Эчтәлеккә күчү

Мукополисахаридоз

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мукополисахаридоз latin yazuında])
Мукополисахаридоз
Сурәт
Кыскача исем MPS
Саклык белгечлеге Эндокринология
Дәвалануда кулланыла торган дару idursulfase[d][1]
ICD-9-CM 277.5[2][3]
NCI Thesaurus идентификаторы C61259[2]
 Мукополисахаридоз Викиҗыентыкта

Мукополисахаридоз (МПС) — мукополисахаридлар гидролизы ферментлары кимчелеге белән бәйле нәселле чирләр төркеме (глюкозидазалар). Тәмамланмаган алмашу эшләнмәләре төрле тукыма һәм әгъзалардагы күзәнәк эчендәге вакуольләрдә туплана һәм сидектә дә табыла.

1. Нәселдәнлек төре аутосом-рецессивлы, чыгарма X-хромосома белән бәйләнгән рецессивлы нәселдәнлек төре белән Һунтер чиренең ике астибы гына.

2. Системалы күренешләре МПС тибына бәйле һәм аңа башның бит өлешенең аномалияләре, сөлтәр аномалияләре, акыл артталыгы һәм йөрәк чирләре керә.

3. Кератопатия мөгезкатлау эпителиенең нокталы томанлануы һәм таралган стромаль томанланулар белән сыйфатлана (рәс. 9.64б). Һунтер һәм Санфилиппо чирләреннән кала барлык МПС типларында кератопатияне күзәтәләр. Һурлер һәм Шейе синдромында мөгезкатлау патологиясе күбрәк чагылган, аны туганда ачыклыйлар. Мөгезкатлау томанлануын тумыштагы глаукома, кызылчадагы кератопатия, тумыштагы нәселле эндотелиаль дистрофия һәм тудыру җәрәхәтеннән аерырга кирәк.

4. Күз ягыннан башка күренешләр

а) пигментлы ретинопатия (Моркио һәм Маротто-Лами чирләреннән кала барлык очракларда);

б) КН атрофиясе (МПС барлык алты типларында, әмма Һурлер синдромында — күбрәк чагылган);

в) глаукома сирәк очрый.

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.