Нәфыйк Әхәтов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нәфыйк Әхәтов latin yazuında])
Нәфыйк Әхәтов

Әхәтов Нәфыйк Әхәт улы – колхоз производствосы җитәкчесе.

Башлангыч хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Арча районының Урта Пошалым авылында 1927 елның 20 маенда туган. Шунда җиде сыйныф тәмамлагач Арча урман хуҗалыгында хезмәт юлын башлый. 1951 елда Балтачка килә һәм «Кызыл мехчы» артелендә башта десятник, аннан соң директор буып эшли.

28 ел дәвамында райондагы иң зур колхозның җитәкчесе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Н.Ә. Әхәтов 1957-1985 елларда районыбызның иң зур хуҗалыгы булган Ленин исемендәге колхозга җитәкчелек итте. Шушы чорда хуҗалыкның барлык тармакларында җитештерүне арттыру, социаль һәм мәдәни мәсьәләләрне хәл итү буенча фидакарьләрчә эшләде, үзенең игътибарлылыгы, шәфкатьлелеге белән колхозчыларның гына түгел, бөтен Балтач халкының тирән ихтирамын казанды. Ул һәрвакыт үзенә һәм хезмәттәшләренә таләпчән булды. Кичен укып Балтач урта мәктәбен тәмамлады, 1976-1977 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтының җитәкче кадрларның белемен күтәрү факультетында белем алды.

Авыл хуҗалыгының нәтиҗәлелеген күтәрү буенча хезмәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Н.Ә. Әхәтовның хуҗалык җитәкчесе булып эшләү еллары авыл хуҗалыгының күтәрелеш, яңа интенсив үсеш юлына баскан чорларына туры килде. Бу чор хуҗалык җитәкчеләренә гаять югары таләпләр куйды. Үзенең олы тормыш тәҗрибәсе, хезмәт сөючәнлеге, яңалыкка йөз тотуы белән Н. Әхәтов үз чорының таләпләренә тиң җитәкче булды.

Җәмәгать эшчәнлеге һәм абруйлы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул тугыз чакырылыш дәвамында (1965-1985) район Советы депутаты булып сайланды, 1971-1978 елларда КПССның район комитеты әгъзасы булды.

1980 елда аңа РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән абруйлы исем бирелде.

Вафаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1989 елда вафат булды. Кабере Балтач авылы зиратында.

Чыганаклар:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балтач энциклопедиясе, I том, 2006