Берлинда Шри Ганеша Һинд Дине Гыйбадәтханәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Берлинда Шри Ганеша Һинд Дине Гыйбадәтханәсе latin yazuında])
Шри Ганеша Һинду Гыйбадәтханәсе: Гыйбадәтханә Билгесе; аның артында Бинада Гыйбадәтханә Порталы

Берлин Шри-Ганеша-Һинду Гыйбадәтханәсе бу Берлинда "Шри Ганеша Гыйбадәтханәсен" төзү проекты. Гыйбадәтханә, Германиянең икенче Һинд дине гыйбадәтханәсе Шри-Камадчи-Ампал-Гыйбадәтханәсе янынында төзелеп беткәч, Лондонда Шри-Сваминараян-Гыйбадәтханәсеннән соң Европаның икенче иң зур Һинду гыйбадәтханәсе булачак. Исемен аңа Ганеша Ходае биргән. Гыйбадәтханәнең

Гыйбадәтханәнең символы булып 17 метрлы катмарлы манара тора. Бер миллионнан артык төзү чыгымнары бары тик иганә акчасыннан килгән. Гыйбадәтханәнең якынча 1300 квадрат метры Хазенхайде Паркының төньяк-көнчыгыш поччмагында урнашкан (Һазенхайде Урамында Берлинның Яңа Көлн даирәсендә Яңа Дөнья янында. Яңа Көлн Даирәсе һәм Шри Ганеша Һинд Дине Гыйбадәтханәсе арасында 2080 елга кадәр аренда мөнәсәбәтләре бар.

Җир биләмәсендә хәзер көн саен шуның өчен махсус төзелгән Ачык Һава Залларында дини церемонияләр һәм догалар үткәрелә.[1] Алар Шри Ганеша Һинд Дине Гыйбадәтханәсе төзелеп беткәнче Ганеша тугърыларына хезмәт итә һәм дога урыны буларак башка кызыксынуларга хезмәт итә.e. V. Гыйбадәтханә янында мәдәният-ара очрашу урыннары бар, алар Берлинның төрле мәдәниятләре һәм диннәре арасында диалог өчен хезмәт итәргә тиеш.

Төзү тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2012 елда фундамент һәм Патша манарасының баганалары (Раджа Гопурам) төзелгән. [1] [2]

2014 елның маенда Берлин Прессасында язылганча, Шри Ганеша Һинду Гыйбадәтханәсе Берлегенең Мөдирләр Шурасыннан Вилванатан Кришнамурти интервьюында язылагнча: Әлегә Шри Ганеша Һинду Гыйбадәтханәсе кайчан төзелеп беткәне мәгълүм түгел. "Без үлгәнчегә кадәр төзелеп бетсә, яхшы булыр иде". Гыйбадәтханә "аз-азлап" төзелә, бу 20 ел дәвам итә ала. "Боларның барысын да Ходайлар чишә.", дип әйтте Кришнамурти. [1] 2017 елның мартында манараның тышы эшләнеп беткән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Stefan Strauß: Göttersegen in der Hasenheide. 2015 елның 24 сентябрь көнендә архивланган. In: Berliner Zeitung, 12. April 2013
  2. Schaufeln für den Schiva-Tempel. In: B.Z., 11. Oktober 2010