Ату (спорт)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Ату — тиз хәрәкәтләнә торган мишеньгә шома көпшәле коралдан атуга нигезләнгән спорт төре. Ул бик борынгы заманнарда ук популяр була. Ул чорда мондый шөгыль белән бай катлам кешеләре генә мавыга. Мишень сыйфатында исә кошлар файдаланыла. Кошны очыртып җибәрәләр, ә аннан соң аңа төбәп ата торган булганнар. Соңыннан аларны махсус җайланмаларга утыртып очырып җибәрә башлаганнар.

ХIX гасыр урталарында ясалма мишеньнәргә ата башлыйлар. Мишень сыйфатында махсус пружина ярдәмендә 32 метрга кадәр ыргытыла торган пыяла шарлар хезмәт итә. Эффект өчен әлеге шарлар төтен яки каурыйлар белән тутырыла торган була.

1880 елда АКШта мишеньнәр һәм аларны ыргыта торган махсус машиналар уйлап табыла. Соңыннан Алмания һәм Франциядә хәзер дә кулланыла торган тәлинкәләрне хәтерләткән мишеньнәр һәм аларны ыргыта торган машиналар ясала. Бик тиздән очып барган тәлинкәләргә ату Аурупа илләрендә үсеш ала.

Патша Русиясендә очып барган тәлинкәләргә ату ХIX гасырның 90нчы елларында популярлаша. Башта әлеге спорт төре белән зур шәһәрләрдә яшәүче байлар шөгыльләнә. Совет чорында 20нче еллар башында исә стендка ату белән шөгыльләнә башлыйлар.

Әлеге спорт төре пистолеттан ату, винтовкадан ату, хәрәкәтләнүче мишеньгә винтовкадан ату кебек төрләргә бүленә. Ярышлар вакытында пневматик (4,5 мм.лы ядрәле), кече калибрлы (5,6 мм.лы ядрәле) һәм эре калибрлы (6,5 – 7,62 мм.лы ядрә – винтовка өчен һәм 7,62-9,65 мм.лы ядрә – пистолет өчен) винтовкалар һәм пистолетлар кулланыла.

Мишеньне ак яки крем төсендәге тыгыз материалда типографиядә бастыралар. Мондый мишеньдә ядрәдән тигез һәм төгәл эз кала. Ядрәнең эзе коралның төренә карап, төрлечә чагылыш табарга мөмкин. Соңгы вакытта халыкара ярышларда электрон мишеньнәр дә кулланыла башлады. Аларда ядрәнең эзе акустик, оптик һәм берләштерелгән алымнар белән үлчәнә.

Татарстанда ату спорты[үзгәртү]

Стендка ату Татарстан Республикасында бай тарихка ия. Стендка ату Татарстанда ХХ гасыр башында популярлаша. Әлеге спорт төре белән аучылар бик яратып шөгыльләнә. Тәтеш шәһәрендә Солтан Яруллин тырышлыгы белән балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе булдырылганнан соң стендка ату тагын да үсеш ала.

Солтан Яруллин әлеге мәктәпне 1961 елдан алып 1986 елга кадәр җитәкли. Мәктәптә стендка ату буенча күп санлы спорт мастерлары, ә иң мөһиме – тренерлар тәрбияләнә. Яруллин Татарстанда беренче булып стендка ату буенча РСФСР һәм СССРның атказанган тренер исеменә лаек була. Аның укучылары арасында СССР, РСФСР, Европа һәм Дөнья чемпионатлары җиңүчеләре Светлана Демина һәм Людмила Володина, эре халыкара ярышларда җиңүче Андрей Бычков, Юрий Столыпин, Татьяна Тарайдайко, Сергей Протасов, Николай Спиридонов кебек спортчылар бар. Яруллинның укучысы Юрий Шегуров халыкара класслы спорт мастеры исеменә лаек була.

Әлеге спортчыларга алмашка Тәтеш мәктәбендә яңа спортчылар үсеп җитте. Бүген мәктәпне Андрей Кушагин җитәкли. Стендка ату буенча баш тренер вазыйфалары бүген Русиянең атказанган тренеры, Солтан Яруллинның укучысы Сергей Деминга тапшырылган. Аның кул астында бүген Русия җыелма командасы спортчылары Светлана Демина һәм Василий Мосин шөгыльләнә.

Чыганаклар[үзгәртү]