Нәҗип Хуҗин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нәҗип Хуҗин latin yazuında])

Чабата гына димәгез... Безгә борынгы әби – бабайлардан калган истәлекләр турында хикәя язарга куштылар. Күзем стенада эленеп торган чабатага төште. Әтидән бу чабатаның каян килеп чыкканын, кемнеке икәнен сораштыра башладым. Бу чабата минем бабамның әтисе Хуҗин Нәҗип Хуҗа улыныкы булып чыкты. Ул Шәрәфиев Хуҗа гаиләсендә ,1917 елның декабрендә, өченче бала булып дөньяга килә. Бабама 24 яшь тула дигәндә сугыш башлана. 1941 елның 27 октябрендә Таллин шәһәреннән Нәҗип бабам сугышка китә. Биш ел дәвам иткән сугыш бик дәһшәтле була. Анда күпме кешеләрнең гомере өзелә. Бабам дошман кулына әсирлеккә эләгә. Ләкин ул аларның җәзаларына бирешми,әсирлектән качып котыла. Сугыш беткәч авылга кайта. Аны әниең каты авырта дип хат язып чакырып кайтарталар. Ул кайтканда әнисе исән булмый инде. Солдатны ятим калган сеңелләре каршы ала. Аларның сәләмә киемнәрен, мескен йөзләрен күреп бабам авылда кала. Сенелләрен үстерү, карау,аякка бастыру аның төп бурычы була. Колхозның бик авыр вакытлары була бу. Нәҗип бабам бригадир булып эшкә керә. Күпмедер вакыттан соң өйләнә, гаилә кора. Бер-бер артлы балалар туа. Еллар авыр булгангадыр инде, бабам бик усал кеше була.

Карап торышка чабата олы күренә. Димәк Нәҗип бабам олы гәүдәле, зур аяклы  кеше булган. Чабата түгәрәк, кечкенә башлы, сай итеп эшләнгән. Әтинең әйтүе буенча , бу чабата татарларныкы.
       Шуннан чабата турында кызыксына башладым. Чабата ясау өченагач калып, шөшле һәм үткен пәке генә кирәк булган. Аны, гадәттә, җиде юкәдән үргәннәр. Чаба¬таны ясар өчен әзерләнгән юкә тасмасы, юкә очы дип аталган.
      Безнең мәктәп музеенда  чабата ясау кораллары  барсыда бар икән. Чөнки элек чабата үрә белмәгән кеше дә булмаган. Сугыштан соңгы елларда чабатаны бик күп ясарга туры килгән, аны бөтен кеше диярлек кигән һәм ул бик тиз тузган.
      Бездә сакланган  чабата: беренчедән элеккеге авыр заманны искә төшереп торса, ә икенчедән ул бабам истәлеге. Шуңа күрә әтием аны саклап тота. Безнең буын да үткән авыр тормышны онытмаска, аны киләчәк буынга җиткерергә тиеш. 
       Мин үзем бию түгәрәгенә йөрим. Ә бәлки  минем Нәҗип бабамда шушы чабатаны киеп биеп йөргәндер дигән уй башыма килде . Бер дә уйламыйча мин дә аякка чабатаны киеп карарга булдым. Чабата җиңел,  бәйләп куйгач аяктан да төшми. Ләкин бию күнегүләрен генә тиз ясап булмый. Тырыша торгач үземчә чабата биюен дә өйрәндем.
        Ә бит чабата турында табышмаклар,  мәкальләр дә бар икән.Менә сезгә бер табышмак:

Җиз мыеклы җизнәм килгән. Шакмаклы күлмәк кигән. Үзе түргә узмый Нәрсә бу? Әлбәттә чабата. Ә монсы чабата турында шигырь:

          Бабамның чабатасы                                Әле тагын бик күп еллар
          Озын гомерле булган.                             Сакланып торсын әле.
           Шул чабата турында                               Шуңа күрә без аны
            Күбрәк өйрәник әле.                               Кадерләп саклыйк әле!   
Чыганак: Сабантуй журналы,2021 №1