Базидиомицетлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Lepista nuda 041022.jpg

Базидиомицетла́р (базидиаль гөмбәләр (Basidiomycetes)) - махсус үсентеләрендә - базидияләрдә җенси споралары булган иң югары класслы (төзелешле) гөмбәләр. Базидиоспоралар, үсеп чыгып, мицелий - гөмбәлек барлыкка китерәләр.

Мицелий субстрат (туфрак, агач, үсемлек сабагы һәм яфраклары) эчендә озак вакыт яши яки үрчү өлеше барлыкка китерә ала. Үрчү өлешләре формалары һәм консистенцияләре ягыннан төрле. Споралы катлау (гимений) түбән төзелешлеләрдә - өске, югары төзелешлеләрдә аскы якта була. Җенессез үрчү (гаплоид вегетатив гифлардан споралар барлыкка килү) сирәк очрый. Базидиаль гөмбәләрнең 30 меңләп төре бар. Паразитларны (тутыксыман, кисәүсыман, экзобазидиумнар, тамыр болытсыманы, көзге баллы гөмбә), сапрофитларны, микориза барлыкка китерүче гөмбәләрне (ак гөмбә, каен гөмбәсе, усак гөмбәсе һ.б.) берләштерә.

Базидиомицетлар үсемлек калдыкларын таркаталар, туфрак ясалу процессында һәм матдәләр алмашында катнашалар. Азык буларак кулланыла торган күпчелек гөмбәләр шул класска карый. Кайбер азидиомицетлар культурада үстерелә (шампиньоннар, җәйге баллы гөмбә, ашарга яраклы вольвариелла). Алар төрле биологик актив матдәләргә бай һәм дәвалау максатларында кулланыла (гади весёлка - ревматизм, подагра авыруы вакытында, лангерманниянең үрчү өлеше - шеш булганда). Базидиомицетлар арасында шулай ук үтә зарарлы гөмбәләр дә күп.

Паразит гөмбәләр - үсемлекчелеккә, ярым паразитлар (агач гөмбәләре) һәм сапрофитлар (бүрәнә гөмбәләре) урманнарга һәм агач корылмаларга зыян китерә.

Чыганаклар[үзгәртү]