Аю-бүре (уен)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аю-бүре (уен) latin yazuında])
Аю-бүре

уйнаучы татар баласы
Таралышы

татар халкы арасында

Килеп чыгышы

халык

Уенчылар саны

чикләнмәгән

Уйнаучылар яше

чикләнмәгән

Уйнау озынлыгы

чикләнмәгән

Активлык

югары

Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү

Аю-бүретатар халык уены, йөгереклек һәм җитезлек сәләтен үстерүгә ярдәм итүче уен.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу күмәк уен җәй көне тышта, җае туры килгәндә, әрәмәлек буйларында уйнала. Балаларның берсе аю яки бүре булып берәр җирдә посып тора. Башкалары урманга «җиләк җыярга» китәләр. Берәү аларга каршы очрап сораша:

— Дуслар, кая барасыз?

— Кара урманга барабыз.

— Кара урманда нишлисез?

— Кура җиләк җыябыз.

— Җилә белән нишлисез?

— Җиләктән как коябыз.

— Бүре килсә нишлисез?

— Урман буйлап чабабыз.

Аннан соң барысы да күмәкләп җырлыйлар:

Җиләк җыям, как коям,

Дәү әнигә бүләккә;

Монда җиләк күп икән,

Аю-бүре юк икән.

Бүре яшеренгән җиреннән сикереп чыга да аларны куа башлый. Кемне тотса, шул бүре була. Уен шулай алга таба озак вакыт дәвам итәргә мөмкин.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Бакиров М.Х. Татар фольклоры: Югары уку йор йортлары өчен д-лек. – Казан: Мәгариф, 2008. – 359 б.
  • Сәйфулина Ф.С., Җамалиева Л.Ф. Татар халык авыз иҗаты: уку-укыту ярдәмлеге. – Казан: Отечество, 2013. – 226 б.
  • Урманче Ф.И. Татар халык иҗаты. – Казан: Мәгариф. 2005. – 383 б.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. - Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]