Хәмит Камалов
Хәмит Камалов | |
---|---|
Туу датасы | 9 ноябрь 1958 (65 яшь) |
Туу урыны | СССР, Кыргыз ССР, Ош өлкәсе, Көк-Җаңгак |
Иялек | СССР→ РФ |
Гаскәр төре | тимер юл гаскәрләре |
Дәрәҗә | |
Җитәкчелек иткән | тимер юл гаскәрләренең тыл хезмәте |
Бүләкләр һәм премияләр |
Хәмит Камалов, Хәмит Искәр улы Камалов (1958 елның 9 ноябре, СССР, Кыргыз ССР, Ош өлкәсе, Көк-Җаңгак) — һөнәри гаскәри, генерал-лейтенант (1995), РФ тимер юл гаскәрләре башлыгы урынбасары (2004), РФ атказанган төзүчесе, шәрәфле тимер юлчы, хәрби фәннәр кандидаты. «Бердәм Россия» фиркасеннән (Байкал арты крае регион исемлеге буенча[1]) 5нче чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты (2007 елның 2 декабре)[2][3].
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1958 елның 9 ноябрендә Кыргыз ССР Ош өлкәсе (1990 елдан Җәлал-Абад өлкәсендә) Көк- Җаңгак шәһәрендә (1943 елдан шәһәр) туган. Гаилә әнисенең туган ягы Балык Бистәсенә күчеп кайта. Балык Бистәсе урта мәктәбен (1994 елдан 1нче гимназия)[4] (1976), Вольск шәһәренең Ленин комсомолы исемендәге Кызыл Байрак орденлы хәрби-тыл югары укуханәсен, тыл һәм транспорт хәрби академиясен (1991), РФ Кораллы Көчләре Генераль штабы хәрби академиясенең югары курсларын (1998), РФ Кораллы Көчләре Генераль штабы хәрби академиясен (2001) тәмамлаган.
Хәрби карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1990 еллар уртасыннан тимер юл гаскәрләре федераль хезмәте директорының урынбасары.
- 2004 елдан РФ тимер юл гаскәрләре сәргаскәре урынбасары.
Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Әтисе Искәр, әнисе Нурия. Бертуганы Дамир.
Хатыны Гөлирам Гали кызы, табиб, Балык Бистәсендә туган.
улы Руслан, МГИМО тәмамлаган.
кызы Юлия, телләр белгече, Бөекбританиядә укыган.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Хөрмәт Билгесе ордены
- «Хәрби хезмәт өчен» ордены
- Күп санлы медальләр
- Рф атказанган төзүчесе
- РФ шәрәфле тимер юлчысы
- Исемле шәхси корал (РФ саклану министры фәрманы белән)
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Н.Х. Булатов. Йолдызлы йолдызлар. К., 2010.
- Татарстан генераллары. Энциклопедик белешмәлек. К.: «Логос» НЙ, 2015.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Генерал-лейтенант Хәмит Искәр улы Камалов
- Казанның Яңа Савин районы РФ Каһарманы М.Р. Әхмәтшин исемендәге 113нче мәктәбенең «Татарстан генераллары һәм адмираллары» музее 2021 елның 16 гыйнвар көнендә архивланган.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Viperson сайты
- ↑ Рф Дәүләт Думасы рәсми сайты, archived from the original on 2019-12-13, retrieved 2017-07-06
- ↑ Единый парламентский портал
- ↑ Гимназиянең «Татарстан Республикасында электрон мәгариф» порталындагы сәхифәсе, archived from the original on 2020-08-06, retrieved 2017-07-06
- Әлифба буенча шәхесләр
- 9 ноябрь көнне туганнар
- 1958 елда туганнар
- Җәлал-Абад өлкәсендә туганнар
- «Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары
- Хәрби фәннәр кандидатлары
- РФ генштабы хәрби академиясен тәмамлаучылар
- РФ генерал-лейтенантлары
- Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары
- Бердәм Русия фиркасе әгъзалары
- РФ атказанган төзүчеләре
- Шәрәфле тимер юлчылар