Айдар Хәйретдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Айдар Хәйретдинов latin yazuında])
Айдар Фоат улы Хәйретдинов

Хәйретдинов Айдар Фоат улы — спорт остасы, дәүләт эшлеклесе.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1978 елның 21 июнендә Нөнәгәр авылында туган. 1995 елда Арбор урта мәктәбен тәмамлый һәм Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү юридик институтының Казан филиалына укырга керә. 1997 елда читтән торып укуга күчә, Балтач район эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрне эзләү буенча оперуполномоченные булып эшли башлый. Аннары — Балтач районы эчке эшләр бүлегенең хәрбиләштерелгән сак хезмәте бүлеге начальнигы, милиция майоры. Бүгенге көндә - Балтач районы Башкарма комитеты рәисе вазыйфасын башкара.

Спорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Айдар  яшьтән үк спорт белән шәгыльләнә, ул татарча көрәш остасы. Менә инде дистә елдан артык иң абруйлы ярышларда югары нәтиҗәләр яулый. 1992-1995 еллар дәвамында яшүсмерләр арасында Татарстан чемпионатларында җиде мәртәбә җиңү яулады. 1998 елда «Ватаным Татарстан» газетасының М.Җәлил исемендәге призына уздырыла торган бәйгедә беренче урынны алды һәм Татарстанның спорт мастеры исеменә лаек булды. Шул ук ярышларда 1999, 2000, 2001, 2003, 2004 елларда үз үлчәү категориясендә җиңү яулады, соңгысында абсолют батыр булды. Биш мәртәбә Татарстан Республикасы, дүрт мәртәбә Россия чемпионатларында татар-башкорт көрәше буенча чемпион булды. Билбау белән көрәштә (борьба на поясах) Россия чемпионатында җиңде. Күп мәртәбә (2002, 2003, 2004, 2005 еллар) республика авыл яшьләре чемпионаты җиңүчесе, 2003 елда—аның абсолют батыры.

Мактаулы исеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2003 елда А.Хәйретдиновка Татарстан Республикасының атказанган спорт мастеры исеме бирелә.

Гаилә династиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Арбор авылының Фоат һәм Гөлсимә Хәйретдиновлар гаиләсендә өч егет үсте. Алар өчесе дә танылган көрәшчеләр. Айнур яшүсмерләр арасында берничә мәртәбә район һәм республика чемпионы. Ринат— район хакимияте призына үткәрелә торган ярышларның 2002, 2003, 2004 еллардагы чемпионы, сабан туйлары батыры. 2002 елда Казан шәһәре чемпионаты җиңүчесе. Ул Казан дәүләт педагогия университетының физик тәрбия факультетында укый.

Чыганаклар:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Балтач энциклопедиясе, 2006
  • Г.Мөхәммәтшин, Урбар, 2010