Элфак Галиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Элфак Галиев latin yazuında])

Галиев Элфак Хуҗа улы—галим, педагогия фәннәре кандидаты.

Кыскача биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1937 елның 13 гыйнварында Балтач авылында туган. 1955 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый һәм Казан дәүләт педагогия институтының физик тәрбия факультетына укырга керә.1959 елда югары белем алып Биектау районының Бөреле урта мәктәбендә физкултура укытучысы булып хезмәт юлын башлый.

1963 елда Э.Галиев үзе укыган институтка эшкә килә—1968 елга кадәр физик тәрбия факультетында ассистент. 1968-1971 елларда—Казан төзүче инженерлар институтында өлкән укытучы.

Фәнни эшчәнлеген үстерү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Э.Галиев 1971 елда Казан педагогия институтының физик тәрбия факультетының аспирантурасына керә. 1974 елда аны тәмамлап диссертация яклый һәм педагогия фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала. Бер ел шушы институтта өлкән укытучы була. 1974-1975 елларда—Волгоград дәүләт физик тәрбия институтының Казан филиалында укыту эшләре буенча директор урынбасары, физик тәрбия теориясе һәм методикасы кафедрасы мөдире. 1975-1986 елларда Татарстан укытучылар белемен күтәрү институтында шул ук кафедраны җитәкли. 1979 елдан—доцент. 1986-1987 елларда—шунда ук педагогия һәм психология кафедрасы мөдире. 1987-1997 елларда—Казан педагогика университеты доценты.

Спортта казанышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Э.Галиев актив спортчы. Ике йөз метрга йөгерү буенча 1959-1968 елларда Татарстан рекордчысы, 1961 елда Россия чемпионы, кыска дистанцияләргә йөгерүче авыл спортчылары арасында 1961, 1962 елларда СССР беренчелегендә җиңүче була.

Нәшер ителгән  70кә якын фәнни һәм методик хезмәтләр автлоры. Физик культура һәм спорт турында Татарстан Республикасы законын эшләүдә катнашты.

Дәрәҗәле исеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Озак еллык нәтиҗәле педагогик эшчәнлеге өчен 1995 елда Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы исеме бирелде.

Казан шәһәрендә яши.

Чыганаклар:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балтач энциклопедиясе, I том, 2006