Акбаш (Татарстан, берләштерү)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Акбаш (Татарстан, берләштерү) latin yazuında])

Акбаш – Татарстан республикасы Ютазы районындагы авыл. Район үзәге Уруссу эшчеләр бистәсеннән көньяк-көнбатышта 24 чакрым ераклыкта урнашкан.
Инкыйлабка кадәрге чыганакларда авыл Акбашево, Ташкичү атамалары белән искә алына. 18-19 нчы гасырларда авыл халкы типтәрләргә һәм җирбиләүче башкортларга (башкорт-вотчинникларга) бүленгән. Халык игенчелек, терлек үрчетү, таулардан таш чыгару, акбур яндыру, читән кәрзиннәр үрү, чүлмәк ясау белән шөгыльләнгән.
20 гасыр башында авылда волость идарәсе, земство почта станциясе, су тегермәне була.
1920 елга кадәр авыл Самара губернасы Бөгелмә өязенең Александровка волосте үзәге булып торган. 1920 елдан – АССРның Бөгелмә кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан – Баулы, 1935 елның 10 февраленнән - Ютазы, 1963 елның 1 февраленнән - Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан янәдән Баулы һәм 1991 елның 6 апреленнән – Ютазы районнарында.(3)

Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
Ел 1795 1859 1886 1897 1926 1938 1949 1958 1970 1979 1989 2000 2015 2020
Кеше саны 206 1015 1431 1682 1506 1379 1056 752 850 669 462 538 456 419

Авылда бүгенге көндә авыл җирлеге башкарма комитеты, башлангыч мәктәп, мәдәният йорты, китапханә, балалар бакчасы, фельдшерлык-акушерлык пункты, кибет, почта бүлеге эшләп килә.
Авылда 2012 елда фельдшерлык-акушерлык пункты өчен яңа бина, 2015 нче елда күпфункцияле үзәк, 2018 елда балалар өчен спорт мәйданчыгы, 2020 елда Гаилә паркы сафка басты һәм Билгесез солдат һәйкәле төзекләндерелде.

Географик урыны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Акбаш авылы Татарстан Республикасы Ютазы районының көньяк чигендә, Димскәй елгасының түбән агымы, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының үзәк өлешендә урнашкан. Авыл көньяк – көнбатышта – Баулы районы, Төньяк-көнбатышта – Бөгелмә районы, төньякта – “Алма-Ата” күмәк хуҗалыгы җирләре, төньяк-көнчыгышта “Дим-Тамак” күмәк хуҗалыгы кырлары белән чиктәш.
Табигый-тарихи яктан авыл Кама аръягының урман-дала өлеше булып тора. Акбаш авылы аша Ютазы тимер юл станциясен Баулы һәм Бөгелмә районнары белән тоташтыручы асфальт түшәлгән автомобиль юлы үтә.
Авыл хуҗалыгы җирләре 6 мең гектар, шуларның 4,5 мең гектары – чәчүлек җирләре. Кырларда уҗым һәм сабан бодае, арыш, солы, арпа, карабодай, борчак культуралары үстерелә. Хуҗалыкта ит, сөт җитештерүгә нигезләнгән терлекчелек өстенлек итә.

Рельеф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл рельефының һәм аның тирәлегенең характерлызенчәлеге булып яруслылык тора. Яруслылык югары өслекле калкулыклар, елгаара тигезлекләрне аерып торучы авышлыкларның чиратлашуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән.
Елга үзәннәре өчен характерлы билге булып аның ассимметриясе тора.
Рельефның ассимметриясе климатик һәм геологик факторлар нәтиҗәсендә барлыкка килгән.
Акбаш авылының авыл хуҗалыгы җирләре Димескәй елгасының сул ягында урнашкан, ә елганың уң ягында - текә тау һәм ул халык телендә “Аркылы тау” дип атала. Акбаш инешенең сул ягы текә һәм ул “Әдел тау” исемен йөртә, ә аның дәвамындагы тау “Каршы тау” дип атала. “Әдел тау”ның чагыштырма биеклеге 70 метр.

Мәчетләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1808 елда Акбаш авылында беренче мәчет, 1867 елда – икенчесе, 1915 нче елда өченче мәчет төзелә.1938 елда илдә хөкем иткән сәяси вакыйгалар соңгы мәчетнең дә манарасын кисеп төшерә. Шул вакыттан бирле Акбаш авылында азан тавышы яңгырамый. 2018 елда янәдән гыйбадәт йорты төзелә. Ул Сәхаутдин Миңлекәй исемен йөртә.

