Таһирҗан Әгъзәмов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Таһирҗан Әгъзәмов latin yazuında])

Әгъзәмәмов Таһирҗан Әгъләм улы, сугыш һәм хезмәт ветераны.

Кыскача биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әгъзәмәв Таһир (тулы исеме Таһирҗан) 1926 елның 26 апрелендә Арча кантонына кергән Казанбаш авылында туган. Җидееллык белемне Казанбаш мәктәбендә алган. Яшүсмер егет үз авылларында колхозда төрле эшләр башкарган, Ат җигеп тә эшләгән, плугорист та булган. Сугыш башлангач, кыскача курслар үтеп, трактор руле артына да утырган. Чөнки өлкән яшьтәге тракторчылар фронтка киткән. Ә Казанбаш машина-трактор станциясендә механизаторларга кытлык булган.

Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм фронтта орден-медальләргә лаек булган[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Таһир Әгъзәмлв 17 яшь тулуга (1943 ел), үзе теләп фронтка киткән. самоходное орудиедә командир буларак (кече сержант) Европаны нимес фашистларыннан азат итүдә катнашкан. Австриядә барган сугышларда аеруча зур батырлык күрсәткән. 1945 елның 6 мартында дошманның ут нокталарын юк иткән һәм 6 нимес солдатын, бер офицерын әсирлекккә алган. Шушы батырлыгы өчен Өченче дәрәҗә Сугышчан Дан ордены белән бүләкләнгән. Берлинны алу өчен барган сугышларда катнашып, «За отвагу» медаленә лаек булган. «Берлинны алган өчен», «За победу над Германий» кебек медальләре, юбилей медальләре бар.

Т.Әгъзәмов сугыш тәмамлангач, 1951 елга кадәр Германиядә совет гаскәрләрендә армия хезмәтен башкарган.

Тыныч тормышта хезмәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Т.Әгъзәмов Казан шәһәрендә төзелеш эшләрендә тукталган. Казан компрессор заводының нигезен коруда катнашкан. Әмма биредә озак тукталырга туры килмәгән. Әти-әнисенең үтенече белән туган авылына кайтып, МТСта (машина-трактор станциясе) механизаторлар бригадиры булып эшли башлаган.

Җитәкчелектә хезмәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1957-1961 елларда Пшалым авылымда аны "Заря" колхозы рәисе итеп сайлап куялар. Сугыштан соңгы иң авыр елларда ул авыл хуҗалыгын күтәрү буенча эшли. Гаилә корганнан соң аны Арча урман хуҗалыгына бригадир итеп күчерәләр. Ул биредә бригадир, механик хезмәтләрен башкара. Урман үстерү, яшь урман полосалары утырту, агаач материаллары хәзерләү буенча әлеге хуҗалыкта лаеклы ялга чыкканчы фидакарь хезмәт куя.

Җәмәгать эшләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1956-60 елларда Т.Әгъзәмов Татарстан Югары советы депутаты булып сайлана. Депутат буларак авы һәм бистә халкына колхозга зур ярдәм күрсәтә. Лаеклы ялга чыккач та ул Лесхоз бистәсендә ветераннар совнты рәисе буларак, күптөрле оештыру эшләрен башкара

Дәүләт бүләкләре һәм мактау билгеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өченче дәрәҗә Сугышчан Дан, Икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары, «За отвагу» медале, «Берлинны алган өчен», «За победу над Германий» медальләр һәм , юбилей медальләре. "Ударник коммунистического труда", Мактау Грамоталары һ.б.

Вафаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1997 елның 3 гыйнваренда вафат була һәм Лесхоз зиратында җирләнә.

Чыганаклар:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Саклану Министрлыгы архивы материаллары

Р.Зарипов, Әби-бабаларыбыз рухына бер дога, 2021