Агыйдел (уен)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Агыйдел (уен) latin yazuında])
Агыйдел

уйнаучы татар баласы
Таралышы

татар халкы арасында

Килеп чыгышы

халык

Уенчылар саны

чикләнмәгән

Уйнаучылар яше

чикләнмәгән

Уйнау озынлыгы

чикләнмәгән

Активлык

югары

Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү

Агыйделтатар халык уены, балалар спорт тәҗрибәсен һәм физик үсешен тәэмин итә торган уен.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балалар парлашып бер-бер артлы басалар. Бер бала парсыз кала, ул алга чыга. Кушымтаны җырлаганда, балалар кулларын бер-берсенә тотынган килеш өскә күтәрәләр (күпер ясыйлар). Шул вакытта парсыз бала күпер аркылы чыга һәм үзенә ошаган баланы сайлый. Уен дәвам итә.

Агыйделнең суларында

Ак чиләгем күмелде.

Әйдә, дустым, безнең якка

Безнең яклар күңелле.

Кушымта:

Зәңгәр чәчәк жыя-җыя,

Зәңгәрләттем кулымны.

Бергә-бергә уйныйк әле,

Бир, дускаем, кулыңны.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Бакиров М.Х. Татар фольклоры: Югары уку йор йортлары өчен д-лек. – Казан: Мәгариф, 2008. – 359 б.
  • Сәйфулина Ф.С., Җамалиева Л.Ф. Татар халык авыз иҗаты: уку-укыту ярдәмлеге. – Казан: Отечество, 2013. – 226 б.
  • Урманче Ф.И. Татар халык иҗаты. – Казан: Мәгариф. 2005. – 383 б.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. - Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]