Ангам көне

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ангам көне latin yazuında])
Науру, 1896

Ангам көне (Angam Day) — Науру Җөмһүрияте бәйрәме. 26 октябрь көнне билгеләнә.

«Angam» сүзе наур теленнән «бәйрәм», «максатка ирешү», «өйгә кайту» дигәнне аңлата.

Ангам көнендә колонизациядән соң беренче тапкыр утрау халык саны 1500 кешегә җитте (бу сан милләтнең яшәеше өчен кирәк). Беренче Ангам баласы 1932 елның 26 октябрендә туган.

Ләкин Икенче дөнья сугышы вакытында Науру халык саны янә 1500 кеше чигеннән аска төште. Икенче Ангам баласы исә 1949 елда дөньяга килә. Ул 26 октябрь көнендә тумаса да, Ангам көне нәкъ шул көнне бәйрәм ителә.