Авыл тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ютазы районы Акбаш авылы Татарстанның көньяк-көнчыгыш өлешенә урнашкан. Республиканың бу өлеше урман –дала зонасына керә. Авыл өч яктан таулар белән уратып алынган уйсулыкта утыра. Авылны нәкъ уртасыннан икегә бүлеп, инеш ага. Ул авылның түбән очында агымын әледән-әле үзгәртә, бик күп борылмалар ясый. Инеш аша өч урында күпер салынган. Аларның берсе Таш күпер дип атала, икенчесе – Пожар күпере (элек бу урында янгын сарайлары һәм каланча булган), өченчесе – Типтәр күпере.

Тарихи исемнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ык һәм Димскәй елгалары буйларында элек-электән кешеләр яшәгән. Бу турыда археологик табылдыклар да раслый. Акбаш мәктәбенең музей почмагында сакланучы, елгалар кушылган урындагы карьерларда табылган, мамонт сөякләре моңа дәлил булып тора. Моннан унике мең еллар элек Ык елгасының уңъяк тау куышларында кешеләр яшәгән һәм мамонтлар аулап көн күргән. Неолит чорында ук (яңа таш гасыр) бу җирләрдә күчмә кабиләләр игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгән. Утрак тормышка халык бары 3-4 гасыр элек кенә күчә башлаган. Тик Ык елгасы үзәненә урнашкан бу авылларның тарихы да галимнәр тарафыннан бик аз өйрәнелгән.
Ык бассейнында урнашкан күпчелек авылларның атамалары беренче күчеп утыручыларның исемнәре белән бәйле. Туган як тарихын өрәнүче галимнәр фикеренчә, Уруссу – Ырыс исеменнән, Иске Турай – Түрәйдән, Туймазы – Туймаздан, Имангул - Иманголдан килеп чыккан. Соңгы өч вәкил чыгышы белән Төркестаннан борынгы Сәлмән ыруыннан булган Шейхдирбиш токымнары диләр. Аның 12 улының күбесе бу җирләрдә үз авылларына нигез салганнар. Дүртенче буында Атнаш Янбулат исеме дә очрый. Тик безнең Акбаш авылының чыгышын бу исем белән бәйләү каралмаган. 17 гасырның беренче чирегендә бу якларда җирләр яулау өчен көрәш башланып киткән. 1631 нче елда Корман Шейхдирбишев патшадан “...Ык елгасының һәм Ыкка коя торган мехлы җәнлекләргә һәм балыкларга, колмакка, кыргый җиләк-җимешләргә бай булган кушылдыклары һәм үзәннәре кергән елганың ике як ярындагы җирләрне” (11.ЦГИА РБ ф.172,оп.1, д.69,л.243-244.) сорарга җитешми кала. Ә инде 1632 нче елда кыргызлар нәселеннән Колчан Куккузев Агыйдел елгасыннан Зәйгә кадәрле җирләрне (анда Ютазы, Баулы, Димскәй елгалары да телгә алына: “... Ык елгасы аша өскә һәм Димескәй елгасының өстенә кадәр”) биләү турында патша грамотасын алуга ирешә. (1.)

