Бакиев Мөхәммәд Әхмәт улы (Мөхәммәтша Әхмәтшаевич)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бакиев Мөхәммәд Әхмәт улы (Мөхәммәтша Әхмәтшаевич) latin yazuında])

Бакиев Мөхәммәд Әхмәт улы (Мөхәммәтша Әхмәтшаевич) (1887, Исаково ур., 30.04.1938), хәлле крестьян, эшмәкәр, хәйрияче. «Мөхәммәдия» (Казан) мәдрәсәсен тәмамлаган, Тимяш авылында рус мәктәбендә белем алган. Игенчелек, терлекчелек, тире сатып алу, аларны беренчел эшкәртү һәм дәүләткә сату белән шөгыльләнгән. Иҗтимагый эшләр инициаторы булып чыгыш ясады, авыл җәмәгатьчелегенә һәм мохтаҗларга ярдәм итте. Беренче хатын - Гайнельхәдия Габдулла кызы (? - 1920), Әхмәт авылыннан - Гөлчәһрә (Гөлзәбәр) хатыны Мифтахетдин кызы. 1930 елда репрессияләнгән була һәм гаиләсе белән Чита өлкәсенең Усть-Карск районы Кудеча авылында яши, колхозда эшли. 1937 елның 28 ноябрендә кулга алына һәм 1938елның 10 мартында атып үтерүгә хөкем ителә. 1958елның 29 декабрендә реабилитацияләнгән.