Айдар Гайнетдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Айдар Гайнетдинов latin yazuında])
Айдар Гайнетдинов
Туган телдә исем Айдар Марсиль улы Гайнетдинов
Туган 13 июнь 1983(1983-06-13) (40 яшь)
Манзарас авылы, Кукмара районы, ТАССР
Милләт татар
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре кандидаты

Айдар Марсиль улы Гайнетдинов — филология фәннәре кандидаты, тарихчы, әдәбиятчы, археограф, эпиграфист, ислам белгече.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Айдар Марсиль улы Гайнетдинов 1983 елның 13 июнендә Татарстан Республикасы Кукмара районы Манзарас авылында дөньяга килә. Кукмара урта мәктәбен тәмамлагач, Татар Дәүләт гуманитар институтында белем ала.
2005-2008 елларда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында аспирантурада укый һәм 2009 елда кандидатлык диссертациясен яклап, филология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә ия була.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгендә хезмәт куя. 2014 елдан алып хәзерге көнгәчә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтында эшли. Тарихи-мәдәни истәлекләрне өйрәнүгә керткән өлеше өчен 2017 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.

Фәнни хезмәтләре һәм китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

А. М. Гайнетдинов[1] - 20 дән артык китап авторы һәм төзүчесе. Шулай ук аның 100 гә якын фәнни һәм фәнни-популяр мәкаләләре басылып чыга. Татар халкының әдәби, тарихи, дини, мәдәни мирасын өйрәнү һәм халыкка кайтару өлкәсендә зур эш башкара.
Китапларының исемлеге:

  • Гайнетдинов А.М. Аднаш Хафизның «Сираҗел-колүб» әсәре һәм татар әдәбиятында аның традицияләре. – Казан: ТӘҺСИ, 2014. – 168 б.
  • Гайнетдинов А.М. Арча районы эпиграфик истәлекләре. – Казан: ТР ФА Ш. Мәрҗани исем. Тарих институты, 2016. – 456 б.+16 б. төс. ябыш.
  • Гайнетдинов А.М. Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә сакланучы афишалар. – Казан: ТР ФА Ш. Мәрҗани исем. Тарих институты, 2016. – 40 б.
  • Фәхретдин Р. Көтебе ситтә вә мөәллифләре: Гыйльме хәдистән / Китапны басмага әзерләүче А. Гайнетдинов. – Казан: РИИ, 2016. – 140 б.
  • Гайнетдинов А.М. Әтнә районы эпиграфик истәлекләре. – Казан: ТР ФА Ш. Мәрҗани исем. Тарих институты, 2017. – 556 б.+12 б. төс. ябыш.
  • Баруди Г. Хатирә дәфтәре: 1920 елның июненнән алып сентябрь ахырына кадәр / Басмага әзерләүче А. Гайнетдинов. – Казан: ТР ФА Ш. Мәрҗани исем. Тарих институты, 2017. – 236 б.
  • История селений Ашитского джиена Заказанья: коллективная монография / под ред. А.И. Ногманова. – Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2017. – 240 с. + 20 с. цв. вкл.
  • Гайнетдинов А.М. Казанның Бишбалта бистәсе эпиграфик истәлекләре. – Казан: ТР ФА Ш. Мәрҗани исем. Тарих институты, 2018. – 68 б.
  • Гайнетдинов А.М. Мәрҗани белән бәйле эпиграфик истәлекләр. – Казан: ТР ФА Ш. Мәрҗани исем. Тарих институты, 2018. – 72 б.
  • Иҗтиһад ишекләрен ачучы Мәрҗани / Төз. А.М. Гайнетдинов. – Казан: ТР ФА Ш. Мәрҗани исем. Тарих институты, 2018. – 76 б.
  • Рәхим Г. Сайланма әсәрләр=Избранные труды / Төз. М.И. Ибраһимов, А.М. Гайнетдинов. – Казан: Ихлас, 2018. – 560 б.
  • Баруди Г. Хатирә дәфтәре: 1920 елның октябреннән алып 1921 елның ноябренә кадәр / Басмага әзерләүче А. Гайнетдинов, Р. Хәбибуллин. – Казан: ТР ФА Ш. Мәрҗани исем. Тарих институты, 2018. – 272 б.
  • История татарских селений Горной стороны (Акзегитовская волость Цивильского уезда Казанской губернии): коллективная монография / отв. ред. А.И. Ногманов. – Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2018. – 348 с. + 20 с. цв. вкл.
  • Гайнетдинов А.М. Казанның Дары бистәсе эпиграфик истәлекләре. – Казан: ТР ФА Ш. Мәрҗани исем. Тарих институты, 2019. – 124 б.
  • Гайнутдинов А.М. Эпиграфические памятники Новотатарского кладбища Казани: краткий реестр. – Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2019. – 92 с.
  • Фәхретдин Р. Көтебе ситтә вә мөәллифләре: Гыйльме хәдистән / Китапны басмага әзерләүче А. Гайнетдинов. – Казан: ТР ФА Ш. Мәрҗани исем. Тарих институты, 2019. – 104 б.
  • Риза казый фәтваләре / Төз. Гайнетдинов. – Казан: ТР ФА Ш. Мәрҗани исем. Тарих институты, 2019. – 108 б.
  • Идрис И. Тәрбияле ата яки тормыш дәресе / Басмага әзерләүчеләр А. Гайнетдинов, И. Низамиев. – Казан: ТР ФА Ш. Мәрҗани исем. Тарих институты, 2019. – 32 б.
  • Татарские селения Юго-Восточного Закамья: очаги просвещения и культуры: коллективная монография / отв. ред. А.И. Ногманов. – Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2019. – 388 с. + 20 с. цв. вкл.
  • Гайнетдинов А.М. Яшел Үзән районы эпиграфик истәлекләре. – Казан: ТР ФА Ш. Мәрҗани исем. Тарих институты, 2019. – 226 б.
  • Җөри юлы - гомер юлы – Казан: ТР ФА Ш. Мәрҗани исем. Тарих институты, 2020. – 588 б. (авт.колл.)
  • Татарские селения Восточного Закамья / отв. ред. А.И. Ногманов. – Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2021. – 276 с.: 20 с. ил. (авт. колл.)
  • Дневник татарина-казака Ибрагима Махмудова = Татар казагы Ибраһим Мәхмүдов көндәлеге / Сост. Р.Р. Аминов, А.М. Гайнутдинов. – Казань: Грумант, 2021. – 260 с. + 2 с. цв. вкл.
  • Дневник татарского муллы Мухамметгарифа Рамеева = Татар мулласы Мөхәммәтгариф Рәмиев көндәлеге / Сост. Р.Ф. Масагутов, пер. А.М. Гайнутдинов. – Казань: Грумант, 2022. – 180 с. + 4 с. цв. вкл.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Гайнутдинов Айдар Марсилевич. 2021 елның 4 март көнендә архивланган. татаровед.рф