Тарихи чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элеккеге Самара губернасы, Бөгелмә өязенә караган Акбаш авылының тарихы, чыннан да, гасырлардан киләдер. Монда шикләнергә урын юк, чөнки авылда ике зират бар. Гадәттә тарихы гасырларга сузылган авылларда гына ул шулай була.
Бабайлар сөйләгән риваятьләрдә 16 нчы гасырда ук инде Болгар җирләреннән биш нәсел күчеп килүе һәм Акбаш авылына нигез салуы турында әйтелә. Шулар арасында Бәхтияр бабай булган. Күченеп килүнең сәсбәпләре билгесез. Һәрхәлдә, җир җитмәүдән бигрәк, чукындырудан качып китүләре бик ихтимал. Чөнки Казан ханлыгы җиңелгәч, татарларны көчләп чукындыру сәясәте киң колач ала. (2.)
Татарстан энциклопедиячеләре Акбаш авылына нигез салыну вакытын 17 нче гасыр дип билгелиләр. Иң беренче күчеп утыручылар итеп Әсән бабай нәселе санала. Аның шәҗәрәсен педагог Фәттахетдин Миңлекәй төзегән. Бу турыда М. Әхмәтҗановның “Татар шәҗәрәләре” китабында язылган. Ә аның энесе Сәхаутдин Миңлекәй, авыл тарихын сурәтләп, ун буын исемнәре бирә. Анда Әсән бабайның дүртенче буын бабасы Яукилденең Иж буйларында яшәве, ә бабаларының Себердән икәнлекләре күрсәтелә. (С. Минлекәй. “Сабанда”, Казан. 2001.) (1)
Авылга нигез салучылар Иж буеннан качып килгән татарлар була. Алар килгәндә авыл урыны кара урман һәм урыны белән сазлык, үзе Казан-Уфа олы юл өсте булган. Картларның сөйләме буенча, хәзерге Акбаш авылы җиренә бу юлы унсигез гаилә киләләр. Бу җирләр Күгәрчен авылы башкортларының җирләре исәпләнә. Күгәрчен авылы әлеге урында почта станциясе тотарга тиешле,бу аларга бик мәшәкатьле булган. Шуңа күрә Күгәрчен авылы башкортлары яңа күчеп килгән Акбаш халкына биш кадак чәй (2кг), бер сарык тәкәсенә бу җирләрне сатканнар. Документта болай язылган: “Имеют договор от 1 июня 1757 года” (ЦГИАРБ. ф. 138. Оп. 2. Д. 431 Лл 1-180;ф.2 оп.1. д.4619 Лл.9-253.) (1)
Ике ара сатуның шартларын сөйләшкәч, сарыклар суеп, итләр белән сыйланышып чәйләр эчкәч, таулар өстендәге Биекчагыл дигән биек тау башына менгәннәр дә Күгәрчен башкортлары “анау сезгә бер тәңгелдән бер тәңгелгә җир” дип, бер текәдән бер текәгә күз күреме җирләр күрсәткәннәр. Шул рәвешле, күчеп килүчеләр бу урында җиргә хуҗа булып, яши башлаганнар. Җир бик мул булган, аерым гаиләләр яланның аерым өлешләрендә җирне чәчкәннәр. Шуңардан Ишморат кулы, Зәбир кулы, Ишлекәй кулы, Кәмшәй кулы, Биккенәй кулы дигән ялан исемнәре килеп чыкканнар. Бу кешеләр Акбаш җиренә беренче күчеп килгән гаиләләрнең картлары булганнар. Алар үзләренең зур гаиләләре белән Биекчагыл тау итәгендә төпләнгәннәр. Соңрак бу урынны “Чебен төбәге” дип атап йөртә башлаганнар (йортлар тыгыз урнашканга). Ул вакыттагы зур гаилә булып бергә ашауның билгесе итеп, бик зур чуен казанның булуын да сөйлиләр.
