтендә[29].

"Илья-Премия" лауреаты (2007[30][27]), 2007 елның "Октябрь» журналы премиясе («дебют" номинациясендә)[27].

  • 2010 - "Подводные лодки" хикәяләр җыентыгы "Чеховский дар" премиясенең лонг-листына керә[31]
  • 2011-Иван Петрович Белкин премиясе шорт-листы.[32]
  • 2012 — «Луноликой матери девы» повесты өчен С. Михалков исемендәге яшүсмерләр әдәбиятының икенче премиясе[13][27][33][34]
  • 2012 - "Товарищ Анна" повесты өчен Гончаровның халыкара премиясе[35][11]
  • 2015 елда «елның яшь авторы» номинациясендә «Радуга» премиясе финалисты[36]
  • 2016-«Кадын» романы өчен «Студенческий Букер» премиясе[37][38]
  • «Формула свободы» 2017 елда " Рус Букеры» лонг-листына керә[39]
  • 2019- «Я — сестра Тоторо» повесты өчен балалар әдәбияты буенча «Книгуру» премиясе
  • 2020 - «Новый мир» журналы премиясе[8]

Крапивин премиясе лауреаты («Формула свободы» романы өчен махсус бүләк[39])[10].

Библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Автоstop. - М., Эксмо, 2005.
  • Товарищ Анна. — М., АСТ-Астрель, 2011.
  • Луноликой матери девы : повесть : [для среднего школьного возраста] / Ирина Богатырёва ; ил. М. М. Салтыкова. – Москва : Астрель, 2012. – 302 с. – (Лауреаты III Международного конкурса имени Сергея Михалкова). [1]
  • Рыжий пёс. Алтайские народные сказки. — Фонд "Марджани", 2012.
  • Кадын: Роман. — М.: Эксмо, 2015. - (Этническое фэнтези).
  • S и другие варганные рассказы. — М.: «Издательские решения», 2017.
  • Жити и нежити. — М.: Эксмо, 2017.
  • Формула свободы : роман / Ирина Богатырёва. – Москва : Аквилегия-М, 2018. – 349 с. – (Современная проза). [2] 2021 елның 7 август көнендә архивланган.
  • Варган. Самоучитель игры на нестареющем инструменте (в соавторстве с В. Марковым). — М.: «Издательские решения», 2019.
  • Белая согра. - М.: Эксмо, 2020.
  • Ведяна. - М.: Эксмо, 2020.
  • Говорит Москва. - М.: Эксмо, 2020.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 https://books.google.com/books?id=YmO9CQAAQBAJ&pg=PT71
  2. http://www.i-bog.ru/index.html
  3. https://www.apatitylibr.ru/index.php/2010-03-16-17-12-15/2010-09-24-10-26-37#55
  4. http://www.rodb-v.ru/news/novinki/bogatyreva-irina-sergeevna-lunolikoy-materi-devy-/
  5. https://www.nakanune.ru/articles/pojety_iz_ekaterinburga_stali_finalistami/
  6. https://md-eksperiment.org/post/20151012-irina-bogatyryova
  7. 14. Женская проза «нулевых» - Наталья Ключарёва, Анна Старобинец, Майя Кучерская, Анна Козлова, Анна Матвеева, Алиса Ганиева, Марина Степнова, Ирина Богатырева, Полина...
  8. 8,0 8,1 8,2 «Искренность — основа хорошей литературы» ‖ Ирина Богатырёва | ДЕГУСТА.РU
  9. 9,0 9,1 9,2 Улправда - Писатель Ирина Богатырёва отправится с ульяновцами в литературное путешествие
  10. 10,0 10,1 Ирина Богатырёва о романе «Согра», опубликованном в журнале «Новый мир», archived from the original on 2021-08-07, retrieved 2022-01-29 
  11. 11,0 11,1 11,2 Писатель Ирина Богатырёва: «Меня не перестает вдохновлять Волга» | Главные новости Ульяновска
  12. Ирина Богатырёва. 9 вопросов писателю
  13. 13,0 13,1 Ижевск | Встреча с писателем Ириной Богатыревой - БезФормата
  14. ИРИНА БОГАТЫРЁВА - Современная проза - Байтеряковка 2021 елның 7 август көнендә архивланган.
  15. 15,0 15,1 Премия "Русский букер"
  16. Варган. Русская музыка вне времен - проект Владимира Маркова
  17. Богатырева Ирина Сергеевна. Луноликой матери девы
  18. Ирина Богатырёва. ЖИВОЙ » Лиterraтура. Электронный литературный журнал
  19. Писатель Ирина Богатырёва отправится с ульяновцами в литературное путешествие. Ульяновская правда (2 февраля 2020).
  20. Ирина Богатырёва
  21. Ирина Богатырёва представит в Ульяновске новую книгу “Кадын” : Город Ульяновск - новости и всё о городе
  22. Писатель Ирина Богатырева: Через фольклор можно принять жестокость этого мира. Православие и мир (25 октября 2017).
  23. ПЭН-Москва и ассоциация «Свободное слово»: Против атаки на гражданское общество и свободу слова | Colta.ru
  24. «Мы из будущего». Лауреаты «Лицея» приzoomлились на Красной площади. - Журнал «Юность»
  25. Премия "Лицей" объявила финалистов и состав жюри — Российская газета
  26. Новости
  27. 27,0 27,1 27,2 27,3 Богатырева Ирина Сергеевна. Луноликой матери девы
  28. Новости, archived from the original on 2021-08-07, retrieved 2022-01-29 
  29. Автор книг из Удмуртии завоевал признание на форуме писателей ПФО
  30. https://www.nakanune.ru/articles/pojety_iz_ekaterinburga_stali_finalistami/
  31. [http://www.i-bog.ru/index.html ����� ��������� - ����� - ��������� ����]
  32. Бессмертный Иван Петрович Белкин. Российская газета (2012-02-22).
  33. Никита Михалков: «Какие были дети, такой стал и народ» - МК
  34. Лауреаты первого конкурса
  35. Богатырёва И.С, archived from the original on 2021-08-07, retrieved 2022-01-29 
  36. Банк Интеза - Объявлены финалисты 6-й российско-итальянской литературной премии для молодых авторов и переводчиков "Радуга"
  37. Ирина Богатырёва
  38. Прозаик Ирина Богатырева стала обладателем “Студенческого Букера-2016″ : Город Ульяновск - новости и всё о городе 2021 елның 7 август көнендә архивланган.
  39. 39,0 39,1 Писатель Ирина Богатырева: Через фольклор можно принять жестокость этого мира | Православие и мир

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рецензиялар