Тинсупин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тинсупин latin yazuında])
Тинсупин
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Агломазовское сельское поселение[d]
Халык саны 60 (2010)[1]
Почта индексы 391468
Карта

Тинсупин (рус. Теньсюпино) — Рязань өлкәсенең Сасово районындагы авыл. Агломазово авыл җирлеге эченә керә.

Географик урыны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл Сасово районының көньяк өлешендә, район мәркәзеннән көньяктарак 28 км ераклыкта Цна елгасы ярында урнашкан.

Иң якын торак пунктлар:
Хрущево — көньяк-көнчыгыш ягында;
Агломазово — көнбатыш ягында.

Иң якын тимер юл станциясе автомобиль юлы белән барганда төньяктарак 28 км ераклыкта урнашкан Сасово булып тора.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элек Тинсупин татар авылы булып саналган, анда Маматказин морзалар яшәгәне билгеле.

Авылның исеме — антропоним, Тинсупин (рус. Теньсюпин) фамилиясеннән чыккан. XVII гасырның икенче яртысында бу авылда Чепкун морза Дасай улы Маматказинга үзенең каенатасы Уразай морза Невер улы Тинсупинның җирләре калган. Марсель Әхмәтҗанов фикере буенча Тинсупин фамилиясе Дин-Суфи исеменнән барлыкка килгән.

1861 елдан авыл Тамбов губернасы Шацк өязе Ямбирно волосте составына кергән. 2004 елдан авыл Агломазово авыл җирлегенә керә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]