Безнең бабайлар Уфа каласыннан дүрт йөз чакрымнар читтә, Иж буенда Акбаш исемле авылда яшәгәннәр. Бу авылны тирә-ягында зурлы-кечкенәле таулар, куелы-сирәкле урманнар, Иж буендагы киң әрәмәләр чорнаганнар. Җир-су мул, суларда балыклар, әрәмәләрдә кошлар, урманнарда киекләр, тау итәкләрендә җимешләр күп булган. Тик бу ирекне, тыныч, күңелле тормышны бер нәрсә бозган - “труба акчасы” түләү. Ул чагында йорт башыннан хөкүмәткә түләнә торган акчаны шулай атаганнар. Иж буенда Йосыф исемле бер мирза яшәгән. Ул авыл халкыннан труба акчасын җыеп, Казанга үзе түли торган булган. Бу халыктан җыйган акчаларын ничә еллардыр үзе исеменнән түләгән дә, бер вакытны авылны, шушы түләүләр бәрабәренә, крепостнойлыкка керергә мәҗбүр итә башлаган. Халык, моңа риза булмыйча, Йосыф мирзадан качкан һәм хәзерге Акбаш авылы урынына килеп урнашкан.
Күчеп килгәч, ничә еллар үткәндер, бер вакыт Йосыф мирза, берничә атлар җиккән көймә арбада, үзенең казаклары белән Акбаш авылына килеп, үзеннән качучыларны тоткан. Квартирга Фәизгә кергән (Фәиз Әсәннең улы). Мирза аш-су әзерләткән, мунча яктырган. Авыл халкын җыйдырган. Фәизнең өйдән чыга торган ишеге биек баскычлы булып, аның каршында утын әрдәнәләре өелгән булган. Мирза шуннан халыкка: “Кире кайтыгыз, ормыйм, сукмыйм”, - дип сүз сөйли башлаган. Ләкин бер богауларын салган халыкның кире коллыкка төшәсе килмәгән.
Мирзадан бер көн алдан бу авылга бер юлчы килгән була. Ул үзен хәрби хезмәттән кайтучы солдат дип таныта. Халыкның хәленә кергән бу юлчы, өелгән әрдәнәдән бер утынны суырып алган да, җәясенә угын куеп, мирзага атып җибәргән - ул чалкан әйләнеп төшкән. Аның белән килгән казаклар куркып калганнар. “Сез безгә тимәгез, без үзебез дә аңардан җик күргән идек, без сезне күрмәбез һәм белмәбез”,- дип ялварып сораганнар. Килешү буенча, мирзаның үле гәүдәсен арбаларына салып алып киткәннәр һәм егерме биш чакрым ераклыктагы Бәйрәкә авылы зиратына күмгәннәр.(3)
Хәзерге ТР Ютазы районы Бәйрәкә авылы зиратында әле дә бер кабер ташы бар. Бу ташка гарәпчә сүзләр язылган. Таштагы язулар бик искергәннәр, алай да алар 1773 нче елда Мирза Йосыф Котлуг-Мөхәммәт улының үтерелеп, дәфен кылынуын аңлаталар. Бу вакыйга белән бәйләсәк, Акбаш авылының бу урынга күчеп урнашуы 1770 нче еллар тирәсенә туры килә. Димәк, бүген Акбаш авылына якынча 250ел.
Халык елганың түбән агымы буйлап таралган һәм яшәгән урыннарын “Типтәр очы” дип атап йөрткәннәр. Игенчелек һәм һөнәрчелек төп шөгыльләре булган. 17 гасырның уртасыннан 1750 елларга кадәр монда уннан артык халык чуалышлары булып үзган. Болар барысы да көчләп чукындыруга һәм салымнарның күплегенә каршы юнәлтелгән. Петр патша идарә иткән елларда гына да 17 төрле салым булган. Мондый шартларда авылның үсешен күз алдына китерү, әлбәттә, авыр. Тик шулай да, 18 гасыр урталарына Акбаш авылында уннан артык йорт һәм берничә нәсел яшәгәнлеге билгеле.(1)

