Эчтәлеккә күчү

Лолей

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лолей latin yazuında])
Гыйбадәтханә
Лолей
Ил Камбоджа
Төбәк / район Ролуос урыны, Сеам Реап провинциясе
Дин Шиваизм
Нигезләүче Ясоварман I
Төзелеш еллары ???—безнең эраның 823 ел

Лолей (Кхмер телендә:ប្រាសាទលលៃ) ул Камбоджада, Ангкорда 9-ынчы гасыр ахырында өч соң Ролуос гыйбадәтханәләренең иң төньякта урнашканы, башкалар булып Преаһ Ко һәм Баконг тора. Лолей Ролуоста кайчандыр чәчәк аткан Һариһаралайя шәһәренең өлеше буларак төзелгән һәм 893 елда Кхмер империясе патшасы Ясоварман I аны Шивага һәм патша гаиләсе әгъзаларына багышланган. "Лолей" атамасы хәзерге заман борынгы "Һариһаралайя" исеменең хәзерге кыскартылмасы дип фикер йөртелә, ягъни "Һариһара шәһәре". Кайчандыр утрау шәһәре булып Лолей үзәктән бераз төньяктарак утрауда урнашкан, хәзер корыган Индрататакада. Аның төзелеше Ясоварманның әтисе һәм алдан килүчесе Индраварман I хөкеме вакытында тәмамланган булган диярлек. Галимнәр фикеренчә гыйбадәтханәне утрауда, сулык уртасында урнаштыру аны символик рәвештә, Һинд дине риваятьләрендә дөнья океаннары белән әйләндереп алынган, Илаһлар йорты, Меру Тавы белән идентификацияләргә мөмкинчелек биргән.

Лолей терасада бергә төркем итеп ясалган дүрт кирпеч гыйбадәтханә манарасыннан тора. Патша Лолейны бабалары өчен төзегән. Берсен дәү әтисе өчен, берсен дәү әнисе өчен, берсен әтисе өчен һәм берсен әнисе өчен. Алдагы ике манара ир кешеләр өчен, шул ук вакытта арттагы ике манара хатын-кызлар өчен. Ике биегрәк манара бабалар өчен, ә ике кыскарак манара әти-әниләр өчен. Башта манаралар тирәли тышкы стеналар булган, алар аша керү гопура аша булган, әмма хәзерге вакытка кадәр стена да, гопура да сакланып калмаган. Хәзерге вакытта гыйбадәтханә монастырь янында, ул 9-ынчы гасырда ашрам янында булган кебек. Гыйбадәтханәләр бизәк элементлары өчен мәгълүм, аларга фальш-ишекләр, кисеп ясалган фронтон, дэваталар һәм дварапалар, алар чын һәм фальш ишекләр тирәли торалар. Тоташтыргычларда һәм башка комташтан кисеп ясалган сурәтләр арасында күк Илаһы Индра, ул Айравата филенә атланган, макаралар дип аталган елансыман хайваннар, һәм күп-башлы Нагалар.

Лолейда бу ташкомнан кисеп ясалган сурәте өч япьле сөңге белән ачык ишек юлында казык тешле дварапаланы күрсәтә. Терсәкләре дәрәҗәсендә, ике макара башлары тышка карый.
  • Michael Freeman and Claude Jacques, Ancient Angkor (Bangkok: River Books, 1999.)
  • Helen Ibbetson Jessup, Art & Architecture of Cambodia (London: Thames & Hudson, 2004.)

Шулай ук карарга мөмкин

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]