Комплекс яссылык

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Комплекс яссылык latin yazuında])

Комплекс яссылык аркылы билгеләнгән комплекс саннар кырына изоморф булган ике үлчәмле матди пространствосы.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һәрбер комплекс санны бирелгән xOy яссылыгы ноктасы итеп карарга мөмкин. Моның өчен α = (a,b) комплекс санына бу яссылыкның M = (a,b) ноктасын тиңдәш итеп куярга кирәк. Ул вакытта күплеге элементлары белән xOy яссылыгы нокталары арасында үзара беркыйммәтле тиңдәшлек урнаша. Шулай итеп, xOy яссылыгының һәр ноктасын ниндидер комплекс санның сурәте итеп кабул итәргә мөмкин. Ул вакытта xOy комплекс яссылык дип атала. Комплекс яссылыктагы Ox күчәрен - реаль күчәр, Oy күчәрен уйланма күчәр дип атыйлар.