Авыл үсә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

18 нче гасыр ахырына Акбашта 33 хуҗалык була. 1795 елгы халык санын алу (ревизия) нәтиҗәләре буенча, Оренбург губернасы Бөгелмә өязенең Кыргыз волосте Акбаш авылында 25 хуҗалыкта 85 ир-ат, 81 хатын-кыз (припущенники-башкирцы), 8 хуҗалыкта 25 ир-ат һәм15 хатын-кыз типтәрләр (барлыгы 206 кеше) яшәгән. (1 ГАДА. Ф.1355. Оп.1. Д.929-1886.).
1822 нче елгы тикшерү нәтиҗәләре буенча 31 хуҗалыкта 109 җан ир-ат (хатын-кызларны исәпләмәгәннәр), 15 хуҗалыкта 39 җан ир-ат типтәрләр яшәгәнлеге билгеле. (2. ЦГИА РБ Ф.1.Оп. 1. Д.450. Листы 122-131) . Шулай итеп, чирек гасырга авыл халкы 1 хуҗалык һәм якынча 100 кешегә арткан.
Чираттагы ревизия 1839-42 нче елларда, губернада кантон системасы кертелгәч, үткәрелә. Акбаш авылы 12 нче кантонга, 5нче юртага караган. Бу ваквытта авылда башкорт сословиесеннән 177 ир-ат һәм 175 хатын-кыз, 5нче командага керүче (запастагы хәрбиләр) 54 типтәр ир-ат яшәгән.
19нчы гасыр уртасында авылда беренче мәчет төзелгән дип фаразлана. 1859 нчы елда үткән 10 нчы ревизия нәтиҗәләре буенча Акбаш авыл (село) дип атала башлый. Халык саны меңгә якынлаша. 1864 нче елгы фактлар буенча 132 хуҗалыкта 568 ир-ат һәм 487 хатын-кыз исәпләнә. Авылның үсешенә крепостной хокукның бетерелүе дә тәэсир иткәндер. Якын -тирәдә танылган базар да Акбаш авылында була. Һөнәрчеләр активлаша – җир җитмәүдән, крестьяннар төрле кәсепләр белән мавыгалар. Авылга Бөгелмә шәһәреннән күп кенә крестьяннар күчеп килгәннәр. Күршедә Кәрәкәшле, Ташлы авыллары булган. Бу авыллырның ирекле крестьяннары җир бүлүче алып килеп, Акбаш җирләрен кисеп алганнар. Бүгенге көндә бу җирләр Каратал һәм Ташкичү дип атала. Бераздан Караталга Балбушин исемле бояр килеп урнаша, ә авылның көнчыгыш өлешенә Бөгелмә шәһәрендә страховой агент булып эшләгән Әгин бай килә.
Ташлы һәм Бәйрәкә авыллары арасындагы җирләрне бояр Жданов сатып ала. Елга буендагы җирләрне 3 сумнан, таулы урыннарның дисәтинәсен 2 сум 70 тиеннән алган ул. Исправник Басов 500 дисәтинә җирне 12 елга дип очсызга гына ала да яңадан гомерлеккә дип беркетеп куя. Авыл старшинасы да 200 дисәтинә җирне көлкеле бәягә – 1 тиеннән үзенеке иткән. Шул рәвешле, авыл җирләре 20 нче йөзгә кергәндә Дварников, Басов, Ярмән, Сүләшкин, Бабрив, Очиридников, Тульников, мирза Солтанов һәм башкалар кулына кереп бетәләр. Акбаш халкы кулында җир бик аз кала. Аларның Димскәй буена төшкән казларын Ташлылар тоталар, тау буена чыккан бозауларын Әгин бояры тота, тау өстендә йөргән атларын башка алпавытлар тотып штрафлар салалар. (1)
Акбаш авылы халкының үз җире үзенә җитми. Аның халыклары таулардан таш чыгарып, акбур яндырып, чүлмәк ясап, читән кәрзиннәр үреп, шуларны Бөгелмә шәһәрендә һәм якын-тирә авылларда сатып көн күрә башлыйлар. Печән чабалар, ашлык урыр вакытлар җитү белән, Акбаш ярлылары тирә-як алпавытларга эшкә таралып ялланалар.
Тора-бара Акбашлылар җир җитмәү сәбәпле үз теләкләре белән яңа урыннарга күчеп утыра башлаганнар. Алар нигез салган авылларны Ишморат, Чатра, Керкәле, Әптерәзәк (Ютазының бу башы) дип атаганнар.
1912 нче елга авылда якынча 400 хуҗалык була. Йортлар агачтан, таштан, салам түбәле була. 1914 нче елдан соң империалистик сугыш нәтиҗәсендә хуҗалыклар саны нык кимегән. Ул вакытта 12 авылдан торган өязләр оештыра башлаганнар. Акбаш Александровка өязенә кергән.

Авылның байлыгы – аның кешеләре.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Акбаш авылы халкы элек-электән хезмәт сөючәнлеге белән аерылып торган. Әле революциягә кадәр үк аның үзенең танылган калайчылары, тире эшкәртү осталары, тукучылары булган. Галимова Фәния белән тире эшкәртүдә беркем дә ярыша алмаган, Сәхбетдин белән Габделгани Галимовлар теккән туннарны аеруча яратып алганнар. Тимерчелек тә киң тарала бездә. Тимерче Әхмәтшакир үз эшенең остасы булган. Авылдашларын ул иң кирәкле көнкүреш җиһазлары белән тәэмин итеп торган (көрәк, сабан, тырма, балта, ишек тоткалары, пычаклар). Авылдагы ике су тегермәне авыл халкын он белән тәэмин иткән.
Сугыштан соң совет халкы актив рәвештә сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы өлкәләрен үзгәртеп кора башлый. Яңа заводлар, электр станцияләре төзелә. Җир эшкәртүдә тракторлар файдаланыла башлый, беренче электр чыбыклары сузыла. Ләкин акбашлыларга бу яңалыкларны куллану бәхете елмаймый, Бөек Ватан сугышы башлана. Бу сугышка Акбаш авылыннан 272 кеше алына. Шуларның 152се сугыш кырларында ятып кала, 90ы гына туган җирләренә исән-сау кайту бәхетенә ирешәләр.
1941нче елда Акбашта 270тән артык хуҗалык ике колхозга бүленеп эшлиләр. Һәр колхозда дүртәр бригада була. Аларны хатын-кызлар җитәкли. “Рокоссовский” колхозы бригадирлары: Шиһанова Шәмсия, Салахова Фәһимә, Шакирҗанова Сәгыйдә, Ахметова Рабига;
“Трактор” колхозы бригадирлары: Хайруллина Җиһан, Камаева Хаҗәр, Галимова Якут, Халәпова Латифа. Колхоз председательләре булып Мөхәммәтҗанов Мөбәрәк, яңадан Насыйбуллин Закир эшли. Колхозның ул чорларда өч мең гектар чәчүлек җире булган, гектарыннан 5-7 ц икмәк ала торган булганнар. Авыл хуҗалыгы техникасы булмау сәбәпле, күп эшләр кулдан эшләнгән. Карт – корылар, хатын – кызлар, балалар фронт өчен, җиңү өчен көнне – төнгә ялгап хезмәт иткәннәр.

