Башкорт тел гыйлеме

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Башкорт тел гыйлеме latin yazuında])

Башкорт тел гыйлеме — башкорт теленең мөһим проблемаларын тикшерү белән шөгелләнгән фән.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәхмүд Кашгарыйның «Диване лөгать эт-төрк» (1073/1074 еллар) дигән энциклопедик хезмәтенең «Төрки телләрнең үзенчәлекләре» дигән өлешендә башгиртларны төп егерме төрки халык исәбенә кертә. «Ә башгиртларның теле, — дип яза ул, кыпчак, угыз, кыргыз һәм башка телләргә охшаш, ягъни төрки»[1][2].

Швед тикшеренүчесе Ф. И. Страленберг «Төн уртасы: көнчыгыш Аурупа һәм Азиянең тарихи һәм географик тасвирламасы» (Стокгольм, 1730; алман телендә) дигән китабында 32 телдән алынган сүзләр белән беррәттән башкорт теленнән дә мисаллар бирә, аның раславынча, кырым, үзбәк, башкорт, кыргыз һәм төрекмән татарлары телләре бердәм диалект тәшкил итә.

Башкорт теленең беренче сүзлеге итеп татар тылмачы Миндияр Бикчуринның «Сүзләрнең башкорт теленә тәржемәсе» дигән хезмәте исәпләнә, ул 1781 елга карый[3].

XVIII гасыр азагында М. Бикчуринның югарыда аталган хезмәтеннән, тарихчы, Петр Чаадаевның «Список слов с переводом на татарский, башкирский, калмыцкий язык» дигән нәшер ителми калган кулъязма китабыннан алынган 300-гә якын рус сүзнең башкорт теленә тәржемәсе П. С. Палласның «Сравнительные словари всех языков и наречий, собранные десницею Всевысочайшей особы» (1— 2 к., 1787-1789)] китабына керә.

Немец галиме, этнограф, минералогия профессоры, Императорның Фән һәм сәнгать академиясе академигы Иоган Готлиб Георги ХVIII гасыр ахырында үзе җыйган материаллар нигезендә башкорт теле сүзлеген төзи, ләкин бу сүзлек кулъязма килеш кала (С. К. Булич, 1904).

1842 елда М. И. Ивановның «Татарская грамматика»сы һәм «Татарская хрестоматия»сы (сүзлексез) нәшер ителә. Иванов халыкның сөйләш телен әдәби китап теленнән аера, аның хрестоматиясе ике өлештән торып, беренче өлешендә — татарларның, башкортларның һәм казахларның сөйләш теленнән мисаллар; икенче өлешендә китап теленнән мисаллар бирелә[4].

1892 елда башкортлар өчен рус алфавиты нигезендә беренче әлифба нәшер ителә, соңыннан ул 1898 һәм 1908 елларда кабатлап басыла. ХХ гасыр башында А. Г. Бессоновның («Букварь для башкир», 1907), Н. Ф. Катановның («Азбука для башкирского языка»), М. А. Колаевның («Основы звукоподражание и азбука для башкир», 1912) һәм башкаларның хезмәтләре чыга[4].

Хәзерге чоры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ХХ гасырның 50 нче елларында башкорт тел гыйлеменең хәзерге үсеш чоры башлана.

Профессор Киекбаев Җәлил башкорт һәм төрки тел белеме проблемаларын фәнни өйрәнүгә башлангыч сала. Ул «Башкорт теленең фонетикасы», «Хәзерге башкорт теленең лексикасы һәм фразеологиясе», «Введение в урало-алтайское языкознание», «Основы исторической грамматики урало-алтайских языков» дигән фундаменталь хезмәтләр яза, алар университетта филологик белем бирүнең фәнни нигезенә әверелә.

Җ. Г. Киекбаевның "Башкорт теленең фонетикасы" дигән хезмәтендәге башкорт теле фонетикасын тасвирлау һәм чагыштырма‑тарихи тикшерү идеялары Биишев Ә. Г., Ишбирдин Э. Ф., Ишбулатов Н. Х., Хисамитдинова Ф. Г. хезмәтләрендә үсеш ала.

Башкорт теленең морфологиясе мәсьәләләре М. В. Зәйнуллинның функциональ анализ нигезендә язылган "Хәзерге башкорт әдәби теле: морфология" (2002, 2‑се басма, 2005) китабында ачыла. Морфология буенча эзләнү белән — Гарипов Т. М., Н. Х. Ишбулатов, Х. Г. Йосыпов, Солтанбаева Х. В., Касыйм Әхмәрев, Әхнәф Юлдашев һәм башкалар; синтаксис мәсьәләләре белән Ә. М. Азнабаев, Гали Сәетбатталов, Д. С. Тикеев һәм башкалар шөгыльләнә.

Җ. Г. Киекбаевның "Хәзерге башкорт теленең лексикасы һәм фразеологиясе" (1966) хезмәтендә лексика һәм фразеологияны өйрәнүнең фәнни нигезләре салына. Э. Ф. Ишбирдин "Башкорт теле лексикасының тарихи үсеше" ("Историческое развитие лексики башкирского языка"; 1986) дигән монографиясендә башкорт лексикасының формалашуы һәм үсеш тарихы мәсьәләләрен тикшерә. Лексиканы күнегү проблемалары Г. Г. Каһарманов, З. Г. Ураксин, Ф. Г. Хисамитдинова, М. Х. Әхтәмовһәм башкаларның хезмәтләрендә карала. З. Г. Ураксинның "Башкорт теленең фразеологиясе" (1975) монографиясендә башкорт фразеологиясе үзенчәлекләре тикшерелә, фразеологик берәмлекләр классификациялана.

