Портал:Татарстан/Шәп мәкалә/Архив

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарстан/Шәп мәкалә/Архив latin yazuında])

2010 елның икенче яртысы[вики-текстны үзгәртү]

Казан ханлыгы — 1438–1552 елларда (кайбер чыганаклар буенча 1445-1552) яшәгән феодаль төзелешле дәүләт.

1438 елда Алтын Урда составыннан аерылып чыга. Беренче ханы — Олы Мөхәммәд хан. Казан ханлыгының җирләре башлыча борынгы Идел Болгары җирләрен биләгән. Шулай ук ханлыкка үз ирекләре белән мари халыклары кушыла. Казан ханлыгына рус гаскәрләре яу белән килгәндә марилар татар ханлыгы ягында көрәшәләр. Бу исә ике халыкның борынгыдан ук килгән дуслыгын күрсәтә. 1552 елда рус дәүләте тарафыннан яулап алына.

(дәвамы)


2010 елның беренче яртысы[вики-текстны үзгәртү]

Татарстан Җөмһүрияте байрагыТатарстан дәүләт символы. Дәүләт флагы белән куллану кагыйдәләре "Татарстан Республикасының дәүләт символлары" канунында күрсәтелгән.

Татарстан байрагының авторы Татарстан Республикасының халык рәссамы һәм Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Тавиль Гиният улы Хаҗиәхмәтов .

Татарстан Республикасы Дәүләт флагының яшел төсе — язның яшеллеген, агы — чисталыкны, кызылы — энергияне, көчне, тормышны аңлата. (дәвамы)

2009 ел[вики-текстны үзгәртү]

Татарстан Республикасы (рус. Республика Татарстан) — Рәсәй Федерациясе белән берләшкән һәм Русия Федерациясе субъекты булган демократик хокукый дәүләт. Татарстан Республикасы суверенитеты, Рәсәй Федерациясе карамагындагы мәсьәләләрдән һәм Рәсәй Федерациясе белән Татарстан Республикасының уртак карамагындагы мәсьәләләр буенча Рәсәй Федерациясе вәкаләтләреннән тыш, дәүләт хакимиятенең (закон чыгару, башкарма һәм суд) бөтен тулылыгына ия булуда чагыла һәм Татарстан Республикасының аерылгысыз хасияте була.

Республика башкаласы — Казан шәһәре. (дәвамы)