Кабак бәлеше
Кабак бәлеше | |
Бәлеш | |
авторлык | |
---|---|
Үз исеме |
Кабак бәлеше |
Автор |
халык ашы |
Төп |
|
аналоглары | |
яшел суган бәлеше | |
Азык кыйммәте | |
Калориялеге: |
уртача |
Кабак бәлешен әзерләү үзенчәлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Кабак бәлешен әче камырдан ясыйлар. Бәлеш кыяклы яшел суган бәлеше кебек үк ясала. Тик бу бәлешне ясап бетергәннән соң, мичкә тыкканчы, табасында килеш 30—40 минут кабартырга кирәк. Пешерергә кую алдыннан бәлешнең өстенә чи йомырка сөртелә. Бәлеш мичтә 1 сәгать — 1 сәгать 20 минутта пешеп җитә. Бәлешне өлешләргә мичтән чыгарып бераз суынгач бүләләр.
Бәлешнең эчлеген хәзерләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бәлеш пешерү өчен өлгереп җиткән, каты, баллы кабак алына. Башта аны яралар, эчен чистартып, телемләп кисәләр һәм һәр телемнең йомшак өлешен кисеп алып, кабыгын әрчиләр. Шуннан соң ул урман чикләвеге эрелегендә шакмаклап турала. Туралган кабакка кирәгенчә тоз сибеп тоталар яки бераз кул белән уып, юкә иләккә салып, саркыталар.
Суы саркып беткәч, кабакка бүрттерелгән, суытылган дөге япмасы кушыла, өстенә эретелгән сары май сибелә, Дөге урынына бүрттерелгән тары ярмасы салырга да ярый. Кабак бәлешенә дөге һәм тары ярмаларын бүрттерми генә дә кушарга мөмкин.
Рецепт:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бер кабак бәлешенә: 1 килограмм камыр, 1,5 килограмм кабак, 300 грамм дөге яки тары ярмасы, 150—200 грамм сары май, өстенә сөртү өчен бер йомырка алына.
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге (өченче томда) Казан, 1977.
- Юныс Әхмәтҗанов, "Татар халык ашлары" китабы, 1969 ел.
- Татар халык ашлары. Руcчадан Р.Х. Камалова,, В.Р. Шәрипова тәрҗемәсе. - Казан:Татарстан китап нәшрияты, 1987.