Балык Бистәсе районы гербы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Балык Бистәсе районы гербы latin yazuında])
Балык Бистәсе районы гербы
Нигезләнү датасы 13 октябрь 2006

Россия Федерациясе Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль берәмлеге гербы.

Герб 2006[1] елның 13 октябрендә Балык Бистәсе муниципаль районы Советының IX-3 номерлы карары белән расланган. Герб Россия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына 2632 номер белән һәм Татарстан Республикасы Дәүләт геральдика реестрына 74 нче номер белән кертелде.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гербта сулдан төшүче һәм щитның уң өске өлешен буш калдыручы көмеш балык челтәре, ә өстә — койрык белән сугучы алтын кырпы балыгы сурәтләнгән.

Герб символикасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район гербында аның исеме, тарихи, табигый һәм икътисади үзенчәлекләре чагылдырылган.

"Балык Бистәсе авылы" муниципаль берәмлеге үзәге Борис Годунов указы буенча XVI гасыр ахырында барлыкка килә. Бистәне Россия дәүләтенең тышкы чикләрен ныгыту өчен төзелгән утрау янында, Кама елгасының уң ярында төзиләр.

Балык Бистәсе — үз исемен биредә киң таралган балык кәсебеннән алган, бу тарихи һәм табигый — географик яктан бәйле. Балык тоту белән шулай ук хәзерге вакытта муниципаль районга керүче Кама буе авылларында яшәүчеләр дә шөгыльләнгән.

Зәңгәр калкан кыры район өчен аеруча мөһим булуган су ресурсларын ассызыклый: районның табигый чиге булып Кама елгасы (Куйбышев сусаклагычы) тора, ә өч елга — Бәтке, Әшнәк һәм Шумбут (район территориясеннән үтүче) елгалары табигать һәйкәлләре дип игълан ителде. Зәңгәр, зәңгәрсу төс шулай ук намус, намуслылык, рухият символы булып тора.

Челтәрле бизәү район өчен гадәти булган түгәрәк һәм зәркән һөнәрләрен күрсәтә. Балык Бистәсе челтәрләре геометрик бизәкләр өстенлек иткән төгәл рәсем белән аерылып торды.

Алтын-уңыш, байлык, тотрыклылык, хөрмәт һәм акыл символы.

Көмеш-чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы.

Герб тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гербның идеясе: Василий Пузырьков (Балык Бистәсе).

Герб Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдика Советы тарафыннан Россия геральдистлар Союзы белән берлектә эшләнеп бетерелде:

Рамил Хәйретдинов (Казан), Радик Салихов (Казан), Илнур Миңнуллин (Казан), Константин Моченов (Химки), Кирилл Переходенко (Конаково), Оксана Афанасьева (Мәскәү), Михаил Медведев (Санкт-Петербург) катнашында.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]