60 нчы еллардан белән ономастика, аеруча топонимика (А. Ә. Камалов, Ф. Г. Хисамитдинова, Шәкүров Рәшит Закир улы һәм башкалар) һәм антропонимика (К. Х. Кусимова, З. М. Раемгужина) буенча эзләнү әүземләште.

К. Г. Ишаевның "Башкорт теленең сүзьясалыш" (1994) һәм Әхтәмовның "Хәзерге башкорт теле: сүзьясалышы" (2000) дигән хезмәтләре башкорт телендәге сүзьясалыш проблемаларына арнала.

Диалектологлар М. И. Дилмөхәмәтов, Н. Х. Ишбулатов, Мирҗанова С. Ф., Мәкъсүтова Н. Х., У. Ф. Нәдерголов һәм башкалар башкорт диалектларын һәм сөйләшләрен өйрәнә. Мәҡъсутованың "Башкорт теленең көнчыгыш диалекты (чагыштырма-тарихи юнәлештә)", Мирҗанованың "Башкорт теленең көньяк диалекты" (1979), "Башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты (формалашуы һәм хәзерге торышы)" (1991) башкорт этнократиясенең идеологиясенең татарларны башкортлаштыру һәм Башкортстанда татарларның хокукларын бозу сәясәтенә хезмәт итә.

Башкорт теленең тарихи грамматикасы өлкәсендә — Ә. М. Азнабаевның һәм В. Ш. Псәнчин "Башкорт теленең тарихи морфологиясе (чагыштырма-тарихи тикшеренү тәҗрибәсе)" (1976) китабы, библиография юнәлештә "Башкорт тел гыйлеВәли ме буенча библиография" (1969), "Башкорт тел гыйлеме" библиографик күрсәтмәсе (1— 3‑нче өлешләр; 1980-1997) нәшер ителә.

Башкорт әдәби теленең үсеш тарихы мәсьәләләре И. Г. Галәветдиновның, Э. Ф. Ишбирзин, Р. Х. Халикованың "Башкорт әдәби теленең тарихы" күмәк монографиясенда (1993) карала.

Яңа лексикографик хезмәтләр барлыкка килә: башкорт теленең фундаменталь аңлатмалы сүзлеге, "Башкортча-русча сүзлек" (1996), "Башкорт теленең диалектлары сүзлеге" (2002), "Урысча-башкортча сүзлек" (2 томда, 2005) һәм башкалар.

Этнолингвистика, социолингвистика, лингвокультурология, лингвофольклористика буенча эзләнү алып барыла. Лексикологиядә һәм лексикографиядә компьютер технологияләре кулланыла: язучыларның һәм лексика тармаклары буенча ешлык сүзлекләре төзелә һәм нәшер ителә (З. Ә. Сираҗетдинов).

Башкорт тел гыйлеме өлкәсендә фәнни-тикшеренү эшләре белән Башкорт дәүләт университетының башкорт тел гыйлеме һәм этномәдәни белем бирү кафедрасы, Россия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институты шөгыльләнә.

Башкортстан галимнәре өйрәнгән Башкорт тел гыйлеменең көнүзәк проблемалары:

  1. хәзерге этапта башкорт теленең үсеш закончылыклары;
  2. башкорт һәм көнчыгыш телләрен чагыштырып күнегү;
  3. хәзерге башкорт әдәби теленең грамматик төзелеше;
  4. Башкортстан Республикасы халыклары телләре: эшләве (функционирование) һәм үзара тәэсире;
  5. башкорт теленең концептосферасы һәм башкорт теле дөнья картинасының төп концептлар;
  6. башкорт һәм рус телләрен чагыштырып күнегү.

Россия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәге Тарих, тел һәм әдәбият институтының Башкорт тел гыйлеме буенча фәнни тикшеренүләре грамматика, лексикография, диалектология һәм башкорт теле тарихын һәм теориясен, башкорт әдәбияты тарихы һәм теориясе, телне математик модельләштерү һәм компьютер лингвистикасы мәсьәләләренә кагыла.

Башкорт тел гыйлеме проблемалары Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалында, Сибай, Нефтекама һәм Бөре филиалларында да игътибар үзәгендә кала.

Галимнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкорт тел гыйлеме буенча галимнәр:

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «Девону луготит турк». 1 том. Тошкент. С. 66.
  2. [Мәхмүт Ҡашғари[. Диван лугат ат-турк (Свод тюркских слов): В 3-х томах / Пер. с араб. А. Р. Рустамова под ред. И. В. Кормушина; предисл. и введ. И. В. Кормушина; примеч. И. В. Кормушина, Е. А. Поцелуевского, А. Р. Рустамова; Институт востоковедения РАН: Институт языкознания РАН. — М.: Восточная литература, 2010. — Т. 1. — С. 22. — 464 с. — (Памятники письменности Востока. CXXVIII, 1 / редкол.: Г. М. Бонгард-Левин и др.). — 800 экз. — ISBN 5-02-018202-8, ISBN 978-5-02-036424-0.
  3. История башкирского народа: в 7 т./ гл. ред. М. М. Кульшарипов; Ин-т истории, языка и литературы УНЦ РАН. — Уфа: Гилем, 2011. — Т. III. — С. 409. — 476 с. — ISBN 978-5-7501-1301-9.
  4. 4,0 4,1 Галяутдинов И. Г. {{{башлык}}} // Ватандаш. — № 12. — ISSN 1683-3554.