Хатын-кызларның җенси әгъзалары чирләре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хатын-кызларның җенси әгъзалары чирләре latin yazuında])
Хатын-кызларның җенси әгъзалары чирләре

Хәзер гүзәл затларыбыз сәламәтлекләренә үзләре зыян китерү белән шөгыльләнә дияргә була. Мәсәлән, соңгы елларда яшьләр арасында тәнгә сыланып торучы кием, джинсы чалбар кию модага керде. Трусик алганда, синтетик тукымадан тегелгәненә өстенлек бирәләр. Өстәвенә, телевизордан бертуктаусыз күрсәтелеп торган прокладкалар да кулланалар. Ал арның зыянлымы, түгелме икәнлеге турында уйлап та караучы юк. Болар барысы да сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый, аеруча җәй көннәрендә. Андый шартларда тире сулый алмый, җылына, кыза башлый. Компресс барлыкка килә дисәк тә ярый. Бүлендек тоткарлана, тышка чыкмый. Нәтиҗәдә, ялкынсынулар башлана. Чөнки аналык җиңсәсендә һәрвакыт төрле мик­ рофлора «яши». Җылы шартларда, дымлылык артканда, алар тиз үрчи. Бу хәл су коенгач, юеш су коену киеме белән йөргәндә дә күзәтелә. Авырулар судан гына түгел, комнан да иярә. Мондый күңелсезлеккә хатын-кызлар еш юлыга. Җылы илләрдә ял иткәндә алар ирләргә караганда күбрәк авыру ияртеп кайта. Кольпит (аналык җиңсәсенең лайлалы тышчасы ялкынсыну), цервицит (аналык муентыгы ялкынсыну) ише ялкынсынулы авырулар шундыйлардан. Тозлы диңгез суы ялкынсыну процессын тагын да тизләтә.

Пляжда гөмбәчек авыруларын эләктерү дә—гадәти күренеш. Авыру кеше белән контактка кергәндә, бер үк әйбер кулланганда, гөмбәчек эләккәнне ; көт тә тор. Кан тамыры авырулары, тирләү, иммунитет какшау — болар барысы да гөмбәчек авыруларын йоктыруга нигез булып тора.

Ялкынсыну ике органда күзәтелергә мөмкин. Беренчесендә аналык җиңсәсе зыян күрсә, икенчесендә аналык, күкәйлекләр зарарлана. Аборт ясаткач яки сакланмыйча җенси мөнәсәбәткә кергәч тә, ялкынсыну башланырга мөмкин. Микроблар ирләрдә дә бар бит. Ә хәзер хатын-кызлар үз-үзен сакламый. Шуңа күрә соңгы вакытта гонорея, трихомонада, сөт авыруы (молочница) кебек җенси мөнәсәбәтләр вакытында күчүче чирләр артты.

Соңгы елларда венерик чирләр дә чәчәк ата. Узган гасырның сиксәненче елларында бу авырулар сирәк очраган булса, туксанынчы еллар башында сексуаль революциядән соң гонорея, сифилис кебек чирләр күзгә күренеп азды. Кайберәүләр: «Ашаган ризыгыбыз химикат, экология пычрак, шуңа адәм балалары авырый», — дип акланырга тырыша. Ләкин бу очракта боларны җитди сәбәп дип булмый. Бар мәсьәлә — әхлак югалуда, секс мәсьәләсенә җиңел караш барлыкка килүдә, яшьләрнең сәламәт тормыш рәвеше алып баруга төкереп карый башлавында. Матбугатта алып барылган пропаганда аларны читләтеп узмады, ул беренче чиратта яшьләргә тискәре йогынты ясады. Шунысын да онытмаска кирәк: һәр кешенең сәламәтлеге үз кулында. Югарыда әйткәнчә, замана хатын-кызлары модага ияреп, тәнгә сыланып торган кием кия, прокладка куллана, җитмәсә, көн дәвамында тәһарәтләнү турында оныта. Хатын-кыз организмына артык җылы да, салкын да ярамый. Билне, эчне туңдырмау зарур.