Яңа тормыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сугыштан соң ирләр өйләренә кайталар, яңа тормыш башлап җибәрәләр. Авыл үзгәрә, матурлана башлый, эштә техника хезмәте өстенлек ала. 1957 нче елда Акбаш, Ютаза, Алма–Ата авылларын үз эченә алган “Жданов” колхозы оеша. 1985 нче елда аларның һәрберсе аерым хуҗалык булып яши башлый. 1989 нче елдан Акбаш авылы “Игенче” исемендәге күмәк хуҗалык дип, 1995 нчедән “Акбаш” күмәк хуҗалыгы дип аталган, 2003 нчедән – “Якты юл”, 2005 нчедән –“Колос” исемен йөрткән. Үзгәртеп кору сәясәте авыл тормышында тирән, савыкмас яралар калдырган.
Бүген авылыбызның җирләре (52630000кв.метр) 3 фермер арасында бүлгәләнгән (“Тимербаев” КФХ, “Гайнетдинов” КФХ, “Кәлимуллин” КФХ) – алар игенчелек һәм терлекчелек , яшелчәчелек белән көн итә. Әйе, Акбаш халкы тарих дулкыннарына ияреп, күп вакыйгаларны кичергән. Авылдагы һәр вакыйга күренекле шәхесләр белән бәйләнгән.

Күренекле шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүгенге көннең танылган исемнәрен дә атап үтәсе килә:

  • Гайнетдинов Фазыл Мингаз улы – медицина фәннәре докторы, Башкортстан Республикасының атказанган табибы;
  • Хәлфина Мәгъмүрә Латыйп кызы – Татарстан АССРның атказанган укытучысы;
  • Тимерҗанов Зәки Тимерҗан улы – нефтьче, социалистик хезмәт герое;
  • Нигъмәтҗанова Гөлсәрия Заһит кызы – Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнгән, республиканың почет китабына кертелгән сыер савучы;
  • Калимуллина Нәҗибә Заһит кызы - Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләнгән сыер савучы;
  • Хөснетдинов Мөнир Җәләй улы – Хәрби көчләр ветераны медале белән бүләкләнгән хәрби;
  • Хәйруллин Роберт Нәҗип улы – филология фәннәре профессоры, Татарстан Республикасының атказанган эшлеклесе, совет сәүдәсе отличнигы;
  • Шәфигуллин Тимерфаяз Сәмигулла улы – “Халык хуҗалыгын үстерүдәге уңышлары өчен” алтын һәм көмеш медальләр белән бүләкләнгән игенче;
  • Хайруллина Рәмзилә Хәбирҗан кызы – “Кинематография отличнигы” исеме белән бүләкләнгән мәдәният эшлеклесе.
  • Валиәхмәтов Җәүдәт Фәтхулла улы – укытучы, “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе, “Казанның 1000 еллыгына җәмәгать эшләрендә актив эшчәнлеге өчен” медале белән бүләкләнгән;
  • Галимов Рәфис – Башкортстан Республикасының атказанган төзүчесе һ. б.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Марсель Гарипов. “К 15 летию Ютазинского района” материалы;
  2. Камаева Г.Р. “Туган як тарихы – серле дөнья...” районкүләм туган якны өйрәнү бәйгесенә әзерләнгән эзләнү-тикшеренү эше.
  3. Ютазинский район 1991-2016, составители издания Л.Я.Гареева, Г.А.Садрутдинова, Казань, 2016, 496 стр.