Акне розацеа

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Акне розацеа latin yazuında])
Акне розацеа
Сурәт
Саклык белгечлеге тиребелем[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару метронидазол[d][1][2], азелаиновая кислота[d][1], бензоилпероксид[d][1], loteprednol etabonate[d][1], миноциклин[d][2], доксициклин[d][2], ивермектин[d][2], изотретиноин[d][2], бримонидин[d][2], оксиметазолин[d][2] һәм prednisolone acetate[d][3]
WordLift сылтамасы data.medicalrecords.com/medicalrecords/healthwise/rosacea[4]
ICD-9-CM 695.3[5][6]
NCI Thesaurus идентификаторы C97136[5]
 Акне розацеа Викиҗыентыкта

Акне розацеа — кояш йогынтысына дучар булган бит һәм муенның өске өлеше тиресен зарарлаучы таралган идиопатияле хроник дерматоз.

Патогенез[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Папулалар һәм пустулалар барлыкка килү сәбәбе S. epidermidis бүлеп чыгарган липазалар була ала. Липазалар мейбомий бизләренең балавыз һәм катлаулы стеарин эфирларын тарката ала, нәтиҗәсендә ялкынсынулы ирекле май әчелекләре чыга. Өстәмә Helicobacter pylori йоктыру катлауландыручы шарт булып санала. Тетрациклин кабакларда бактерияләр санын киметә, шулай итеп липазалар бүленүе кими.

Ачыклау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1.     Олы яшьтә маңгай, яңак, борын һәм иякнең кычытуы һәм кызаруы белән билгеләнә. Симптомнар барлыкка килүе еш спиртлы, кайнар эчемлекләр һәм әче ризыклар кулланудан кузгатыла.

2.     Билгеләре

•      Телангиэктазия ясалу белән көчәюче эритема (рәс. 24.39а).

•      Папулалар һәм пустулалар (рәс. 24.396).

•      Май бизләре гипертрофиясе (рәс. 24.39в).

•      Ринофима (рәс. 24.39г).

NB Вульгар бетчәләрдән аермалы буларак, комедоннар (кара башлы һәм ак башлы сыткы) юк.

Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дәвалау урынлы метронидазол гелен һәм азелай әчелеге нигезендәге крем кулланудан һәм эчкә тетрациклин кабул итүдән тора. Эчкә изотретиноин кабул итү һәм лазер терапияне куллану мөмкин.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.