Яшь әниләр, хатын-кызлар арасында тагын бер бик мөһим проблема — күкрәктә яман шеш авырулары артып китү. Күкрәктә яман шеш барлыкка килүнең төп факторларыннан берсе буларак бала имезмәүне билгеләргә мөмкин. Бала имезмәгән яшь әниләрнең сөт бизләре хәрәкәтләнми һәм күкрәктә кирәкле гормоннар эшләнеп чыкмый. Бу яман шеш күзәнәкләре барлыкка килүгә китерә.

Хатын-кызлар колагына киңәш. Айга бер тапкыр үз-үзегезгә тикшерү уздырырга кирәк. Аны баскан килеш, ятып һәм ванна бүлмәсендә яки душ астында (судан кулларның сизгерлеге арта) ясыйлар. Сөт бизләренең тыгызланган урыннары юкмы, имиләр кызармаганмы, имчәк башы тартылып тормыймы, алардан бүлендекләр чыкмыймы (бигрәк тә яшел, караңгы төстәге бүлендекләр сездә шик тудырырга тиеш) — барысын да бик җентекләп тикшерергә кирәк. Әгәр дә култык астында сәбәпсез төерләр : барлыкка килсә, борчылырга җирлек бар, тизрәк табибка күренергә кирәк.

Сәламәтлек өчен җитди зарар юк икән, булачак ана баланы табигый юл белән табарга тиеш. Хатын-кыз өчен уртача 3-4 бала табу яхшы. Ләкин йөккә узу араларындагы вакыт якынча 5 ел булуы шарт. «Бу вакыт эчендә организм тулысынча ныгый»,—ди белгечләр. Чөнки йөкле чакта нарасый анасының бөтен запас көчен үзенә суыра.

Бала тапканда күп нәрсә йөкле хатынның үзенә бәйле. Авырга узуга, ул әлеге процесска әзерләнә башларга тиеш. Моның өчен актив яшәү рәвеше алып барырга, җәяү йөрергә, дөрес тукланырга кирәк.

Хатын-кыз авырулары җәй көннәрендә артып китә. Кайберәүләр кояшның организм өчен зур стресс булганлыгын аңлап бетерми. Кызынганда организмда микроблар активлашудан тыш, кан китү очраклары күзәтелә.

Шуңа күрә күрем вакытында кояш нурлары астында яту тыела. Хатын- кызлар бу кисәтүгә колак салса, начар булмас иде. Кызу вакытта сөт авыруы көчәеп китә. Аны гөмбәчекләр китереп чыгара. Гадәттә бу бала . тапкан хатын-кызларда күзәтелә. Беренче билгеләре: җенес органы кычыта, бүлендек чыгу күбәя, ул эремчекне хәтерләтә. Гөмбәчек организмга эләккәч, үзен ике-өч көн дәвамында яки бер атнадан сиздерә. Тирләү, баллы ризык ашау да гөмбәчек артуга уңай җирлек тудыра.

Җәй көне организмда тайпылышлар еш була. Бу хәл климат үзгәргәндә дә күзәтелә. Мәсәлән, кызуда гормоннар системасы какшый. Нәтиҗәдә, күкәйлекләр дөрес эшләми, күрем циклы бозыла. Шуңа да кая барсагыз да, сәламәтлеккә игътибарлы булыгыз. Артыгын кызынмагыз, дөрес тук­ ланыгыз, сәламәтлек өчен уңайлы кием сайлагыз.

Тагын шуны әйтергә кирәк: кайберәүләр җенес әгъзаларында ниндидер уңайсызлык, әчетү, кычыту сизүгә үзләре дәваланырга керешә. Белер-белмәс дарулар эчәләр, шәм кулланалар. Бу — бик ялгыш адым. Нинди генә табиб булмасын, ул авыру кешенең сәламәтлеге өчен көрәшә, шуңа күрә үзегездә тайпылышлар сизсәгез, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Аналык җиңсәсендә ялкынсыну башланып, бүлендек күләме артканы беленсә яки әчетү, кычыту күзәтелсә, табиблар белән киңәшеп, халык медицинасы ысулларын кулланырга була. Моның өчен 1 л суга 1 аш кашыгы дару ромашкасы яисә шалфей салып төнәтү һәм шуның белән җиңсәне юу файдалы. Сөт авыруы булганда, балны эретеп, тампон итеп куярга мөмкин. Эвкалипт яфрагының да шифасы күп. Юынганда балалар сабынын куллану зарур.