Милләтче хәрәкәт фиркасе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Милләтче хәрәкәт фиркасе latin yazuında])
Милләтче хәрәкәт фиркасе
төр. Milliyetçi Hareket Partisi
Җитәкче:

Дәүләт Бахчели

Нигезләүче:

Алпарслан Түркеш

Нигезләү датасы:

9 февраль 1969

Штаб-фатир:

Төркия Төркия, Анкара

Идеология:

төрек милләтчелеге
пантөркилек
антикоммунизм
евроскептицизм

Хәрбиләштерлгән өлеш:

Соры бүреләр

Берлектәшләр һәм блоклар:

Гаделлек һәм үсеш фиркасе (2015 елдан)

Әгъзалар саны:

467 571 (2018)

Шигарь:

Илнең киләчәге өчен тавыш бир
(төр. Ülkenin Geleceğine Oy Ver)

Төркиянең Бөек милләт мәҗлесе урыннар саны:
49 / 600
Сайт:

mhp.org.tr

 Милләтче хәрәкәт фиркасе Викиҗыентыкта

Милләтче хәрәкәт фиркасе (төр. Milliyetçi Hareket Partisi, MHP) — Төркиядә ульрауң сәяси фирка. 1969 елда Алпарслан Түркеш тарафыннан Җөмһүрият крестьян милләт фиркасе нигезендә төзелгән. Пантөркилек һәм Өченче юлның уң-радикаль идеологиясе позицияләрендә тора. 1970 елларда антикоммунизм һәм антисоветизмга акцент иткән, Гладио системасында катнашкан. 1980 елгы хәрби төңкәрештән соң тыелган. Конституцион тәртипкә кайткач, эшчәнлеген яңарткан. 1990 елларда курд сепаратист хәрәкәтенә каршы торуга күчкән. Төркия сәяси системасының бик уң флангын биләп тора. Фирканең хәрбиләштерелгән яшьләр оешмасы «Соры бүреләр» бар. Озак вакыт Рәҗәп Таййип Әрдоганга оппозициядә булган, ләкин 2010 еллар уртасыннан аның белән берлеккә кергән. Алпарслан Түркеш үлгәннән соң фирка рәисе булып Дәүләт Бахчели тора.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]